Татарстанда алты елда табигатьне саклау максатларында 60,5 миллиард сумлык эшләр башкарылган.
Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков: “Россия Президенты Владимир Путин экологияне сәламәтләндерү бурычы куйды, без әлеге бурычларны гамәлгә ашырырга тырышабыз”, - диде.
Чиста булсын елгалар 2018 елдан башлап 92 гидротехник корылма төзекләндерелгән. Алабугада Чулман елгасы ярындагы дамбага үзгәртеп төзү үткәрелгән. Лаеш районында Имән-Кискә авылы турысында Чулман елгасы яры ныгытылган. Быел муниципаль берәмлекләрдә 17 чистарту корылмасы сафка бастырылачак.
– Сулыкларны чистарту дәвам итә, быелгы планга 29 елга-сулык алынды. Чираттагы бурыч - Федераль бюджет хисабына Нокса елгасын чистарта башлау. Әлеге тәкъдимне Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге кертте. Елганың 28 чакрым өлеше чистартылачак. Чаллы янындагы Мәләкәс елгасын чистарту эшләре башкарыла. 2024-2025 елларда Мәләкәснең икенче 3 чакрымлы өлешендә чистарту үткәрү ниятләнелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендәге “Ирекле агым” республика проекты кысаларында да елгаларны чистарту үткәрелә. Быел экологлар Рус география җәмгыяте белән берлектә эшләрне дәвам итәчәк, -диде Александр Шадриков.
Казансу елгасын чистарту буенча күләмле эшләр башкарылды, җәйге айларда экологлар һәм волонтерлар янә Казансуны ауган агачлардан, чүпләрдән чистартырга алыначак.
Җир битенә “бетчә” чыгаручылар Татарстанның тирә-юнь мохиткә күзәтчелек буенча баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин әйткәнчә, узган ел рөхсәтсез урыннарга чүп-чар түгүнең 1970 очрагы билгеле булган. Тотылган юридик һәм физик затларга 2,05 миллион сум штраф салынган. Урманнар, елга-күлләр буйларына чүп түгүчеләрне “Җир битенә бетчә чыгаручылар”, дип әйтсәк тә хата булмас.
– Самосыр бистәсе янындагы, шулай ук Дәрвишләр бистәсе янындагы ерганакларга чүп түгелә. Казанның Гудованцев урамындагы ерганакка да чүп ташлыйлар. Моны булдырмау чаралары күрелә. Отары бистәсе янында җир астыннан сузылган торбадан гөбекле су ага. Хәзер әлеге торбаның кайсы оешмадан килүен ачыклау эшләре бара, - диде Илнур Гобәйдуллин.
Россия табигать күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел-Чулман төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров сүзләренә караганда, Арчадагы “ВАМИН” агропредприятиесе туфракка 13 миллион сумлык зыян салган. Агропредприятие штрафка тартылган.
– Татарстан, Мари Эл һәм Чувашия республикаларында, бергә исәпләгәндә, 8 974 корылма табигатькә зыян тудыра. Аларның хуҗалык эшчәнлеге күзәтчелектә тотыла, - диде Фаяз Шакиров.
Санкциянең “сасысы” көчлерәк Казанның “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләр һавада сасы ис барлыкка килү очраклары турында республиканың Экология министрлыгына әледән-әле мөрәҗәгать итәләр. Фаяз Шакиров аңлатканча, моның сәбәпләре Химическая урамындагы көнкүреш калдыклары полигонына һәм “Казан органик синтез” заводы эшчәнлегенә бәйле.
– Химическая урамындагы полигон тулды, аннан зарарлы сыекчалар тышка агып чыга. Бу полигондагы чокыр-карта томалана, икенче чокырны әзерләү чаралары күрелә, - диде Фаяз Шакиров.
“Чиста ил” илкүләм проекты ярдәмендә Самосыр полигоны томаланды. Анда чүп газыннан электр җитештерә торган механизм да төзелгән, хәтта.
– Казанда чүп полигоннары мәсьәләсе кискен. Көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы төзелеше ни хәлдә? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– Казанда көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводын Кытай- Швейцария компаниясе төзергә тиеш иде. Ләкин, экологиягә кагылышлы эшләргә санкцияләр каралмый, дип әйтелгән булса да, бу проект санкциягә эләкте. Шул сәбәпле, Казанда көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы төзелеше әлегә туктап тора, - дип җавап бирде Александр Шадриков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар