16+

Саҗидәне гомер буе эзәрлекләгән сер: «Ипи рәнҗеше»

Ах! Бу ис... Саҗидә аны тоймас өчен куллары белән борынын томаламакчы булды.

Саҗидәне гомер буе эзәрлекләгән сер: «Ипи рәнҗеше»

Ах! Бу ис... Саҗидә аны тоймас өчен куллары белән борынын томаламакчы булды.

Инде ничә ел хәрәкәтсез яткан куллары тыңламады. Суламаска тырышып карады. Тыны бетте. Ис, борынны гына түгел, һава алырга дип, ирексездән ачылган авызны да ачыттырып төшеп, үпкәгә тулды. Аның зәһәр ачысы бөтен тәнгә таралды, йөрәкне авырттырды, аңны томалады. Саҗидә, кычкырмакчы булды, тавышы чыкмады. Бераздан ул ис хатынны буа башлады.

Ул бәргәләнде, ычкынырга теләде. Ниһаять, аяк-куллары хәрәкәткә килде, Саҗидә йөгерергә тотынды. Ниндидер чытырманлыкны ерып алга ыргылды, аяклары атлап түгел, очып бара башлады. Тик ис һаман бетмәде. Бетү генә түгел, ул ниндидер зур кара кисәүгә әйләнде. Хатынның коты очты. Әйе, кара кисәү! Теге кара кисәү...
Әллә кисәү башына орды, әллә үзе аңын җуйды, Саҗидә караңгы упкынга атылды...
***

– Көш! Көшегез әле, мур кыргырлары! Кичә генә утырткан суганнарымны актарып җир өстенә чыгарганнар, муеннары аркылы килгере! Шушы Фәридәнең гомер буе кулы артына җитмәде инде, тагын бакча капкасын ачык калдырган. Ни әйтү, ни әйтү бит инде үзенә! Бу кадәр сансыз булса булыр икән! Ярый әле монысы суган түтәле генә. Кыярларыңны тибеп чыгып китсәләр нихәл итмәк кирәк?

Гамилә, зарлана-зарлана, яшелчә бакчасындагы түтәлдә тибенеп кинәнгән тавыкларны балчык атып куа башлады. Аның, дөнья беткәндәй кычкырган тавышын ишетеп, күршесе Фәридә чыкты.

–  Алай бакчаң бик кадерле булса, койма тотарсыз, яме! Бөтен җирегез шыр ачык булганга мин гаепле түгел инде, җанкисәккәем! Тавыкларымны аякларыннан бәйләп куя алмыйм!

Гамиләнең күршесе белән талашып торырга вакыты да, теләге дә юк иде. Ә инде Фәридә белән телгә килсәң, җиде буын әби-бабайларыңның төбенә төшмичә туктый алмыйсың. Шуңа күрә, Гамилә, тавышын йомшак тонга күчереп:

– Иии, күршекәем, син әйтәсеңме, мин әйтимме инде? Һаман койма тоттырып булмый шул әле. Йөз әйттем инде ир-ат халкына, йөз әйттем! Мунчалалары озын шул безнекеләрнең. Менә язгы эшләр беткәч, тотынабыз диләр инде, Алла бирса! – диде.

Фәридәнең дә кәефе яхшы вакыт иде күрәмсең, ул да тавыклары турында онытып, хәл-әхвәл сораша башлады.

– Саҗидәттәнең ни хәле бар соң? Һаман шул көеме? Ай, һай озак ятты инде, име, малай! Чыдаса чыдый икән адәм баласы. Быел җиде ел була түгелме соң инде?

– Әйе, җиде ел инде телсез, хәрәкәтсез калганына. Нишләтәсең бит инде. Хет теле булса да җиңелрәк булыр иде. Әйтәсе сүзеңне әйтә алмыйча тилмереп ят инде! Әнә бит, кайчаннан бирле нидер сорап интектерә. Ирен хәрәкәтләренә карап, “и-пи” дип аңлыйбыз. Ипи дисеңме, дигәч тә, “әйе” дигән кебек баш селки. Инде ничә еллар элек аңа ипи ашарга ярамый, диделәр бит врачлар. Авыруы шундый икән. Глютен дигән нәрсә ярамый, ди организмына. Инде нәфсесе булгач, аз гына булса да кабар, әллә ул аңа юл ризыгыдыр, дип уйладык. Җитмәсә, бугазында яман чир. Ризык үтми бит. Сөткә ваклап, чылатып биреп карадык. Юк, йота алмый. Үзе һаман “ипи”, ди. Агын, карасын, ниндиен генә алмадык инде. Бүген менә, элекке заманда әниләр пешергән кебек көрпәле оннан пешереп карамакчы булдым. Һай, Аллам! Синең белән сөйләшеп торып ипиемне духовкадан алырга онытканмын бит! Көеп беттеме икән инде? Һай, Аллам!

Гамилә ишекне ачып кергәндә бөтен өйгә көйгән ипи исе таралган иде инде. Хатын, ашыга-ашыга, каралып каткан ипиләрне духовкадан алып, өстәл өстендәге тастымалга бушатты. “Ярар, тышы көйсә дә, эченә әллә ни булмагандыр әле. Ул аның катысын барыбер ашый алмый”, – дип, үзен юатырга тырышты хуҗабикә.

Аннары, “Әнкәй!” дип эндәшеп, кайнанасы яткан йокы бүлмәсенә атлады. Кайнанасының, караваттан егылып төшеп, хәрәкәтсез яткан гәүдәсен күргәч, кычкырып җибәрде. Йөгереп барып, кулларыннан тотты. Гәүдә җансыз иде. Гамилә, елый-елый, ярдәм сорап, чыгып йөгерде.

***

Саҗидә гомере буе балалар йортында пешекче булып эшләде. Аш-су пешерергә оста иде ул. Аны эшендә бик яраттылар. Балалар гына түгел, монда эшләүче хезмәткәрләр дә аның пешергән ризыгын мактап туя алмыйлар иде. “Ат аунаган җирдә, төк калмыйча булмый”, ди халык. Әйе, ишле кешегә ашарга пешергәндә белеп эш йөртсәң, үз гаиләңне дә тукландырырлык ризык чыгарып була. Шуңа күрә, Саҗидәнең ире белән балалары да күбрәк балалар йортындагы меню буенча ашадылар. Гаилә чыгымы азык-төлеккә тотылмады диярлек. Завхоз белән дә килешеп эш йөрттеләр. Артык калган продукция һәрвакыт урталай бүленде.

Элек эшләгән завхоз пенсиягә китеп, аның урынына яшь кенә хатын килгәч, хәлләр үзгәрде. Аның белән ничек уртак тел табарга белмәде Саҗидә. Беренче көнне үк артык калган ипине: “Мә, монысы артык калды, өеңә алып кайтырсың”, – дип кулына тоттырган иде, авызын ник ачканына үкенде.

– Булмаганны! Балалар өлешен ашап ятарга син мине кем дип белдең! – дип, элеп алып китте яңа завхоз. – Артык калса, әнә, турап киптер дә, балаларга кертеп бир, сохари итеп ашасыннар. Бала-чага ярата ул кытырдатып йөрергә.

Шул көннән соң Сәрия Мансуровна (үзен шулай дип йөртергә куша бит әле ул, кыланчык) көн саен кереп Саҗидәнең әзер аш-суны бүлеп биргәнен, ипи тураганын карап тора башлады. Гомер буе ашарга пешергән кеше җаен тапмыймы соң инде! Пешерергә салганчы беразын гына читкә алып куя алсаң да, гаиләңне туйдырырга җитә бит ул. Урталай бүләсе булмагач, бигрәк тә уңай. Ипинең дә кичә калганына яңасын өсти-өсти үзеңә өлеш чыгарып була.

Балалар барыбер үзләренә тиеш өлешне ашап бетерми ул. Әйе, сүз чынлыгы өчен балалар алдына киптереп тә куя Саҗидә. Ә яңа килгән ипидән барыбер үзенә өлеш чыгара. Эш сәгатенең завхозныкыннан озынрак булуы да уңай. Ул эшен бетереп кайтырга чыкканда Сәрия Мансуровнадан җилләр искән була инде.

Әмма беркөнне көтелмәгән хәл килеп чыкты. Кичке ашларны ашатып, савыт-сабаларны җыештырып, кайтырга әзерләнгән вакыт иде. Аш-су әзерли торган плитәдәге суның кайнап чыкканын көтәсе генә калды. Иртә белән уңайлы булсын өчен ул суларны кичтән кайнатып калдыра. Зур мичнең плитәсе иртә беләнгә кадәр җылы тора.

Ишектән, атылып-бәрелеп, бала караучы Фәймә килеп керде дә:
– Районнан тикшерү килгән, Сәрия Мансуровна кайтып китмәскә кушты, – дип, ничек ашыгып кергән булса, шулай чыгып та йөгерде.
Бу хәбәр Саҗидәнең башына чүкеч белән суккандай тәэсир итте. Башына шаулап кан йөгерде, кулына тоткан чүмече дыңгырдап кулыннан төшеп китте. Кая карарга, нәрсәгә тотынырга белмәде хатын. Алып кайтырга дип алып куйган ике буханка ипине нишләтергә белмәде. Кәчтерүлгә тыксаң да, ачып караулары бар, сумка белән өстәл астына шудырсаң да тартып чыгарырлар. Андый тикшерүчеләрне күргәне бар инде Саҗидәнең. Тыгылмаган, актармаган тишекне калдырмыйлар алар. Мичкә ягарга дип кертеп куйган утыны да, үч иткәндәй, күп калмаган. Шулар астына гына яшерер иде. Ул арада тәрәзәдән Сәрия Мансуровна белән бер ир-атның ашханәгә таба килгәне күренде. Саҗидәнең уйлап торырга вакыты юк иде, мич капкачын ачты да, кулындагы ике буханка ипине янып торган утка ташлады. Ачып карасалар күренмәсен дип, алар өстенә берничә түмәркә утын ыргытты.

Тикшерүчеләр килеп кергәндә янган ипи исе тарала башлаган иде инде.
– Нинди тәмле ипи исе чыккан! Әле ипине үзегез пешерәсезме? – диде тикшерүче керә-керешкә. Ипинең исе башта бик тәмле генә чыккан иде.
– Балаларга калган ипине сохари итеп киптереп бирәбез, шуның иседер, дип, Саҗидә өчен җавап бирде Сәрия Мансуровна. Тик ипи исе, хыянәтче рәвештә, торган саен борыннарны әчеттереп керә башлады.

Шул арада каян башына килгәндер:
– Коймак пешерергә куйган камырым ташып китеп, утыннар өстенә агып төшкән иде, кырып алып булмады, шуның исе чыгып китте, хәерсез, – дигән булды Саҗидә. Сәрия Мансуровна, шикләнеп, аңа карап алса да, үзенең мәшәкате башыннан ашкан иде булса кирәк, аны-моны эндәшмәде.

Тикшерүчеләр чыгып киткәнче үзен энә өстендәге кебек хис итте Саҗидә. Алардан котылуга, мич капкачын ачып җибәрде, ипиләрне кире тартып алмакчы булып карады. Мич авызыннан аңа карап торган ипи кисәүләре аны өркетеп җибәрде, көйгән әче ис тамак төбенә утырды, күзен яшьләндерде. Хатынны калтырау алды, никтер йөрәге борчылды. Ипи кисәүләре әллә ни гомер аның күз алдыннан китми интектерде.

Күпмедер вакыттан соң Саҗидә авырый башлады. Башта, ашаганнан соң, эче күбеп изаланды. Нәрсә генә ашаса да саруы кайнады, эче быгырдады, ашаган ризыгы рәтләп эшкәртелмичә чыга иде. Бик каты эче авыртуга түзалмыйча, врачларга күренгәч, анда "целиакия” дигән чир таптылар. Бодай, арпа, арыш составында була торган “глютен” дигән матдә эчәклекне зарарлый икән. Бу инде алардан әзерләнгән бер ризыкны да: ипи, токмач, камыр әйберләренең берсен дә ашарга ярамый дигән сүз.

Гомер буе ипи ашап ияләнгән кешегә дөге белән карабодай боткасы гына ашап торуга күчү бик авыр булды. Ипи ашарга кызыгып гомерем узар дип, башына да китермәгән иде Саҗидә. Башыңа төшсә, андый хәлләр дә була икән. Ипи киштәләрен ерактан әйләнеп уза башлады хатын. Өйдәгеләр, аның кызыкканын күреп, ипине яшереп тота башладылар. Ул гына түгел, Саҗидә көннән-көн ябыкты, тәненә бетчәләр чыкты, тамагыннан ризык авырлык белән генә үтә башлады.

Хатынның бугазында яман чир таптылар. Химияләр үтеп, бик күп дәвалау курслары узса да, Саҗидә авыз тутырып, чәйнәп ризык ашый алмас булды. Махсус җайланма белән, сыек азык белән генә туклана башлады. Инде яман чирне җиңдек бугай, дип, шатланырга өлгермәделәр, хатынны инсульт бәреп екты.

Саҗидә сөйләшә алмаса да, үз аңында иде. Көннәр, төннәр буе кыймылдый алмыйча, кеше күзенә карап ятарга мәҗбүр булган хатын узган гомере турында бик еш уйланды. Юк, начар яшәде дип әйтеп булмый аны. Бик тырыш, йорт җанлы иде бит ул. Булсын, булсын, дип тырышты. Бик хәстәрле иде, бер генә әйберне дә исраф итмәде. Бик матур йорт җиткерделәр. Балалары да бернинди михнәт күрмичә үстеләр. Ә эшләгән җирдән кем генә әйбер алып кайтмый инде ул.

Кемнең кулында – шуның авызында. Андыйны урлауга санаучы юк, киресенчә, таба, булдыра, диләр. Саҗидә үзенең тормыш юлында әллә ни гөнаһ кылырлык эшләр күрмәде. Әмма беркөнне күргән төше аның эченә пошаман төшерде. Ниндидер яшел киемле бабай таякларын селки-селки ачуланды аны төшендә. “Тәүбәгә кил! Тәүбә ит! Гафу үтен!” диде ул, боерулы тавыш белән. Саҗидә куркудан шабыр тиргә төшеп уянды. Кемнән гафу үтенергә куша бу бабай?

Кемне рәнҗетте? Беркемгә дә начарлыгы тигәне булмады, ләбаса. Күрше-күлән белән дә дус-тату тордылар, гайбәт сөйләп тә йөрмәде, туганнарга да һәрвакыт ачык чырай булды. Хатынның уйлый-уйлый башы катты. Икенче көнне тагын куркыныч төш күрде. Өйләре яна икән, имеш. Менә шул ялкын эченнән ике зур гына кисәү очып чыкты да, Саҗидәне эзәрлекли башлады. Ул качмакчы була, аяклары тыңламый. Ә ялкын телләре инде итәгенә капкан, тәнен көйдерә.

Әниләренең бик каты ыңгырашканын ишетеп кергән балалары эндәшкәч кенә котылды бу газаптан Саҗидә. Уянды һәм шулвакыт “келт” итеп, моннан бик күп еллар элек булган ипи вакыйгасы исенә төште. Кисәүгә әйләнгән ике буханка ипи... Хатынның аңы ачылып киткәндәй булды. Ипи рәнҗеше? Әллә кешеләр генә түгел, ипи дә рәнҗиме? Аларның җаны юк, ләбаса! Саҗидәнең күзенә яшь тулды. Менә нәрсәдән гафу сорарга куша икән теге бабай!

Ә бүген инде ул күзаллау чынбарлык белән буталды. Көйгән ипи исе тәүбә итә алмый изаланган Саҗидәне ахирәткә алып китте. Гафу итәрләрме анда бичараны, әллә юкмы – безгә билгесез.

Камәрия Вафина
фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading