16+

Казанда җылыту сезоны кайчан башлана?

Казанда ягу сезоны 5 нче октябрьдә башлана. Торак йортлар, социаль өлкә объектлары, ТЭЦ һәм җылылык челтәрләре кышка әзерлек паспортлары алды, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.

Казанда җылыту сезоны кайчан башлана?

Казанда ягу сезоны 5 нче октябрьдә башлана. Торак йортлар, социаль өлкә объектлары, ТЭЦ һәм җылылык челтәрләре кышка әзерлек паспортлары алды, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.

Эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре берничә көн дәвам итәчәк. Мәсәлән, белгечләргә торак йортларның подвалларын карап чыгарга, җылыту схемаларын «үзгәртергә», системалардагы һаваны чыгарырга, җылылык бирү режимын һәм үзгәрешләрен җайга салырга кирәк. Нәтиҗәдә, торак йортларда җылылык киләсе атнада барлыкка киләчәк, чөнки Казанда +2 градуска кадәр суыту көтелә, шулай ук синоптиклар яңгырлар фаразлый. 

Узган атнада балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм больницаларда җылылык бирә башладылар. Бүгенге көндә 853 социаль объектның 400 дән артыгында батареялар җылы. 

Исегезгә төшерәбез, ягу сезонына Казанда 41 км озынлыктагы җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштырдылар һәм реконструкцияләделәр, 1900 км озынлыктагы магистраль һәм квартал эчендәге җылылык челтәрләрен пресслауны үткәрделәр. Шулай ук «Казэнерго» АҖнең өч котельные модернизацияләнде һәм ике блоклы-модульле котельный төзелде.

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading