16+

Казанда май аенда яңа «Кан үзәге» ачыла

Быел Казанда Җиңү Проспектында яңа «Кан үзәге» ачылачак. Әлеге медицина учреждениесе Россиядә иң зур үзәкләрнең берсе булыр дип көтелә.

Казанда май аенда яңа «Кан үзәге» ачыла

Быел Казанда Җиңү Проспектында яңа «Кан үзәге» ачылачак. Әлеге медицина учреждениесе Россиядә иң зур үзәкләрнең берсе булыр дип көтелә.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр иткәнчә, үзәкне май аенда төзеп бетерергә ниятлиләр. Яңа медицина учреждениесе киңкырлы эшчәнлек алып барачак. Заманча бина, кан салу станцияләре хезмәтләрен, склад һәм суыткычларны гына берләштереп калмыйча, донорлардан кан алуны да оештырачак. Шундый зур «Кан үзәге» төзелү, бердән, республика хастаханәләре буенча кан җибәрү процессын җиңеләйтәчәк, икенчедән, заманча техника кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
«Кан үзәге»нең бинасы Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе территориясендә урнаша. Биредә елына 15 мең литрдан артык кан әзерләнер дип ниятләнә. Бүгенге көндә исә анда төзелеш эшләре бара. Яңа станция төзелешенә 422 млн сум тотылачак.
Сүз уңаеннан, республикада 5 ел эчендә донорлар ¼ өлешкә кимегән, ел башына булган мәгълүматлар буенча аларның саны 37850. Шуңа да карамастан, республикада кан тиешле күләмдә һәм планны арттырып та әзерләнә, моңа практикага яңа заманча технологияләр кертелү ярдәмгә килә. Узган елны исә Татарстанда 40 мең литрдан күбрәк кан һәм 19 мең литрдан күбрәк плазма әзерләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading