16+

Казанда һәр шимбәдә азык-төлек бәйрәме

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, алар зур шәһәрләрдә шимбә көннәрендә Яңа елга кадәр эшләячәкләр.

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, алар зур шәһәрләрдә шимбә көннәрендә Яңа елга кадәр эшләячәкләр.

Дәүләт Советына депутатлар сайлауларга туры китереп, ярминкәнең чираттагысы Казанда якшәмбе көнне үткәрелде. Чехов базарында «Татпотребсоюз», «Татплодоовощпром» оешмалары, «Пестречинка» фабрикасы, Алексеевск, Аксубай, Буа, Биектау фермерлары сәүдә җәелдерде. Ярминкә барышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров та карап-танышып чыктылар. Президент азык-төлек бәяләренең аз керемле халык та сатып алырлык бәядә булуына игътибар итәргә чакырды, сатуга чыгарылган продукцияләрнең сыйфатын «яхшы» дип бәяләде.

Яңа Савин районы базарында Яңа Чишмә хезмәтчәннәре һәм үзешчән артистлары чын урам бәйрәме оештырды.

- Бездә хәзер 70 фермер хуҗалыгы бар, май заводыбыз гөрләп эшли. Бу юлы 19 фермер һәм шәхси хуҗалык үзләре үстергән терлек итләре, яшелчә алып килде. Совет заманнарында кеше базарга барып сату итәргә кыенсына иде бит, ярминкәләр татарның сәүдәгәрлек сыйфатын яңадан уятты. Фермерларыбыз ярминкәләрдә катнашырга атлыгып тора, чөнки базарда тәртип, арадашчы кертелми, үзең теләгәнчә сатасың, - дип, сәүдә рәтләре белән таныштырды Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсәхов.

- Яңа чишмәлеләрне Европа белән бәйле санкцияләр һич тә куркытмады, - дип дәвам итте үзенең фикерен Ринат Фәсәхов. - Борынгы бабаларыбыз бер дә чит илдән ризык кергәнне көтеп ятмаганнар, үзләре җитештергәнне кулланганнар. Чит илләрдә җитештерелгән продукциягә нинди химикатлар кушылганын кем белгән? Үзебезнең товарларның сыйфаты күз алдыбызда. Фермер егетләр терлекләрне ярминкәгә барасы көн алдыннан гына суя, өр-яңа ит, туңдырылмаган да, җебетелмәгән дә. Районыбыз халкы тырыш, кышка запас тупланды, үзебездән артканны, рәхәтләнеп, Казанга алып киләбез.

Шәһәр башкарма комитетында дүшәмбе көнне узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин:

- Башкалада ярминкәләр оештырганнары өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә зур рәхмәт! - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading