16+

Казанда татар телен популярлаштыру буенча яңа проектлар гамәлгә ашырылды

19 февраль көнне «Яратам» яшүсмерләр клубында 2023нче елда Казан Мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырылган «Үз телем» проектлар бәйгесе җиңүчеләренең эшләрен тәкъдим итү чарасы булып узды.

Казанда татар телен популярлаштыру буенча яңа проектлар гамәлгә ашырылды

19 февраль көнне «Яратам» яшүсмерләр клубында 2023нче елда Казан Мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырылган «Үз телем» проектлар бәйгесе җиңүчеләренең эшләрен тәкъдим итү чарасы булып узды.

Бәйгенең оештыручылары Казан шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өндәгән иде. Финалга чыккан, телне өйрәнүнең стандарт булмаган, заманча, кызыклы формаларын тапкан 24 проект авторы арасыннан нәтиҗәдә 8 җиңүче билгеләнде. Алар һәрберсе ярты ел дәвамында башкарган эшләре, нәтиҗәләре белән бүлеште. 

“Ашаган белми, тураган белә” дигән мәкаль нәкъ менә сезгә туры килә. Карап утырганда гына җиңел кебек, ә эшләгән вакытта нинди авырлыклар белән очрашканыгызны үзегез генә беләсездер. Проектларыгыз бик уңышлы чыккан, һичшиксез халкыбызга хезмәт итәр дип ышанып калам”, – диде журналист, медиабелгеч, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе, конкурсның жюри әгъзасы Данил Сәфәров.

Презентация барышында катнашучылар проектларының әһәмиятен дәлилләде. «Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре: Мөбәрәкова Әдилә («Зәкәрия» этно-фолк төркеме, татар этник группаларына багышланган музыкаль альбом), Гаязова Регина («Татар хатын-кызлары» дип исемләнгән татарча комикслар), Усманов Булат (татар сүзләрен кабатлап өйрәнү системасы), Гирфанова Ләйсән («Сихри Казаным!» квест-променады), Хәбибуллина Алсу («САФ әдәбият» проекты), Гарипова Гүзәл («Нәҗип» график новелла), Вахитов Илгизәр ("Казан урамнары» открыткалары) һәм Бикмуллина Алинә ( «Акча иленә сәяхәт» китабы) бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сумны үзара бүлешеп, идеяләрен тормышка ашырдылар. Очрашуда алар әзер проектларын жюри әгъзалары һәм килгән кунаклар каршында якладылар. 

«Әлеге чараны "Яратам"да үткәрүебез юкка гына түгел. Чөнки һәрбер башлангыч ярату белән сугарылган, һәрберегезнең күзләре янып тора, проектыгыз турында яратып сөйлисез. Бу ярату, әлбәттә, безнең туган телебезне яратуга барып тоташа. Без инде ишекләр генә ачарга ярдәм иткәнбездер. Һәрбер проектның юлы нинди була – бу инде сезнең кулыгызда», – диде Казан шәһәре Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Проектны ярты ел эчендә тормышка ашырып буламы? Күргәнебезчә, бу мөмкин. Шулай да бар да шома гына барган дип әйтеп булмый, идея авторларына төрле кыенлыкларны җиңәргә туры килгән. Мәсәлән, басма нәшер итү белән бәйле проектлар типографияләрнең бушаганын көтеп торырга мәҗбүр булган, бастыру бәяләре дә берничә тапкыр арткан. 
«Кызыклы гына проектлар булган икән дип сөенеп тордым. Мөгаен, алга таба проектларны бу грант үзе түгел, аның ярдәмендә барлыкка килгән продукт яшь кешегә табыш китерсен дигән максатны алга чыгарып эшләргә кирәктер. Ягъни, яшь кешенең бизнес-планы булырга тиеш. Гади генә әйткәндә, алар тәкъдим иткән продукцияне минем акчамны түләп аласым килсен. Мәсәлән, мин Регина Гаязованың комикслар китабын сатып алдым. Гүзәл Гарипова тәкъдим иткән “Нәҗип” хикәясенең комикслар китабы эскизларын да ошаттым – алачакмын. “Музыкаль Казан” квестына да кызыгам. Проектның дәвамлы булуын телим», – диде бәйгенең жюри әгъзасы, журналист, мәдәни күзәтүче Рузилә Мөхәммәтова. 

Искәртеп узыйк, «Үз телем» бәйгесе 2024 елда да дәвам итәчәк. Әлеге бәйгедә Казанда яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Бәйгенең башлану вакытын соңрак хәбәр итәбез, яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading