Көнкүреш калдыкларының 5300 тоннасы икенчел чимал сыйфатында аерып алынган.
Узган ел башкаладан 580 мең тонна коммуналь калдыклар полигоннарга чыгарылган.
Хезмәт хакы – 200 мең
– Калдыклар күләме 2023 елдагыдан 8 процентка күбрәк. Казанда быел тагын 2 мең контейнер урнаштырырга җыенабыз. Аларның 1200се – евроконтейнер, ә 800 савыт чүпләрне төрләренә аерып җыю өчен куелачак, – дип хәбәр итте “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә “ПЖКХ идарәче компаниясе” төбәк операторы генераль директоры Евгений Чекашов.
Казанда көнкүреш калдыкларын җыю өчен 10 945 мәйданчык оештырылган. Мәйданчыкларга 30 205 контейнер һәм пластик савытлар салу өчен 1 944 челтәрле әрҗә урнаштырылган.
– Узган ел 3 935 тонна пластик савыт җыелды, бу 2023 елгы күрсәткечтән 1 290 тоннага күбрәк. Көн саен ике сменада 130 берәмлек техника чүпләрне полигонга алып китә. Көнкүреш калдыкларын ташучы йөк машиналары шоферларының хезмәт хакы 200 мең сумга якын, – диде Евгений Чекашов.
Чүп чокыры тиз тула
Казанның Химическая урамындагы каты көнкүреш калдыклары полигонын файдалану 2024 елда тәмамланды, ул 2009 елдан бирле эшләгән иде. Хәзер полигонны технологик томалау эшләре башкарыла. Көнкүреш калдыклары “Восточный” полигонының икенче чокырына (карта) бушатыла. Әлеге карта 160 5790 тоннага исәпләнгән, бирегә 49 530 тонна чүпләр бушатылган инде. Көн саен чүпләрнең 250-300 тоннасы төрләргә аерыла. Узган ел 5 300 тонна икенчел чимал аерып алынып, төрле предприятиеләргә кабаттан куллануга озатылган.
Чүп белән чүп кушылмасын
Мәскәү районында калдыкларны кабул итә торган “Точка сбора” пункты эшли. Анда 200 тонна чүп кабул ителгән узган елны. Язгы якта Совет районында Родина урамы, 45 адресында тагын бер “Точка сбора” пункты ачылачак.
Казандагы автосервислар һәм шиннар ремонтлау пунктлары янына автомобильләрнең иске шиннарын салу өчен 11 бункер урнаштырылган. Узган елның язында 1 040 кубометр, ә көзге чорда 1 358 кубометр шина җыелган.
– Әлеге резина ваклатылып, Татарстандагы балалар һәм спорт мәйданчыкларына түшәлә. Экологияне саклау максатында оештырылган конкурс кысаларында, Совет һәм Идел буе районнары мәктәпләре укучылары 5 520 килограмм икенчел чимал җыеп тапшырды, – диде Евгений Чекашов.
Хыялдагы штраф
“ПЖКХ идарәче компаниясе” Казан шәһәр Думасына тышкы төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәреш кертү проекты тәкъдим иткән. Проект контейнерларга көнкүреш калдыклары төренә карамаган чүпләр салган өчен гражданнарга 2-3,5 мең сум, вазифа биләгән затларга 15-30 мең сум, юридик затларга 200-500 мең сум штраф түләтүне күздә тота. Казан шәһәр Думасы кабул итсә, проекттагы саннар, инде чынбарлыктагы штрафка әвереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар