Каршымда 45 яшен яңарак кына тутырган күптәнге танышым Җәмилә (исемнәр үзгәртелде) балавыз сыга.
“Кияүгә чыккан көнемнән башлап, бүгенге хурлыклы хәлемдә ялгыз калганчы, ирем Мәсхүтнең бөтен теләкләрен карусыз үтәдем. Аның тамагы тук, өс-башы чиста, күңеле көр булсын дип, җанымны ярып бирердәй булып тырыштым. Ә ул оятсыз бәндә барыбер кадеремне белмәде: әүвәле өстемнән йөрде, эчеп кайтып, миңа кул күтәрүдән тайчынмады. Ахыргы чиктә, мине ташлап чыгып китте. Үзем турында уйлап та карамыйча, шул ышанычсыз кара еланнар өеренең көен көйләп, бөтен кыланмышларына сабырлык белән түзеп яшәдем.
Зәһәр телле каенанамның, иремнең ишле апа-сеңелләренең астыртын эшләгән этлекләренә сабырлык белән чыдарга омтылдым. Авыр сүзләр ишеткәндә, кимсетүле карашларын тойганда, каршы әйтмәдем. Алар иремне миңа каршы котыртып, бер сәбәпсезгә яла ягып, Мәсхүтне көнләштергән булып кыланып, кыйнаткан чагында да, туганнарына караңгы чырай күрсәтмәдем. Үз әнкәем өйрәткәнчә, таш атканнарына аш белән җавап бирдем. Чигә чәчләрем вакытсыз агарды. Тешемне кысып чыдадым – авызымда сау- сәламәт тешем калмады. Йокысызлыктан иза чигәм. Буыннарым сызлаудан интегәм. 22 ел гомеремне суга салганмын икән бит.
Мәсхүткә кияүгә чыкканда, пединститутның икенче курсында көндезге бүлектә укый идем. Аның теләген исәпкә алып, читтән торып уку бүлегенә күчтем. Ажгырып торган каенанама ул чакта нибары 56 яшь кенә булса да, имтиханнарымны биреп кайткан арада, сигез айлык улыбызны вакытлыча карап торырга ризалашмады. Ирем белән каенанам, баланы сылтау итеп, катгый таләп куйдылар – чираттагы сессиягә җибәрмәделәр. “Безгә шәләй-вәләй кала белән сала арасында киләп сарып йөрүче җилбәзәк киленнең хаҗәте юк!
Әйткәнне тыңламыйча, Казанга чыгып китәсең икән, монда кайтып күренәсе булма!” – дип тамак ярып кычкырды каенанам. Бик тә укытучы буласым килгән иде. Укуымны ташлагач, мәктәптә техничка булып эшләргә мәҗбүр булдым. Укытучыларның затлы кәчтүмнәр киеп, чәчләрен матурлап, үкчәле түфлиләрен текердәтеп, башларын югары тотып, класс ишекләрен киереп ачып, һәр иртәдә дәрес бирергә кереп китүләренә кызыгып карап калуларымны белсәгез икән! Мәктәпне “дүртле”- “бишле”гә тәмамлап, югары уку йортына үз белемемә таянып кергән идем бит. Иремнең анасының таләбенә буйсынып, кара халат киеп, кеше артыннан шакшы җыештыручы булдым.
Авылда автомеханик булып эшләүче, кеше арасында шактый абруйлы иремә минем аннан түбәнрәк дәрәҗәгә төшүем ни өчен кирәк булганлыгына әле генә төшендем. Бу йортка аяк баскач ук, җыйнаулашып миннән кол ясарга керешкәннәр икән бит. Ә мин – беркатлы юләр, гаиләдә бөтенесенә дә ярарга тырышып, тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелдем.
Таңнан торып, тәмле ризыкларны үзем әзерләсәм дә, ялларга каладан кайтып тулган ишле туган-тумачадан калса – ашадым, калмаса, коры-сары, калдык-постыкны капкалап, эт урынына арыган килеш урынга аудым. Ихатадагы күп санлы терлек-туарны карау, ярты гектарлы бакчада эшләү – минем вазифа. Чыгып булышучы булмады. Аның каравы, көзен сугым суйгач, каенанам үгез калҗаларының симезен калада яшәүче биш кызына тигезләп бүлеп тутырды. Кунаклар кайтмаган көннәрдә, үзебезгә терлекнең баш-аяк, үпкә-бавыр шулпасына, сөяк-санактан пешерелгән ашка канәгатьләнергә туры килде. Авыз ачып сүз әйтергә хокукым юк иде, иремнең йодрыгы саллы, каенанамның теле үткен пычакка тиң...”
Гомер иткән хатынын, балалары анасын шома сөяркәсенә алыштырып, күрше-күлән, таныш-белеш алдында бичәсен адәм мәсхәрәсенә калдырып, ире ташлап чыгып киткәннән соң, аның туганнары гаилә таркалуда Җәмиләне гаепләп, шакшы гайбәт сүзләр белән коендырганнар. Җыйнаулашып кайтып, төп йорттан сөреп чыгарганнар. Өч баласын кочаклап ялгыз калгач, мәрхүмә әнисенең иске йортына кайтып утырырга мәҗбүр булган элеккеге укучым миннән киңәш сорап килгән иде. Сүз дә юк, илдә чыпчык үлми.
Тырыш, эшчән Җәмилә балаларын тәрбияләп аякка бастырыр. Яман әрнегән йөрәген шифалы вакыт җилләре дәвалар. Бер ишекне япмыйча, икенчесен ачып керү мөмкин түгел бит. Хатын-кызның җиде шәме бар, ди халык әйтеме. Бер чырагы пыскып сүнсә, киләчәктә икенчесен кабызу мөмкинлеге юк түгел. Бу очракта, беренче чиратта үз-үзеңне кулга алу, үткән юлыңа җентекле анализ ясау зарури. Үз хаталарыңны табып, икенче юлы шул ук тырмага басмаска кирәк.
– Җәмиләкәчем, син ул йортта бәхетле булмагансың бит. Даими кыерсытулары аркасында, йөрәк әрнешеңне, күңел рәнҗешеңне эчеңә җыеп, яман чиргә сабышып, урынга егылганчы, залимнәрдән котылуыңа сөенергә кирәк. Ирең сине тиң күрмәгән, якламаган, сакламаган. Синең шәхесеңне изеп-сытып, җыйнаулашып хокуксыз кол дәрәҗәсенә төшергәннәр. Колны яратмыйлар, санламыйлар, аңа теләсә кем аягын сөртеп, йә тибеп үтә ала. Никахыгыз таркалуга сәбәпчеләр күп булган. Шул исәптән, үзеңне түбәнчелеккә төшерүләренә түзеп торучы – син дә, – дияргә мәҗбүр булдым. – Синең кулда балалар язмышы. Алар киләчәктә синең хаталарыңны кабатламасын дисәң, бирешмә! Иң мөһиме – рухларын сүндермә! Киләчәккә өметләре өзелмәсен! Синең балаларыңа карата җылы хисләрең, ихлас ана мәхәббәтең аларга канат куйсын. Бер залимнән котылуга, ашыга-кабалана, икенчесенең кармагына каба күрмә! Киләчәктә бәхеткә ирешәчәгеңә өметеңне җуйма!
***
Тормышта Җәмилә хәлендә калучылар бихисап булуын исәпкә алып, шуларга ихластан ярдәм итү максатыннан, белгечләр фикере белән таныштырып узасым килә.
Танылган гаилә психологы Марк Бартонны тыңлап карыйк. Аның фикеренчә, гаилә мөнәсәбәтләрендәге хатын-кыз, тупас хаталар җибәреп, үзен һәм янәшәдәгеләрне бәхетсез итә. Әгәр сез шәхси мәнфәгатьләрегезне аяк астына салып яки онытып, үзегезне тулаем яраткан кешегезгә багышлыйсыз икән, бу – тупас хаталарның беренчесе, – ди белгеч. – Аны үзегезгә тагын да якынайтырга, хәтта бәйләп куярга омтылып, бөтен буш вакытыгызны, көчегезне, җылы уй-хисләрегезне аңа гына сарыф итәсезме?
Үзегезнең шәхси үсеш, күтәрелеш, алга барыш турында уйлап та карамыйсызмы? Ул сезне ташлап киткәч: “Мин аның өчен барысын да эшләдем. Аңа яхшы, уңайлы, рәхәт булсын дип, хәтта үзем турында оныттым, – дип лаф орасыз, кайгырасыз, аптырыйсыз, яшь түгәсез. Ул – оятсыз кәҗә тәкәсе, мине ташлап китте”, – дип сүгәсез. Уйлап карагыз әле: ул мондый колларча буйсынучан мөнәсәбәтне сездән сорап алдымы? Сорау гына түгел, хәтта таләп иткән очракта да, беренче чиратта, башыгызны эшләтергә, мондый үзара мөнәсәбәтләрнең сезгә кирәкме-юкмы икәнлеген ачыкларга, азагы ничек булып бетәчәге турында тирәнтен уйлап, төпле карарга килергә кирәк иде.
Әллә уңайлы “жертва” ролен үзегез сайлап алдыгызмы? Әлбәттә иреңне яратырга, якыннарын хөрмәт итәргә, гаиләдә кайгыртучан, үзара җылы мөнәсәбәтләре сакларга кирәк, әмма бу әле хатын-кыз үз-үзен яратмаска тиеш дигән сүз түгел. Үзен яратмаган кешене беркем дә яратмый икәнлеген онытмыйк. Әгәр сезнең бөтен вакытыгыз, көчегез, хәлегез ирегезне, балаларыгызны, туган-тумача, тирә-күрше, таныш-белешләрегезне генә кайгыртып, үзегезне дә кайгырту, яклау-саклау кирәклеге турында онытып уза икән, күпмедер вакыттан соң, сезнең шәхси ихтыяҗлар турында уйлап та карамаячаклар.
Бераздан артык күзгә ташланмый торган, икенче сортлы, кызыксыз бәндәгә – “шөкәтсез соры тычканга” әвереләчәксез. Сез шәхес буларак юкка чыгачаксыз: үз мәнфәгатьләрен кайгыртырга, үз-үзен яклап сүз әйтергә, карарлар кабул итәргә сәләтсез, кызыксыз, рухи көчсез мескен бәндәгә әвереләчәксез. Гаиләдә четрекле хәл яки каршылыклы вазгыять килеп туганда, башкалар алдында үз мәнфәгатегезне яклап сүз әйтә, үз-үзегезне яклый алмаудан тыш, хәтта кычкырып көлә, ихластан шатлана белүдән мәхрүм калачаксыз. Мондый мәхлүкны кем яратсын?
Гаилә психологы фикеренчә, гаиләле хатын- кыз, моңа ихтыяҗ туган очракта, үз фикерен төгәл белдерергә, сүзендә нык торырга, ризалашмаган очракта, “юк!” дип кистереп әйтә белергә тиеш.Үз фикереңне, кабул итәргә җыенган карарыңны якыннарыңа чатнатып әйтеп бирүдән тартынып тормаска кирәк. Ир-ат белән аралаша башлаган мәлдә, хәтта аның белән гаилә корып яши башлагач, үзара мөнәсәбәтләр урнашып кына килгән чагында ук, ирегезнең үз- үзен тотышында яки эш-гамәлләрендә сезне борчый, хафаландыра яки рәнҗетә торган нәрсәләр бар икән, бу хакта дәшмичә калырга ярамый.
Ризасызлыгыгызны турыдан-туры белдереп, бу хакта уртага салып җитди итеп сөйләшеп, ныклы фикергә килү, проблемага нокта кую зарури. Әгәр дә даими кимсетүләргә дәшми каласыз, рәнҗетүләрне эчегезгә йотып, сүзсез генә буйсынуны дәвам итәсез икән, ахыры аянычлы тәмамланырга – сезне тәмам кешелектән чыгарып, психушкага илтеп җиткерергә мөмкин, - дип кисәтә белгеч. Үзегезгә нәрсә ошамый, җаныгызны борчуга сала, кәефегезне төшерә, физик авырту яки рухи газап кичерергә мәҗбүр итә икән, моңа вакытында чик куегыз. Тиешле чакта дәшми калып, йөрәгегезгә авырлык җыймагыз, - ди Марк әфәнде.
Әгәр хатын-кыз күп нәрсә белән кызыксынудан туктаса, шәхес буларак үсештән ваз кичеп, “примитив” өй тавыгына әверелсә, ул үз-үзенә кое казый, гаилә мөнәсәбәтләренә җеназа укый. Мондый гаилә тормышының комга терәләчәге көн кебек ачык. Күзләре янып тормаган, шаяртмаган-көлмәгән, юмор хисен югалткан, ире кайсы темага сүз башласа да, аның белән рәхәтләнеп аралаша, үз фикереп белдерә алмаган, тар карашлы, надан хатын-кыз нинди иргә илһам бирә алсын?
Ир-атлар табигате буенча яңалык эзләүчән холыклы. Ирен һәрдаим сокландырып, рухландырып, үзенә тартып тору өчен, хатынының иҗадый куәсле, эзләнүчән, серле, кызыклы фикерле, моңарчы ачылмаган сәләтләргә ия, яңа сыйфатларга, яңалыкларга бай булуы зарури. Мондый сыйфатларга бары тик үз өстеңдә даими эшләү, белемеңне күтәрү, яңа һөнәрләр, күнекмәләр үзләштерү, камиллеккә омтылып, шәхесеңне баету юлы белән генә ирешеп була. Гүзәл затлар бу хакта онытмасыннар иде, - ди Марк Брайтон. – Юкса, ир затларының, үз кадерен үзе белә торган, киң эрудицияле, горур, көчле рухлы, киң кырлы шәхескә - үз бичәсеннән күпкә кызыклырак, тормышта үз урынын тапкан, аягында нык басып торучы, һәр нәрсәгә карата үз фикере булган, позитив, чая замана хатын-кызына тартылуы ихтимал.
Хәмидә Гарипова, Казан.
Фото: freepik.com
Комментарийлар
5
0
Ир-атлар табигате буенча яңалык эзләүчән холыклы. Ирен һәрдаим сокландырып, рухландырып, үзенә тартып тору өчен, хатынының иҗадый куәсле, эзләнүчән, серле, кызыклы фикерле, моңарчы ачылмаган сәләтләргә ия, яңа сыйфатларга, яңалыкларга бай булуы зарури.Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/җәmgyiyat/kazanga-cygyp-kitasen-ikan-kaityp-kurenase-bulmaКилешмим. Өйләрендә нәкъ шундый хатыны, алма кебек балалары булган ирләр читкә йөри. Аларга пычрак азгынлык кирәк.
0
0
4
0
Ир тугел чир инде бу, эллэ нилэр эйтэсе килэ бу чиргэ, э инде кайнанайга ни житмэгэн , малайын коннэгэнме килененэ, 56 яшь бик картта тугел бит, кеше баласвн шулац кимсетергэ, мин уземдэ кайнана 59 яшь, балалар тату тигез торсыннар дим, эйбэт яшэгэннэренэ соенеп кенэ торам, эле килен тикшерергэ вакыт юк узебез добердэтеп донья котэбез, пешерэбез тошерэбез бплалар дип яшибез аллага шокер, бу кайнанайны тотып кычыткар белэн ярасы иде, узе килен булмаганмы имансыз
0
0