16+

Казанга кайтуы да газаплы

Күптән түгел генә Казанда 60 яшьлек юбилеен үткәргән Равил Бохараев 24 гыйнварда кинәт кенә үлеп китте. Алты тел белгән, дүрт телдә иҗат иткән төгәл фәннәр белгече сирәк күренеш. Тукай белән Җәлилне генә түгел, халкыбызның борынгы вә бүгенге әдәбиятын, мәдәниятен дөньяга таныткан кеше, чыннан да, бөек шәхес иде.

Казанга кайтуы да газаплы

Күптән түгел генә Казанда 60 яшьлек юбилеен үткәргән Равил Бохараев 24 гыйнварда кинәт кенә үлеп китте. Алты тел белгән, дүрт телдә иҗат иткән төгәл фәннәр белгече сирәк күренеш. Тукай белән Җәлилне генә түгел, халкыбызның борынгы вә бүгенге әдәбиятын, мәдәниятен дөньяга таныткан кеше, чыннан да, бөек шәхес иде.


3 февраль көнне татар халкы үзен дөньяга таныткан бер улы белән хушлашты. Матәмне Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачып җибәрде. Әдипне соңгы юлга озатырга күренекле дәүләт һәм мәдәният эшлеклеләре дә килгән иде.
Беренче булып сүз Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә бирелде: «Ул үз миссиясен үтәргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән чын иҗат кешесе иде. Равил Бохараев, кайда гына яшәмәсен, беркайчан да туган җирен онытмады, татар халкына чын күңелдән ярдәм итте». М.Шәймиев әйтүенчә, Болгарда яңартылачак музейда Равил Бохараевның исеме мәңгеләштереләчәк.
Матәмдә ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, шагыйрь Ренат Харис, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәким, «Әкият» курчак театры директоры Роза Җаббарова чыгыш ясадылар. Хатыны, танылган рус шагыйрәсе Лидия Григорьева иренең «Казан карларына кайткан чакта...» дигән шигырен укыды. «Бу шигыре пәйгамбәрләрчә булган, югыйсә ул җәй көне дә үләргә мөмкин иде бит. Әле бик күп эшләнеп бетмәгән эшләре калды. «Ак бүре» дигән тәмамланмаган либреттосы, чыкмаган китаплары бар. Аның эшләрен җиренә җиткерә алырмын дип өметләнәм. Аның үлеме дә җиңел булды. Алдагы көнне Опера театрына барып кайттык, үләсе көнендә ул шалтыратучыларга да җавап бирде. Үз кулларымда җан бирде. Мин бүген иремне югалттым, ә сез бөек кешене соңгы юлга озатасыз».
Равил Бохараев васыяте үтәлде. Аның җәсәде Татар зиратында Габдулла Тукай кабереннән ерак түгел, әти-әнисе янында җирләнде.

Тәрҗемәи хәле
Равил Рәис улы Бохараев 1951 елның 18 октябрендә Казанда галим укытучылар гаиләсендә туа. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетында укый, кибернетика буенча аспирантура тәмамлый. Шулай да әдәбият-иҗат дөньясы аны күбрәк мавыктыра һәм ул, фән өлкәсендә алган белемен дә файдаланып, кыю-тәвәккәл рәвештә әдәби-иҗтимагый эшчәнлеген башлап җибәрә. 1977 елда СССР Язучылар берлегенә керә. 1979-1980 елларда Равил Бохараев - СССР Язучылар берлегенең Идел буе республикаларында консультант, Мәскәүдәге
М. Горький исемендәге Әдәби институтта татар теленнән тәрҗемәләр буенча семинар җитәкчесе. 1990 елдан Равил Бохараев Англиядә яши, төрле жанрларда иҗат итә һәм актив рәвештә тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Рус, инглиз, татар, венгр телләрендә иҗат итә. Француз, немец телләрендә аралаша.
Дине ислам, соңгы егерме ел буе биш вакыт намаз укый.
Равил Бохараевка 1986 елда Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай шигырьләренең тәрҗемәләре өчен Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге бирелде. 2001 елда ул «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем алды. 2006 елда «Очсыз-кырыйсыз поезд», «Казан карлары» китаплары өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading