16+

Казанлылар кош сайравына уянсын

Казанның Яңа Савин районындагы «Уңайлы йорт» («Уютный дом») идарәче компаниясе 150 меңгә якын кеше яшәүче 552 йортка хезмәт күрсәтә.

Казанлылар кош сайравына уянсын

Казанның Яңа Савин районындагы «Уңайлы йорт» («Уютный дом») идарәче компаниясе 150 меңгә якын кеше яшәүче 552 йортка хезмәт күрсәтә.

- Без, башкала мэры башлангычындагы «Яшел рекорд» проектында катнашып, агачлар утыртабыз. Бакча-паркларда бит җан ияләре дә бар. Узган ел сыерчыклар өчен 350 оя ясап, зур агачларга беркеткән идек, бу язда да шул ук санда оя урнаштырачакбыз, - диде «Уңайлы йорт» идарәче компаниясенең генераль директоры Марат Нуриев.
12 нче ЖЭУның балта осталары бу көннәрдә кош оялары ясау белән мәшгульләр. «Сыйфатка нык игътибар бирәбез, чөнки ояда үтәли җил йөрергә тиеш түгел. Җил йөрсә, аңа сыерчык оя кормый», - диде осталар.
- Авыл халкы гына түгел, шәһәрдә яшәүчеләр дә иртәләрен кошлар сайравын ишетеп уянсын, - дип дәвам итте сүзен Марат Габделхәй улы. - Сыерчык оялары урнаштырганда мәктәпләр укучыларын да чакырабыз. Балалар, табигатьне, кошларны яратып, шәфкатьле булып үссеннәр.
«Уңайлы йорт» идарәче компаниясенең Четаев урамындагы дирекциясе каршындагы бакчага бишәр катлы оялар да урнаштырылган. Аларында, мөгаен, коммуналь уңайлыкларны яратучы, тәмам шәһәрләшкән кошлар яшидер?!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading