16+

«Казанские Ведомости» юбилеен итек атып үткәрә?! (ФОТОЛАР)

Күршеләребез, «Казанские ведомости» редакциясенең, бер дә тик торганы юк. Йә алар «Офис-ралли» - офис креслоларында узышу кебек кызыклы чара үткәрә, йә фоеда урнашкан баскетбол боҗрасына туп ыргыта. 25 еллык юбилейларын да иҗади коллектив зур табыннар җәеп түгел, ә киез итек атып уздырырга булган.

«Казанские Ведомости» юбилеен итек атып үткәрә?! (ФОТОЛАР)

Күршеләребез, «Казанские ведомости» редакциясенең, бер дә тик торганы юк. Йә алар «Офис-ралли» - офис креслоларында узышу кебек кызыклы чара үткәрә, йә фоеда урнашкан баскетбол боҗрасына туп ыргыта. 25 еллык юбилейларын да иҗади коллектив зур табыннар җәеп түгел, ә киез итек атып уздырырга булган.

Узган атнада алар Казанның Химиклар мәдәният сарае янындагы паркны яңгыратты. Чараны алар «Раззудись, плечо, размахнись, рука. Нам - 25! Мы - на века!» дип исемләгән иде. Редакциядәгеләр сүзләренчә, журналист башлы, батыр йөрәкле генә түгел, ә нык куллы да булырга тиеш. Каләм тибрәтү җиңел эш түгел бит!



- Без һәр туган көнне үзенчәлекле итеп үткәрергә тырышабыз. Коллектив белән бергәләшеп кызыкла ярышлар уйлап табабыз. Бер елны дартс, кәгазь самолетлар очыру кебек чаралар үткәрдек, Казан федераль университетының физфак бинасының һәм "Идел-Пресс"ның өске катларына йөгереп менү буенча ярышлар уздырдык. Безнең әлеге бәйрәмнәрне укучыларыбыз да отып ала. Таяклар торып фин йөрешен ясаган идек, шуннан соң казанлылар да бездән үрнәк алып әлеге спорт төренә күчтеләр. Хәзер менә итекләр атырга булдык. Татарстанлыларга кыш ахырында итекләр ату ошар дип уйлыйм, - диде "Казанские ведомости" редакциясенең баш мөхәррире Венера Якупова.



Россиядә элек тә итек ату ярышлары булган. Кызлар Раштуа бәйрәме алдыннан шулай итек атып сөйгәне кайсы яктан килүен юрый торган булганнар. Ә "Казанские ведомости" шул рәвешле киләчәген белергә тырыша.
- Дөньяда сапоги ыргыту буенча халыкара федерация бар. Анда унбер ил керә. Без исә үз климатыбызга туры китереп, итек ыргытабыз. Юбилейга зур оптимизм белән кердек, газетабыз әле озак еллар укучыларны шатландырып торыр дип ышанам, - диде баш мөхәррир.

Ярыш "Веселый закидон" дигән бәйге белән тәмамланды. Газетаның баш мөхәррире арты белән борылып, коллективына итек ыргытты. Итекне тоткан баш мөхәррир урынбасары Алексей Красных затлы бүләк алды. Ә итек ату буенча абсолют чемпион дип редакциянең юристы Руслан Галиуллин табылды.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading