16+

Көчләп тагу законсыз

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенә «Росгосстрах» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең филиаллары гамәлләренә ризасызлык белдергән 14 шикаять кергән.

Көчләп тагу законсыз

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенә «Росгосстрах» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең филиаллары гамәлләренә ризасызлык белдергән 14 шикаять кергән.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә идарә җитәкчесенең урынбасары Руслан Биктимеров шушы мәсьәләгә аңлатма бирде. «Росгосстрах» филиаллары хезмәткәрләре ОСАГО полисы эшләтергә яки килешү вакытын озынайтырга дип мөрәҗәгать иткән кешеләргә «Фортуна-авто» полисын да мәҗбүриләп «төртә» башлаганнар. Полисның монысы бәхетсезлек очракларыннан һәм авырулардан иминиятләштерүгә карый. «Фортуна-авто» полисын алырга теләмәүчеләргә «Росгосстрах» агентлары ОСАГО полисын әзерләп бирүдән баш тарталар икән. «Бу гамәл көндәшлекне яклау турындагы Федераль законның 10 нчы маддәсенең 1 нче өлешенең 3 нче пунктын бозуга карый. Тормышны иминиятләштерүгә кагылышлы «Фортуна-авто» полисы ул ирекле килешү, ягъни кешенең үз ихтыярында. «Росгосстрах» филиаллары хезмәткәрләренең ОСАГО полисына «Фортуна-авто» килешүен дә өстәп бирергә хаклары юк», - диде Руслан Биктимеров.
УФАСның Татарстан буенча идарәсе, законны бозуларын искәртеп, «Росгосстрах» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә кисәтү җибәргән. Ләкин «Росгосстрах» агентлары уртача 2 мең сум бәяләрдәге «Фортуна-авто» полисын мәҗбүриләп тагу гамәлләрен һаман туктатмаганнар. Руслан Биктимеров: «Фортуна-авто» полисын көчләп тагу очрагына юлыккан гражданнар fasrt.ru сайты аша УФАСның Татарстан буенча идарәсенә хәбәр бирсеннәр. Административ эш кузгатуга документлар туплана. «Фортуна-авто» килешүенә түләгән акчаны кире кайтарырга теләгән очракта, «Росгосстрах»ның баш идарәсенә гариза язарга кирәк», - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading