Күптән түгел социаль челтәрләрнең берсендә видеороликка тап булдым.
Өлкән яшьтәге укытучы үзен тыңламыйча, чыгырыннан чыгарган укучысы йөзенә партасыннан алып дәфтәрләрен ата.
Ярсыган укытучыны калган укучылар көлеп, шаулап күзәтсә, берничәсе җитез генә телефонга төшереп бара.
Таныш сюжетмы? Мондый роликлар белән интернет тулган инде, дияр кайберәүләр. Әйе, укытучының дәрәҗәсе төшү, мәктәптәге мондый конфликтлар, һәр шуңа охшаш конфликтта укытучыны гына гаепләп, әти-әниләрнең, бигрәк тә әзмәвердәй балаларын өф-өфләгән әниләрнең ярсыган комментарийларын минем дә еш укыганым бар. Кырык елдан артык мәктәптә укыткан укытучы буларак, мәгариф сулышы, бигрәк тә тәрбия өлкәсендәге проблемалар миңа да яхшы таныш.
Шуңа да, өлкән яшьтәге бу укытучыны нинди иләкләрдән илиләр икән инде тагын, дип борчылып, комментарийларга күз салам. Чыннан да, беренче ике язма ярсыган, бала хокуклары турындагы законнарны яхшы белгән әниләрдән булды. Бер сүз әйтеп булмый – хаклы алар! Укытучы салкын канлылык саклап калырга да, укучы шәхесен хөрмәт итәргә дә тиеш!
Менә шул хөрмәт сүзе сагайтты да инде. Алга таба укыйм. Сөйләшүгә әтиләр кушыла һәм... беләсезме? Дүрт йөздән арткан комментарий арасында ир-егетләрнең күбрәк булуына гаҗәпләндем дә, сөендем дә. Мәсьәләнең асылын аңлаулары, хаклык ягында булулары сөендерде дә инде мине. Балага карата хөрмәт даулаганчы, башта баланы өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәклеген, дәресне бозарга, башкаларга белем алырга комачауларга бу яшүсмерләрнең хокукы юклыгын әйбәт төшендергән алар. Тәкъдимнәр арасында төрлесе бар. Әйтик, укыйсы килмәгән баланы башка юнәлештәге мәктәпкә бирү, өйдә укыту, дистанцион укыту турында.
Арада берсе бик актуаль тоелды. Зур мәктәпләрдә укыту кабинетларына видеокүзәтү урнаштыру тәкъдим итә бер әти. Әлеге чара укытучыны да, укучыны да белем алу процессыннан читкә китмәскә этәрер, кисәтеп торыр иде ди. Әлеге сюжетта да укытучының ярсыганын телефонга төшергән укучыларның аннан алдагы гамәлләре дә кадр артында калмас иде, шулай бит?
Сүз уңаеннан озак еллар авыл мәктәбендә эшләү дәверендә, шөкер, мондый проблема белән очрашканым булмады. Сәбәбе дә бик гади дип уйлыйм. Авылда укытучы да, бала да, әти-әни дә бер-берсенең күз алдында. Шуңа да үзара хөрмәт һәм аңлашу авыл мәктәпләрендә зуррактыр дип уйлыйм. Авыл мәктәбендә балалар саны әз булу гына моңа сәбәп була алмыйдыр, чөнки шәһәр мәктәпләрендә дә күпчелек бала белемгә омтыла, дәрестә, дәрестән тыш максатчан шөгыльләнә, ә тәртип бозучылар, кагыйдә буларак, күп булмый.
Балага ныклы белем, бигрәк тә тәрбия бирү – зур сабырлык, ныклы белем, күркәм холык таләп итә. Әлеге һөнәр ияләренә җәмгыятьтә тиешле хөрмәт булуын укытучы тагын күпме көтәр икән?
Галия Муратова, Әгерҗе районы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар