Яңа ел үзе белән һәркайсыбыз көткәнчә яңа бәхетләр, яңа шатлыклар гына түгел, кызганыч ки, кайгы-хәсрәтләр, борчулы мизгелләр дә алып килми калмый. Яңа ел кичендә теләнгән теләкләребез бары тик изгеләрдән генә булса да, гадәттә һәр ел башы күңелсез сюрпризларга да бик бай була. Бу елның илебездәге иң шау-шулы вакыйгалар исемлеген исә...
Скопировать ссылку
Яңа ел үзе белән һәркайсыбыз көткәнчә яңа бәхетләр, яңа шатлыклар гына түгел, кызганыч ки, кайгы-хәсрәтләр, борчулы мизгелләр дә алып килми калмый. Яңа ел кичендә теләнгән теләкләребез бары тик изгеләрдән генә булса да, гадәттә һәр ел башы күңелсез сюрпризларга да бик бай була. Бу елның илебездәге иң шау-шулы вакыйгалар исемлеген исә...
Яңа ел үзе белән һәркайсыбыз көткәнчә яңа бәхетләр, яңа шатлыклар гына түгел, кызганыч ки, кайгы-хәсрәтләр, борчулы мизгелләр дә алып килми калмый. Яңа ел кичендә теләнгән теләкләребез бары тик изгеләрдән генә булса да, гадәттә һәр ел башы күңелсез сюрпризларга да бик бай була. Бу елның илебездәге иң шау-шулы вакыйгалар исемлеген исә Кабардино-Балкар Республикасының башкаласы Нальчик шәһәрендә яңа туган балаларның массакүләм кырылуы ачып җибәрде.
Бу гаепле, ә юк, теге гаепле...
Әйе, әйе, нәкъ менә «массакүләм кырылу». Гадәттә бу йөрәкләрне өшетерлек сүзләрне йорт хайваннарының күпләп үлеменә карата кулланалар. Әмма Нальчикның балалар хастаханәсендә гыйнварның беренче унбер көнендә 8 (!) нарасыйның яңа ачылган гына күзләрен мәңгелеккә йомуларына бәйле дә нәкъ шул сүзтезмәне куллану урынлы һәм дөрес булыр, минемчә.
Интернетта бу вакыйга бөтен нечкәлекләренә кадәр бәйнә-бәйнә тасвирланган язманы укыйм да, йөрәк бер мәлгә туктап калган сыман була, аннары кан тамырлары буйлап кинәт кан йөгереп уза да, бөтен гәүдәң белән дерелдәп куясың. Бу хәлдә шулкадәр ваемсызлык, җавапсызлык, эшкә салкын карау, гаепне бер-берең өстенә эләргә омтылу.
Вакыйга хастаханә стеналары эчендә булгач, әлбәттә, бөтен җаваплылык табиблар өстенә төшә. Барлык гаепне бүлек мөдиренә сылтап калдырыр идең дә, тик аның урыны вакант. Баш табибка «ябышыр» идең, анысы вазифаларны вакытлыча башкара. Ул исә, үз чиратында, табибларның бөтенләй үк гаепсез түгел икәнлекләрен таный, әмма проблеманың барлык асылын искергән, таушалган аппаратларга, бер көндә гомумән ут бетеп торганга бәйли. Димәк, балаларның үлемендә табиблар гаепле түгел, монда бөтенләй кеше факторы юк?!
Дөрестән дә, хастаханәдә бер көнне утны өзгәннәр, андый очракларда электр тогы белән тәэмин итүне үз өсләренә алырга тиешле резерв генераторлар да, үч иткәндәй, эшкә тотынудан «баш тарткан». Ут тәэминаты өчен җаваплы контора да электрны өзеп торачаклары турында хастаханәне кисәтүне тиеш тапмаган, син нәрсә, аларның үткәргечләрне тикшерәсе булган бит!
Тик ул ут булмыйча торган көнне бер генә бала үлгән, калганнары гыйнвар башының башка числоларында җан-тәслим кылган, ә 9ы көнне берьюлы бөтенләй 4 бала якты дөнья белән хушлашкан. Димәк, электрикларның күңелләре бер бала өчен генә тынычсыз булырга тиеш. Ә калган балалар өчен кемнәрнең намуслары таплы соң?
Хастаханәдә төзекләндерү эшләре күптән алып барылмаган, аппаратлар кайсы иске, кайсы бөтенләй ватык, аннары хастаханәне элеккеге баш табиб нык талап киткән булган - болар факт. Хастаханәдә хезмәт хакы кечкенә, табибларның анысын да инде ноябрьдән бирле күргәннәре юк икән - болары да факт. Әмма болар табибларның эш-гамәлләрен аз гына да акламый: шундый җаваплы, мөһим эшкә алынганнар икән, кулларыннан килгән барлык нәрсәне дә эшләргә бурычлылар. Балаларның үлеме турында ата-аналарына вакытында хәбәр итмәү, җансыз гәүдәчекләрне әти-әниләр кулына тәннәре кара көйгән, кул-аяклары кәкрәеп каткан, телләре чыккан килеш тапшыру, бернинди ярып караулар да үткәрмәү кебек битарафлык чагылышларының булуы да билгеле бит.
Комментарийлар