Банк картасы белән түләгәндә, акчаны янга калдырырга мөмкин. Моңа кешбэкта ярдәм итә.
Рубльләр, бонуслар, баллар һәм мильләр - һәр банк отышлы тәкъдимнәр белән мөмкин кадәр күбрәк клиентларны җәлеп итәргә тырыша. Банкларның ни өчен кешбэк түләве һәм иң яхшы шартларны ничек сайларга икәне турында сөйлибез.
Нәрсә ул кешбэк?
Кешбэк ул – нәрсә дә булса сатып алган өчен бүләк. Товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен түләгәннән соң тотылган акчаларның бер өлеше картага яки бонус хисабына акчалата, баллар яки авиамильләр сыйфатында кире кайтарыла. Барыннан да ешрак кешбэкны кассада яки онлайн түләгәндә банклар кайтара. Шулай ук мондый бүләкләү системасын кибетләр, авиакомпанияләр, кунакханәләр броньлау яки ризык китертү сервислары куллана.
Бизнес һәм банклар өчен бу нәрсәсе белән отышлы?
• Банклар үз хезмәтләрен сату өчен мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә тырыша. Отышлы кешбэк шартлары теге яки бу банкта карта ачу карарына йогынты ясарга мөмкин. Шулай ук кешбэк инде булган клиентларның мөнәсәбәтен тагын да яхшыртырга мөмкинлек бирә.
• Кешбэк, тере акчага караганда, карта белән эш итүне хуплый. Бу банкларга эквайрингта – исәп-хисап йөртү җиһазлары белән тәэмин итү хезмәте ярдәмендә акча эшләргә булыша.
• Банклар, сәүдә челтәрләре белән партнерлык программалары кысаларында, кешбэк турында килешү булдыра. Кибетләргә дә бу отышлы – алар өстәмә рекламага, яңа клиентларга ия була һәм товар әйләнеше артуга ирешә. Иң мөһиме исә, кеше бонуслы балларын куллану өчен яңадан шул кибеттә товар сатып алыр дигән өмет бар.
Кешбэк нинди була ала?
Кешбэк төрле сыйфатта булырга мөмкин:
• Акчалата. Сатып алынган товар суммасыннан процент картага кире кайта. Ул, гадәттә, ай ахырында күчерелә.
• Бонуслар сыйфатында. Бу – банк партнеры булган кибеттә өлешчә яки тулаем кулланырга мөмкин виртуаль акчалар. Кайчак аларны тере акчага да алмаштырып була. Банклардан тыш, баллар сыйфатындагы кешбэкны супермаркетлар, даруханәләр, спорт товарлары кибетләре кайтара.
• Мильләр белән. Кайбер банклар сәяхәт яратучыларга махсус кешбэклар тәкъдим итә. Сатып алучылар мильләргә ия була – бу авиабилетлар сатып алуга яки кунакханә броньлауга тотарга мөмкин булган баллар.
Кешбэк нинди схемалар буенча түләнә?
• Фиксацияләнгән ставка. Билгеләнгән процент карта белән теләсә нинди түләүләр башкарганда кайтарыла.
• Прогрессив ставка. Кайтарыла торган процент күләме чыгымнарга бәйле: алар күбрәк булган саен, ставка да күбрәк. Мәсәлән, карта буенча айлык чыгымнар 10 меңгә кадәр булганда, кешбек 1 процент күләмендә түләнергә, 10-50 мең сум тотсагыз, 2 процент һ.б булырга мөмкин.
• Чыгым төрләренә карап. Сез билгеле бер төркемгә караган товарлар сатып алганда яки аерым компания белән эш иткәндә югарырак кешбэкка ия буласыз.
Кешбэктан ничек отышлы файдаланырга?
• Чыгымнарыгызны анализлап, үзегез ешрак сатып алулар башкарган берничә категорияне билгеләгез.
• Төрле банкларның тәкъдимнәрен чагыштырып, кирәкле товарлар һәм хезмәтләр өчен иң зур кешбэк вәгъдә иткәнен сайлагыз. Төрле банк продуктлары шартларын чагыштыра торган онлайн сервислардан кулланырга була.
• Сайланган карта буенча кешбек кайтару принципларын һәм аны куллану шартларын яхшылап өйрәнегез. Комиссияләре кешбэк күләменнән арта күрмәсен. Әгәр дә сорауларыгыз калса, банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итегез.
• Картадан актив файдаланып, сезонлы акцияләрне һәм махсус тәкъдимнәрне күзәтеп торыгыз.
• Әйберләрне уйлап сатып алыгыз. Кешбэк – яхшы, әмма ул сезгә кирәксезне алырга этәрергә түгел, ә акчаны янга калдырырга ярдәм итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар