Матур парлар турында без пар күгәрченнәр кебек дип сөйләргә яратабыз. Чынлыкта исә күгәрчен иң ышанычсыз партнер санала икән. Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов белән булган әңгәмәбездә мин кошлар турында тагын бик күп кызыклы әйберләр белдем.
- Күгәрченнәр үбешә, дибез. Алар чынлап та үбешә, әмма кешеләр кебек хисләре ашканга түгел,...
Матур парлар турында без пар күгәрченнәр кебек дип сөйләргә яратабыз. Чынлыкта исә күгәрчен иң ышанычсыз партнер санала икән. Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов белән булган әңгәмәбездә мин кошлар турында тагын бик күп кызыклы әйберләр белдем.
- Күгәрченнәр үбешә, дибез. Алар чынлап та үбешә, әмма кешеләр кебек хисләре ашканга түгел, аның сәбәбе башкада. Балалары йомыркадан чыккач та, аларга бүксәдән бүленеп чыккан сыекча эчертәләр. Ул бүленеп чыксын өчен, күгәрченнәр үбешә башлый. Әлеге сыекча әчегән сөткә охшаган. Күгәрчен сөте дип аталган кәнфитнең атамасы менә шуның белән бәйле. Бу нәрсә пингвиннарга да хас. Күгәрченнәргә бәйле тагын бер кызыклы факт: алар - ышанычсыз партнерлар. Игътибар иткәнегез бармы икән, ата күгәрчен һавадан очып төшә дә ана кош янында гөрли-гөрли бөтерелә башлый. Аның пары - ана кош бу вакытта оясында йомырка басып утыра. Җирдә йөргән ана күгәрченнең дә пары бар, ул монда ашап-эчеп йөргән арада, ата кош ояда йомыркаларны саклап калган була. Әмма иреккә чыккач, «башлары әйләнеп китә», икесе кушылып ала. Халык телендә әйтсәк, парларына хыянәт итәләр. Әмма бу хыянәтләре аларны аклый, шул рәвешле алар генетик информацияләрен, ягъни кан яңарталар.
- Аккошларның тугрылыгы, диләр. Җырларда җырланганча, алар чынлап та парларын югалтуны күтәрә алмыймы?
- Ул әкиятләрдә генә шулай. Парларын югалтканнан соң, риваятьләрдә сөйләнелгәнчә, һавага күтәрелеп, башлары белән җиргә очып төшеп кадала башласалар, аккошлар калмаган да булыр иде. Парлары исән-имин булганда, алар бергә. Ә инде берәрсен ерткыч хайван ашаса, авырып китеп үлә калсалар, ялгыз калган аккош үзенә шулай ук ялгыз кошны эзләп таба.
- Сандугачлар өздереп сайраган чакта алар турында да искә алыйк әле...
- Күпләр, ата сандугач ана сандугач өчен сайрый, ди. Бу дөрес сүз түгел, алар көндәшләре өчен сайрый. Билгеле бер территориягә киләләр дә, бу биләмә минеке, дип, тавыш биреп утыралар. Димәк, анда башка кош башын тыга алмый. Аннары ул әзер территориягә ана сандугачлар очып килә. Көчле ана сандугач иң матур, иң әйбәт урынны сайлый. Сандугачлар безгә май бәйрәмнәреннән соң килә, территория бүленеп беткәч, ана кошлар шул урынга килеп парлашалар. Оя корып, күкәй салалар. Сабантуй вакытлары җиткәч, ата кошлар элеккечә актив сайрамый башлый. Июль аена кадәр сирәк-сирәк кенә тавыш биргәлиләр.
- Илгизәр әфәнде, халык арасында, кара каргаларның да саны кимегән, дигән сүз бар.
- Югалмады, бар алар. Ни өчен дигәндә, кара каргалар зур биек агачларда колонияләргә оешып яши. Хәтерлим әле, Карл Маркс урамында урнашкан КХТИ бинасы янындагы бакчада күпләп яшәде алар. Тавышлары комачаулаганга, тәрәзәне дә ачып булмый иде. Бакчадагы карт агачларны кискәч, алар шәһәр үзәгеннән читкәрәк очып китте. Гомумән, шәһәр эчендәге карт агачларның күбесен кистеләр. Авыл җирләрендә дә хәзер карт агачны бик тотасылары килми. Оя корырга биек күп ботаклы агачлар булмагач, кара каргалар ул җирне ташлап китә. Халык менә шуңа югалткандыр аларны. Күгәрченнәрнең саны исә чынлап та азайды, чөнки алар өчен азык базасы кимеде. Бер егерме ел элек кенә халык ипине чүплеккә бөтен килеш чыгарып ташлый иде. Ипинең кадере беткән иде. Соңгы вакытларда икмәкне санлый башладылар. Сохари итеп киптерәләр, хайванга ашатырга җыеп куялар. Шул рәвешле күгәрченнәргә азык кимеде һәм алар, ризык булмагач, үлә башладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар