16+

Көндез – эссе, төнлә – салкын, җылылыкка акча кирәк инде тагын

Урамдагы уртача тәүлеклек температура биш көн дәвамында +8 градустан түбән торса, алтынчы көндә җылыту чоры башлана.

Көндез – эссе, төнлә – салкын,  җылылыкка акча кирәк инде тагын

Урамдагы уртача тәүлеклек температура биш көн дәвамында +8 градустан түбән торса, алтынчы көндә җылыту чоры башлана.

–  Кышка әзерлек Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә алып барылды. Республикадагы 3213 котельныйның 3211е эшчәнлеккә әзер. Казанда Толстой урамындагы һәм Медицина академиясендәге котельныйларны техник яктан төзекләндереп бетерәсе калды. Салкын һава урнашканны көтеп тормыйча да, торак фондка җылылык җибәрү мөмкин. Татарстандагы 13 муниципаль район җылыту чорын башлау турында карар кабул итте инде. Мәсәлән, Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Баулы, Буа районнары җылыту чорын башлады, – диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Күп фатирлы 17 мең 787 йортка инде әзерлек паспорты тапшырылган, бу – республикадагы торак йортларның 99,7 проценты. Министр әйткәнчә, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт, социаль яклау учреждениеләре җылылык кабул итүгә әзерлеккә китерелгән.

–  Казанда безнең карамактагы өч ТЭЦ һәм өч котельный җылылыкны бүген үк җибәрә ала. Торак-коммуналь хуҗалыкны камилләштерү буенча федераль программа һәм Татарстан бюджеты хисабына зур төзекләндерү эшләре башкарыла. Мөрәҗәгатьләр керүгә, социаль учреждениеләргә җылылык җибәрәбез. Халык торак йортларга сентябрьдән үк җылылык килә башлавын теләми, аңлашыла инде, акча түлисе була бит, – диде “Татэнерго” җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев.

“Казэнерго” җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Абдулхаков әйткәнчә, алар карамагындагы 125 котельный да тәртиптә.
–  Социаль учреждениеләрдән ундүрт мөрәҗәгать керде, шулардан дүртесен җылылыкка тоташтырдык инде, – диде Рөстәм Абдулхаков.
 Казанның “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Андрей Егоров сүзләренә караганда, торба үткәргечләр тикшереп чыгылган. 

–  Канализация челтәре шактый искерде. Казанның Әмирхан урамында коллекторны төзекләндерү эшләре быелның ахырына тәмамланачак. Чистай урамындагы участокта эшләр дәвам итә, – диде Андрей Егоров.

 “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Әлмир Латыйпов сөйләгәнчә, республикада электр челтәрләрен яңарту, бакчачылык ширкәтләрендәге электр хуҗалыгын компания балансына күчерү эшләре башкарыла.

Министр Марат Айзатуллов кышкы чорына кергәндә җылыту аппаратларының төзеклегенә, төтен юлларының эшләвенә гаять тә җаваплы карарга чакырды. Йоклаганда төтенгә буылып үлүчеләр дә булгалап тора лабаса.

Җылылык җибәрү барышында Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында тәүлек буена эшләүче диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоны: 8 (843) 231-14-10.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading