16+

Кондитер Руслан: «Бу минем өчен медитация кебек”

Иң яхшы пешекчеләр булып ир-атлар саналса да, без аларның күбрәк ит-балык ризыкларына осталыгын билгелибез.

Кондитер Руслан: «Бу минем өчен медитация кебек”

Иң яхшы пешекчеләр булып ир-атлар саналса да, без аларның күбрәк ит-балык ризыкларына осталыгын билгелибез.

Тәм-томнар, камыр ризыклары пешерүне исә үз кулларына күбрәк хатын-кызлар ала.

Шулай да кондитерлыкта бер кимен куймаган көчле затлар да бар. Әле 1,5 ел элек Руслан Хисмәтуллинның, иртәнге ашка ботка әзерләүдән тыш, башка ризык пешереп тә караганы булмый. Камыр ризыгы, тортлар ясау турында сүз дә юк инде. Очраклы рәвештә әйтелгән сүзләр аны кондитерлык дөньясына алып кереп китә.

Руслан тумышы белән Башкортстанның Баймак авылыннан. 6 ел тирәсе элек ул гаиләсе (хатыны Гүзәлия һәм кызы Камелия) белән Татарстан башкаласына күченеп килә. Ир һәм хатынның икесенә бер уртак эш – челтәрле бизнес. Илнең теләсә кайсы почмагынннан эшләргә мөмкин. Казанга исә алар бер күрүдә гашыйк була. 

Русланның тортлар ясауга кереп китүе дә кинәт кенә килеп чыга. Хатынына хәзерге вакытта бик популяр булган бенто-торт бүләк итәләр. Җыйнак кына матур десертны күргәч, Гүзәлия “Синең дә мондыйга кулың ятар иде. Бар нәрсәдә төгәл, пөхтә бит син” дигән сүз ычкындыра. Икенче көнне үк Руслан интернетта мондый тортны ясарга ниләр кирәклеген эзләп, маркетплейс аша таләп ителгән эш коралларына заказ да бирә. Ютубтан берничә дәрес караганнан соң, беренче торты “туа”. Символик рәвештә аңа “Беренче адым – ул иң авыры” дип язып та куя. Беренче коймак төерле була, дисәләр дә, Русланның бу тәҗрибәсе шактый уңышлы килеп чыга.

Моннан соң ул илһамланып, үзләре тортлар сатып алган кондитер кыздан “мастер-класс” сатып ала. Инде сыналган рецептлар буенча пешерә башлый, әмма техникага – тортны тигезләргә, язулар, рәсемнәр төшерергә үзлегеннән өйрәнә. Беренче эшләрен үк соцчелтәрләргә урнаштыра, эш рәвешен күрсәтә башлый һәм тәҗрибә туплау өчен тортларына арзан гына бәя куя. Шул чакта өйрәнчек дип тормыйча, аңа заказлар да килә башлый. Шул заманнан ук аңа тугры калучылар да күп.

“Хатыныгыз тортлар пешерүдә ярдәм итмиме?” - дигән сорау Русланга еш килә. Башыннан ахырына кадәр барысын үзе эшли икән. Хәтта тортлар ясаганнан соң савыт-саба юу, аш-су бүлмәсен тәртипкә китерүне дә хатынына калдырмый. 

-    Барыннан бигрәк мин декор ясарга яратам. Тортларны бизәү процессы бик тә ошый. Бу минем өчен медитация кебек. Ашыкмыйча, эшемнең тәмен тоеп башкарырга яратам, - ди Руслан.

Бүген заказларга кытлыгы юк. Ул соцчелтәрләрдә актив рәвештә үз брендын үстерә. Үзенең нинди пөхтәлектә эшләвен, нинди ингридиентлар куллануын күрсәтә һәр десертын яхшы кәеф һәм энергетика белән ясый. Бенто-тортлардан тыш башка баллы десертларны – трайфллар, капкейклар, меренговый рулетлар, моти да ясый. Заказлар төрлечә килә – нигездә, көненә 2-8не кабул итәм, ди ул. Әмма бәйрәмнәрдә 25-35 тә була икән. Иң зур заказы корпоративка әзерләнгән – 100 трайфл һәм 70 моти өчен тагын бер суыткыч та сатып алырга туры килгән. 

Кондитерлыктан бушаган арада Руслан уктан атарга, гаиләсе белән актив ял итәргә, сәяхәтләргә барырга ярата. Үз көче белән мунча да төзеп маташа әнә. Кулыннан бар эш килә – ир һәм хатын-кыз эше дигән бүленеш юк. 








Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading