16+

Контракт буенча хезмәт итүчеләргә өстәмә ярдәм чаралары булдырылды

Бу акча 500 мең сумны тәшкил итә.

Контракт буенча хезмәт итүчеләргә өстәмә ярдәм чаралары булдырылды

Бу акча 500 мең сумны тәшкил итә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, контракт буенча хезмәт итүчеләргә түләүләр билгеләнгәнлеген һәм социаль ярдәм чаралары каралганлыгын беләбез.

Республикада өстәмә түләүләр дә гамәлдә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның “Аерым категория хәрби хезмәткәрләргә бер мәртәбә бирелә торган акча түләве турында”гы указы бар. Татарстанда өстәмә рәвештә бер мәртәбә 305 мең сум бирелә. Әлеге түләүгә Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт килешүен 2023 елның 31 августыннан соң төзегән Россия гражданнары хокуклы.

Указда әйтелгәнчә, түләүне түбәндәге категориядәге кешеләр ала:

- Россия армиясенә Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр һәм 31 августтан соң Россия Оборона министрлыгы белән контракт килешүе төзүчеләр;

 - чакырылыш буенча армиягә алынучылар, ә 31 августтан соң Татарстанда хәрби комиссариат яки республикадагы хәрби часть аша контракт хезмәтенә күчүчеләр.

Өстәмә бер мәртәбә 305 мең сум түләү чарасы 2023 елның 31 декабренә кадәр генә гамәлдә.

Татарстанда узган ел билгеле бер санда мобилизация үткәрелгән иде. Аларның күбесе Оборона министрлыгы белән контракт килешүе төзеде. Ләкин, төрле сәбәпләр аркасында, контракт килешүе төземәгәннәр дә бар. Шуңа да карамастан, алар хәрби бурычларын үтиләр, илне яклап махсус хәрби операциядә мобилизацияләнгәннәр сыйфатында катнашалар. Әгәр андыйлар контракт хезмәтенә күчсәләр, Татарстанның бер мәртәбә бирелүче 305 мең сум акчасын алалар. Республикадагы хәрби частьтә чакырылыш буенча хезмәт итүчеләр дә шушы хокукка ия, әгәр дә инде контракт килешүе төзесәләр.

Контракт килешүе төзегән һәр хәрбигә, мәгълүм булганча, Россия Оборна министрлыгыннан 195 мең сум бер мәртәбә түләү бирелә. Димәк, Татарстанның 305 мең сумы белән Россия Оборона министрлыгының 195 мең сумын кушсак, бу акча 500 мең сумны тәшкил итә.

- Махсус хәрби операция ветераннарына, анда хәзер дә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, һәлак булганнарның гаиләләренә социаль, юридик һәм психологик ярдәм күрсәтәбез, - ди “Ватан сакчылары” дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.

Казанның Ямашев проспектындагы 1нче йортка урнашкан бу филиал. Телефоны: 8 (843) 598-33-55.

Мобилизацияләнгәннәрнең һәм контракт буенча хезмәт итүчеләрнең гаиләләренә, балаларына республиканың Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан да төрле ярдәм чаралары башкарыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading