16+

“Корал алу” канунына үзгәрешләр кертелде: нинди очракта корал сатылмаячак?

Быелның 30 мартыннан Россиядә “Корал турында”гы федераль канунга үзгәрешләр гамәлгә керде. Төзәтмәләр Татарстан депутатлары тәкъдимнәрен исәпкә алып кертелгән. Ул Казанның 175нче гимназиясендәге 2021 елгы фаҗигадән соң тәкъдим ителгән иде. 

“Корал алу” канунына үзгәрешләр кертелде: нинди очракта корал сатылмаячак?

Быелның 30 мартыннан Россиядә “Корал турында”гы федераль канунга үзгәрешләр гамәлгә керде. Төзәтмәләр Татарстан депутатлары тәкъдимнәрен исәпкә алып кертелгән. Ул Казанның 175нче гимназиясендәге 2021 елгы фаҗигадән соң тәкъдим ителгән иде. 

“Корал алу” канунына үзгәрешләр кертелде.

Төзәтмәләр нигезендә хокук бозган кешеләргә утлы корал алу авырлашты. Әйтик, ике һәм аннан күбрәк тапкыр хөкем ителгән, шулай ук исерек хәлдә машина белән идарә иткәндә тоткарланган кешеләргә корал сатып алу өчен лицензияләр бирү тыела. Алай гына да түгел, хәтта рөхсәте булганнардан моны кире алырга да мөмкиннәр.

Үзгәрешләрнең күбесе корал сатып алу һәм аны саклау өчен лицензия бирүгә өстәмә чикләүләр кертелү белән бәйле. Әйтик, 30 марттан әлеге документны белә торып җинаять кылуда гаепләнүче һәм шикләнүчеләргә бирмәячәкләр. Җинаять җаваплылыгыннан азат ителгән кешеләргә лицензия ике ел узгач кына бирелә.
Тагын бер мөһим яңалык: хәзер утлы кораллы булырга теләгән кеше табиблардан тыш, хокук сакчыларында да махсус тикшеренү узарга тиеш. 

– Корал алу өчен лицензия бирергәме-юкмы икәнлеген федераль иминлек хезмәте дә тикшерәчәк. Төгәлрәк әйткәндә, аларның рөхсәт кәгазе кирәк. Биредә гражданнарның дәүләт яки җәмәгать иминлегенә куркыныч янау-янамавы ачыклана. Кеше нинди дә булса хокук бозуда шикләнелсә, лицензия бирелмәячәк һәм корал сатылмаячак, – ди Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсенең Лицензия-рөхсәт эше үзәге корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Рамил Камалиев. – Элек шундый төр рөхсәт кәгазе шәхси детектив һәм шәхси сак эшчәнлеге белән шөгыльләнергә теләгән затларга бирелә иде. Хәзер әлеге төр документ беренче тапкыр лицензия алган һәркемгә дә кирәк булачак. 

Полиция дә тикшерүләр үткәрергә һәм шундый төр рөхсәт кәгазе бирергә хокук алачак. Элек алар корал бирелгән гражданнарның яшәү урынын тикшерү һәм, нигез булган очракта, әлеге коралны кире алу хокукына гына ия иде.

Рөхсәт ике елга бирелә. Бу тикшерүне лицензиясе булган затларга да билгеләргә мөмкиннәр. Кеше башкаларга зыян салырга мөмкин дип табылса аның утлы коралы кире алыначак. Моннан тыш, спиртлы эчемлек яки наркотик кулланып руль артына утыручыларга утлы корал бирелми.
– Мондый очракта машина йөртү таныклыгы 1,5-2 елга алына. Әлеге вакыт узгач та тагын бер ел дәвамында утлы корал алуга лицензия бирелмәячәк. Эчке эшләр органнары яки Федераль иминлек хезмәте кешегә “җәмгыять өчен куркыныч” дигән бәяләмә бирсә, бу затка корал алуга лицензия бөтенләй бирелмәячәк, – ди Рамил Камалиев. Аның сүзләренә караганда, законсыз куллануда булган утлы корал һәм шартлаткыч матдәләр белән башкаларга зыян китергән кешеләргә дә лицензия бирелми. 

Корал йөртү хокукын озайту турында граждан лицензия срогы бетәргә өч ай кала кайгырта башларга тиеш. Кирәкле документлар һәм гариза белән ул эчке эшләр органына мөрәҗәгать итә. Яшәү урынын алыштырганда шулай ук эчке эшләр органнарына хәбәр итәргә, 10 көн эчендә яңа урында теркәлергә кирәк. Махсус рөхсәт алмый торып, коралны башкаларга сатарга, тапшырырга да ярамый. Коралны югалткан очракта, бу хакта кичекмәстән эчке эшләр органнарына хәбәр итү шарт.

Корал хуҗасында яисә махсус сейфта сакланырга тиеш. Кагыйдәләрне үтәмәгән кешеләргә карата беркетмә төзелә. Шулай ук травматик коралны автомобиль бардачогында йөрткән өчен, этләргә яисә тиешсез урында аткан өчен дә җаваплылык каралган.

Бүген Россиядә 5 миллионлап кешедә 7 миллион 120 мең корал теркәлгән. Болар янына 1 миллион 470 мең пневматик коралны да кушарга кирәк. Белгечләр фикеренчә, ел саен 7 миллионнан артык коралның 600дән артыгы явыз ниятләрдә файдаланыла. 

Бүген Татарстанда 43 меңнән артык кешенең ату коралын йөртү һәм саклау хокукы бар, ә теркәлгән «стволлар» саны якынча 75 мең берәмлек тәшкил итә. 

Узган ел корал әйләнеше кагыйдәләрен бозган гражданнардан 437 берәмлек корал һәм 700дән артык патрон, юридик затлардан 8 берәмлек утлы корал һәм 660 патрон алынган. 2 меңнән артык граждан һәм юридик зат административ җаваплылыкка тартылган.
 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading