16+

Күчемсез милек турындагы кануннарга үзгәрешләр кертелде

Хөкүмәт йортында узган брифингта күчемсез милеккә кагылышлы эшләргә аңлатмалар бирелде.

Күчемсез милек турындагы кануннарга үзгәрешләр кертелде

Хөкүмәт йортында узган брифингта күчемсез милеккә кагылышлы эшләргә аңлатмалар бирелде.

Бер елдан – ташландык ярлыгы 

Нинди дә булса ташландык йортның яки корылманың хуҗасы 1 ел эчендә табылмаса, алар “хуҗасыз” сыйфатында теркәлә.

– Ташландык йорт яки корылма, хуҗалары ачыкланмаган очракта, муниципаль берәмлек карамагында исәпләнә башлый. Әгәр кем дә булса әлеге йортны яки корылманы сатып алырга теләсә, муниципаль берәмлеккә мөрәҗәгать итә, – диде Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

2021 елдан бирле 65 мең йорт яки корылманың хуҗалары ачыкланган. Росреестрда теркәү рөхсәте булмаган йортларның һәм корылмаларның саны, 518нче федераль канун гамәлгә кергәннән соң, 70 процентка кимегән, ягъни 689 меңнән 207 меңгә калган. 

“Гараж амнистиясе”
Гаражларга кагылышлы канун вакәләте 2026 елның 1 сентябренә кадәр озайтылган. Территория чикләре инде билгеләнгән очракларда да гражданнар территориянең кадастр планында үз җир кишәрлегенең урнашу схемасын әзерләтә ала. “Гараж амнистиясе” кысаларында граждан күпсанлы кешеләргә арендага бирелгән территориядән үз кишәрлеген рәсмиләштерергә хокуклы.

Ләкин, бу капиталь төзелештәге гараж кооперативларына гына кагыла. Лилия Борһанова искәрткәнчә, тимердән ясалган гаражны теркәп булмый, чөнки ул капиталь корылма булып саналмый. Татарстанда “гараж амнистиясе” барышында 5 мең гараж һәм 6 меңнән артык җир кишәрлеге теркәлгән.

Йорт төзибез – бакчада
– Җирдән файдалану һәм төзелешләр үткәрү кагыйдәләре чикләүләренә карамастан, хәзер бакчачылык ширкатьләрендәге торак йорт Росреестрда теркәлә . Мондый “йомшаклык” торак кытлыгын киметү йөзеннән күрсәтелә. Тик, бакчачылык ширкатендә төзелә торган торак йортның һәм ярдәмче корылмаларның биеклеге 3 каттан артмаска, ягъни 20 метрдан биек булмаска тиеш, – диде Лилия Борһанова. 

Төзегән йорт җимерелсә әгәр...
Күчемсез милек сугыш хәрәкәтләре яки табигый бәла-каза сәбәбендә җимерелсә, аны дәүләт теркәвеннән төшерү өчен милек хуҗасы Росреестрга гариза язарга һәм кадастр эшләре нигезендә акт тапшырырга тиешле булган. Хәзер кадастр исәбеннән төшерү һәм күчемсез милеккә хокукны туктату өчен кадастр эшләре башкару кирәкми. Хакимият органнары вәкилләре урынны, ягъни җимерелгән күчемсез милекне карап, акт кына төзи, моның өчен түләү алынмый. 

Күчемсез милеккә “диагноз” 
 “Роскадастр”ның Татарстан буенча филиалы директоры Артем Костин сөйләгәнчә, хәзер чит кешеләр дә һәм өлешле төзелеш оешмасы да Күчемсез милекне бердәм дәүләт теркәвеннән (ЕГРН) күчемсез милек хуҗасы турында белешмә сората ала. 

— Элек нотариуслар да яңа ачыкланган варисларга ЕГРНнан белешмә соратырга хокуклы түгел иде. Хәзер алар да билгеләнелгән формада белешмә соратып ала. Быелның 9 аенда 3 миллионнан артык мөрәҗәгатькә җавап бирелде, – диде Артем Костин.

Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин республикада хәрбиләргә ярдәм чаралары каралганлыгы турында хәбәр итте. 

– Хәрби хезмәттәге кешенең 3 һәм аннан күбрәк баласы булса, ул җир һәм күчемсез милек ташламаларыннан файдалана. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга муниципаль берәмлекләрдә бушлай җир кишәрлекләре бүлеп бирелә, – диде Фәнил Әһлиуллин. 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading