Әмма тырышкан табар, диләрме әле? Җиденче автомунча эшләргә керешкәннәр икән, димәк, куйган максатлары нык, авырлыклар алдында тез чүкмиләр.
– Без ул егетләр алдында бурычлы. Алар анда кан койганда, безнең түшәмгә төкереп ятарга хакыбыз юк. Рәхмәт, хатыннарыбыз да аңлый. Иртәнге сәгать җидедән шушында килеп җитәбез, кичке сәгать сигезенчеләр китмичә берәү дә кайту ягын уйламый. Кайчагында, алгы сызыкка ярдәм төяп озаткач, берәр атна ял итәрбез дип килешәбез. Кая ул, икенче көнне үк берәм-берәм килеп җитәбез, – ди Сергей Петров.
Сватово, Херсон юлын инде күз йомып та барырлар шикелле. Араларында Фәннүр ике арадагы юлны таптый торгач, түзмәгән, контракт төзеп, алгы сызыкка киткән.
– И, җаныкайларым, килдегезме, дип ул каршы ала безне. Үзенең күзеннән мөлдер-мөлдер яшь ага, сагына инде. Әмма сер бирми, ирлек бурычын без үтәргә тиеш. Егетләргә рәхмәт, әйтәм бит, берсенең дә күңелләре төшенке түгел, сугышчан рухлары нык. Яраткан ризыклары бәрәңге, әй сагыналар да инде. Алдагы баруда, берешеп беткән бәрәңге алып килгәннәр. Кыенсынып булса да төядек, илтмәсәк кеше тырышлыгы, дидек. Барып җиткәч, оялып кына әйттек. Әй, сөенделәр, кулга да тимәде, бүлешеп алып та бетерделәр. Без бер генә ноктага бушатабыз, үзләре бүлеп, тиеш җирләргә илтәләр. Токмачтан бизделәр, аны пешерер өчен учак ягарга кирәк. Төтен исе – үзе хәвеф, дигәндәй. Тушенка ашап та туялар. Көн дә бер ризыкны үзебезнең дә ашыйсыбыз килми. Егетләребезнең азыкларын бик төрләндерәсе килә дә.. Берсендә Кукмара лимонады төяп бардык. Бушатканда бер егет бөтерелә, сизәм, Кукмараныкыдыр бу мин әйтәм. “Берсен генә эчим әле, тәме бик сагындырды”, – ди. Ал димен, аның куануы! Читтә туган җир кадере арткан кебек, сый-нигьмәтнең дә тәме тансыклана бит, – ди Радик әфәнде.

Кукмара халкына рәхмәтле алар, көннәр буена халыктан җыелган азык-төлек, кием-салым, гигиена кирәк-яраклары – барысына да ихтыяҗ зур. Егетләргә һәммәсе дә кирәкле. Киемнәр еш ертыла, юыну кытлыгы да юк түгел.
– Барган саен күрәбез, без җибәргән беренче мунча әле дә исән! Көненә 25-45 хәрби юына икән. Куак астына куеп, өстен ятьмә белән каплаганнар. Кайчагында безгә исләре китә, иске машиналарны ничек алып барып җиткерәсез, диләр. Юлда ватыла анысы, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән ярдәмчел кешесе дә очрап тора, төзәтәбез. Иң мөһиме, алып барып җиткерү, бер илтеп куйгач тора бит ул, аны күчереп йөрмиләр, – ди Сергей Петров. – Сыгылырлык итеп төялгән зур йөк машиналарын озатканда күңелгә курку оялый, соңгысында ватылганнар. Озата баручы машина гына җибәрер идек, акча юк. Рәхмәт, район хакимияте һәр сәфәребезгә 130 мең акча бүлеп бирә, алар да сүлпәнләнә төште әле. Без дә үз көчебез белән генә ул кадәр акчаны җыеп бетерә алмыйбыз. Юнәткәне дә автомунча ясауга, төзелеш кирәк-яралкары сатып алуга китеп бара. Әле ярый, арабызда эшмәкәр егетләребез бар, аларның юмартлыгы күп кыенлыктан коткара.
Мәктәп укучылары, Янил авылындагы агрокөллият студентлары көче белән ясалган шәмнәр ясаулары өчен икеләтә рәхмәтле алар. 300 килограмм шәм сатып алу өчен дә 30 мең сум акча кирәк. Әйе, кирәк тә кирәк. Менә шушы кирәклекне өлкән вә урта буын бар мохтаҗлыгы белән аңласа да, яшьләр күңелендә икенчерәк уй бөрелүенә дә көенәләр.
– Хезмәт хакы алалар бит, дип авызны томалыйсылары килә. Карталарында акчалары ятып торадыр да, тик анда бит сатып алырга кибетләр юк. Ашарга алырга дип бер дивизия хәрбиләре ерактагы кибеткә чыгып китә алмый. Аларның хәле – үлем белән яшәү арасында. Үлем зәхмәтенә ирек бирмик, яшәү куәтенә утын өстик, – ди Фәнис Кәримуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар