- Машинаның әлегә кадәр нинди максатларда кулланылуына игътибар итәргә кирәкме?
- Әлбәттә. Бәлки хуҗасы аның белән бакчага гына йөргәндер. Бәлки көне-төне чапкандыр. Аннан соң тимер атның кайда торуы белән дә кызыксыну мөһим. Ул гаражда торганмы, әллә урамдамы? Сатучыдан яки машина хуҗасыннан машина нинди ремонтлар үткәнен, кайсы детальләре алышынуын да сорарга кирәк. Машина торган урынга карагыз - астан нинди дә булса сыеклык акмаганмы? Двигатель чиста булырга тиеш. Әгәр ул ялтырый икән, димәк, сатарга куяр алдыннан тиз генә юганнар. Теләсә нинди изолента, тимерчыбык сезне шикләндерергә тиеш. Ременьне карагыз, эштән чыккан ремень, кагыйдә буларак, агара, анда арматура җепләре күренә. Төтеннең төсен күзәтегез. Ак төс мотор җылынуга ук бетәргә тиеш (әгәр көн җылы, коры икән), бетмәсә - моторда цилиндр блогы белән проблемаларга ишарә, кара төс двигательнең көйләнү көтүен сөйли, ә зәңгәр төс - җитди ремонт кирәк дигән сүз. Амортизатор халәтен машинаның һәр почмагын кискен селкетеп карарга мөмкин. Әгәр бер генә тирбәнү хәрәкәте ясаса да, амортизатор алыштыру көтә. Фара, поворотник, стоп-сигнал, артка таба йөрү сигналларын карагыз. Рульнең люфтына игътибар итегез. Тормозга баскач, машинаны кырыйга бәрмиме, чит авазлар ишетелмиме? Моны да җентекләп карарга кирәк.
- Инде машина белән танышып чыктык, ди. Тимер атның үзе белән нинди документлары булырга тиеш?
- Төп документ - сату-алу турындагы килешү кәгазе. Анда автомобильнең маркасы, төсе, чыгарылган елы, техник характеристикалары күрсәтелергә тиеш. Моннан тыш, документта сатып алучы түлисе акча суммасы, кайчанга кадәр түләргә тиешлек срогы, машинаның үз документлары күрсәтелә. Әлеге килешүгә кушымта булып милек сату-алу буенча акт беркетелә. Монда автомобильнең кулдан-кулга күчү факты, саткан вакыттагы физик халәте әйтелә, сатып алганнан соң ике як та бер-берсенә дәгъва белдермәү шарты языла. Өченче документ булып акча алу турындагы расписка санала. Расписка шаһитлар алдында язылса яхшы. ПТСны (техник чараның паспортын) сатучы автомобиль белән бергә бирә.
- Барыбер бер белмәгән кешедән машина сатып алырга шикләндерә бит әле...
- Автомобильне кешедән ышаныч кәгазе белән генә алмагыз, хәтта бу нотариаль ышаныч кәгазе булса да. Машина алганда ПТС оригиналь булырга тиеш. Аның копиясен генә тәкъдим итү автомобильнең залог чыганагы булырга мөмкинлеге турында сөйли. ПТСны игътибар белән карагыз, анда машинаның ничә хуҗа алыштыруын гына түгел, ул хуҗага ничә ел хезмәт итүе турында да белергә була. Әгәр хуҗалар еш алышынган икән, уйланырга җирлек бар. Моннан тыш, ПТСта күрсәтелгән номер белән машина детальләренең номерларын чагыштыру да комачау итми.
Белеп тор!
Арзан бәя, машинаның чыккан елына кызыгып, 90 процент сатып алучы машина алганда аны ныклап тикшерми. Икенчел базарда сатылучы машинаның 25 проценты бер айдан соң ук ныклы ремонтка керә. Ешрак машинаның ЛКПсында (лако-красочное покрытие) яшерен дефектлар күренә башлый икән.
Дамир Бәдриев фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар