16+

Кулга кергән ялган акчаны исәп-хисап өчен куллану – җинаять эшләүдән санала

Каршыгызга елап килсәләр дә, әллә нинди кызыктыргыч тәкъдимнәр әйтсәләр дә урамда акча алмаштырмагыз. "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә хокук сакчылары әнә шундый кисәтү ясады.

Кулга кергән ялган акчаны исәп-хисап өчен куллану – җинаять эшләүдән санала

Каршыгызга елап килсәләр дә, әллә нинди кызыктыргыч тәкъдимнәр әйтсәләр дә урамда акча алмаштырмагыз. "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә хокук сакчылары әнә шундый кисәтү ясады.


- Россиядә генә түгел, чит илләргә туристлык сәяхәтләре вакытында да бу кагыйдәне онытмагыз. Сезгә ялган акча тоттырып китүләре ихтимал, ә моның ахыры бик күңелсез тәмамланырга мөмкин,-ди Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәре Илгиз Әминов.

Ялган акча ясаган, аны саклаган, ялган акча белән исәп-хисап үткәргән өчен Россиядә кеше 16 яшьтән үк җинаять җаваплылыгына тартыла. Бу төр җинаять өчен 5 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм бер миллион сумга кадәр административ штраф каралган.

Казанда быел ялган акча белән исәп-хисап ясауның 81 очрагы теркәлгән. Алтмыш дүрт берәмлек 5000 сумлык, тугыз берәмлек 1000 сумлык һәм бер 500 сумлык акча әйләнештән алынган. Аеруча 5000 сумлыкларга карата сак булу сорала. Узган ел Казанда 337 берәмлек 5000 сумлык ялган акча фаш ителгән.

- Ялган акчалар безгә Мәскәү өлкәсеннән килеп эләгә. Быелның мартында Чиләбедән 24 яшьлек һәм Ноябрьскийдан 21 яшьлек ике кеше Казанда ялган "бишмеңлек"ләр тараткан,- дип сөйләде Илгиз Әминов. - Алар кәрәзле телефон, башка сәүдә кибетләрендә азык-төлек, чәчәкләр сатып алганда ялган акчалар белән түләгәннәр. Әлеге җинаятьчеләр Чиләбе шәһәрендә кулга алындылар.
Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең эксперт-криминалистика бүлеге эксперты Наталья Мезенцева 2004 елгы чыгарылыш акчаларга сак булырга киңәш итте.

- Ялган акчалар күбрәк шушы ел чыгарылышында ясала,- диде Наталья Мезенцева. - 2010 ел чыгарылышыннан республикада әлегә бер берәмлек тә ялган акча фаш ителмәде. Чөнки, 2010 ел чыгарылышындагы 500, 1000 һәм 5000 сумлык акча берәмлекләре көчәйтелгән сакланыш элементлары кулланып эшләнгән. Аларны кул астындагы аппаратлар белән өй шартларында ясау, гомумән, мөмкин түгел.

Ялган акча белән исәп-хисап үткәрүләр күбрәк: базарларда, кәрәзле элемтә салоннарында, сәүдә киоскларында, тиз туклану рестораннарында очрый.

Исеңдә тот!

- таныш булмаган кешеләргә акча ваклап бирмәгез;

- күчемсез милек яки автомобиль сатудан алачак зур күләмдәге акчаны башта банкта тикшертегез;

- чит илдә урамда валюта алмаштырмагыз;

- кулыгызга ялган акча кергәнлеген сизсәгез, аны исәп-хисап үткәреп, җибәрергә тырышмагыз, бу инде җинаять эшләүгә санала, шунда ук полициягә мөрәҗәгать итегез;

- базарда әйбер сатып алганда, кайтарып бирелүче акчаларны игътибар белән тикшерегез;

- банкоматтан акча чыгартып алганда банкоматның чегын ташламагыз, ә билгеле бер вакыт саклагыз.

Ялган акча белән эш йөртергә җыенучыларны сизеп алсагыз "02" телефоны аша кичекмәстән полициягә хәбәр бирегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading