16+

Кулга-кул тотынышып, 16 ел

Уналтынчы тапкыр җылылык һәм хис-кичерешләр мохитенә чуму – “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар” фестивален оештыручылар, аңа шулай бәяләмә бирә.

Кулга-кул тотынышып, 16 ел

Уналтынчы тапкыр җылылык һәм хис-кичерешләр мохитенә чуму – “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар” фестивален оештыручылар, аңа шулай бәяләмә бирә.

2008 елдан башлап, бу чара сәламәтлеге чикле балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм күрсәтү максатларын күздә тотып үткәрелә. Быел да 19 декабрь көнне Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортында үзенчәлекле балалар һәм олыларның иҗат җимешләрен күрергә мөмкин булачак. Шулай ук бу көнне аларның хыялларын да тормышка ашырырга тырышачаклар.

Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов сүзләренчә, элегрәк бу балалар фестивале булса, хәзер инде мондый чикләүләр юк. Фестиваль катнашучылары үсеп буйга җитсә дә, аннан аерылмый – үз сәләтләрен күрсәтүен дәвам итә. Катнашучылар саны да арта бара, район күләмендәге чарадан ул республикакүләмгә әверелә, хәзер инде Россиянең башка төбәкләреннән дә катнашучылар кушыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, фестивальне үткәрү елларында анда катнашучы учреждениеләр саны 3тән 33 кә кадәр арткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading