16+

Кыш бабайдан балалар айфон, энциклопедия, уенчыклар сораса, ир-атлар үзләренә - хатын, ә кызлар ир сорый икән

Соңгы елларда Татарстанга туристлар җәлеп итү, туризм мөмкинлекләрен арттыру буенча зур эшләр башкарыла. Бу эштән республика районнары да читтә калмый. Авыл җирлекләрендә бигрәк тә этнографик һәм экотуризм популярлаша башлады. Төрледән-төрле туристлык маршрутлары пәйда булды.

  Кыш бабайдан балалар айфон, энциклопедия, уенчыклар сораса, ир-атлар үзләренә - хатын, ә кызлар ир сорый икән

Соңгы елларда Татарстанга туристлар җәлеп итү, туризм мөмкинлекләрен арттыру буенча зур эшләр башкарыла. Бу эштән республика районнары да читтә калмый. Авыл җирлекләрендә бигрәк тә этнографик һәм экотуризм популярлаша башлады. Төрледән-төрле туристлык маршрутлары пәйда булды.

Арча районында да бу эшкә ныклап керешкәннәр. Күптән түгел анда Туризм һәм кунакчыллык үзәге оешкан. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин сүзләренчә, алар алдында, яңа туристлык маршрутлары белән, халыкара масштабка чыгу бурычы тора.

- Каенсар авылындагы агротуристлык комплексына, Балыкчылар авылына, Әлифба музеена, "Казан арты" музеена кунаклар күп килә. Тукай-Кырлай турында әйткән дә юк инде. Әмма без болар белән генә чикләнергә уйламыйбыз. Ел әйләнәсе эшли торган, шул ук вакытта кесәгә дә сукмый торган маршрутлар булдыру турында уйланабыз. Безнең Арча районыннан 40 язучы чыккан, атаклы мәдрәсәләребез булган. Туристларга аларны да күрсәтү, тәкъдим итү нияте бар. Кушлавыч авылын таныту буенча да зур эшләр көтелә. Җәяүле туризмны да торгызмакчы булабыз. Сәнәгать туризмы да кызыклы булачак. Элеккеге Казанбаш аэродромын да күз уңыннан ычкындырмыйбыз, анда экстремаль спорт белән шөгыльләнеп булачак. Республика буенча иң матур Сабан туе бездә үтә, аны да вакыйга туризмы буларак куллану планы бар, - диде ул район белән танышырга кайткан журналистларга.

Туризм һәм кунакчыллык үзәге Яңа Кырлай авылында урнашкан Тукай әдәби-мемориаль комплексы базасында "Тукай ягы" дип аталган мәдәни-агарту проектын әзерләгән, ул ел дәвамында эшләр дип уйланыла.

- Кышын "Ак Бабай йорты"на тылсымлы сәяхәт", яз көннәрендә "Язгы уяну яки Шүрәле ешлыгында маҗара», җәен "Сабан бәйрәме - Тукай ягында Сабан туе", көзен "Көнне калдырдың - уңышны югалттың яки Батырның гыйбрәтле хикәяләре" дип аталган программалар эшләнгән. Һәр программа кысаларында еллык фестивальләр, квестлар, тематик кичке мәдәни-күңел ачу-шоу, кинолар күрсәтү һәм төрле мастер-класслар үткәрү планлаштырыла, - дип сөйләде Туризм һәм кунакчыллык үзәге җитәкчесе Лиана Калинина.

Тукайның юл чемоданы табылган

Арча районына килгән кеше "Казан арты" тарих-этнография музеена керми китми. 2009 елда ачылган музейда экспозицияләр дүрт залда урнашкан, анда 15514 данә предмет саклана. "Борынгы Арча", "Хан диваны", "Арча кенәзләре", "Арча даругасы", "Мәдрәсә һәм татар мәгърифәтчеләре", "Арча кирмәне", "Татар крестьянының хуҗалыгы", "Зәркәнче", "Чыпта сугучы", "Читекченең интерактив почмагы", "Мещан йорты", "Сабан туе", "Совет мәктәбе", "Арча төбәге Бөек Ватан сугышы елларында", "Традицион татар йорты" һәм башка бүлекләрдә кызыклы экспонатлар бик күп. Күптән түгел генә Тукайның шәхси әйберләреннән тагын бер экспонат табылган. Музей директоры Ришат Камалов сүзләренчә, шагыйрьнең юл чемоданын Әтнә районының Каенсар авылыннан табып алганнар.

- Тукай, армиягә каралырга дип, шунда хәрби комиссариатка кайта, әмма аны, күзенә ак төшү сәбәпле, хәрби хезмәткә алмыйлар. Шунда юл чемоданын калдырып китә. Аның чыннан да Тукайныкы булу-булмавын белер өчен тарихи документларны өйрәндек, автобиографик әсәрендә дә ул юл кәрҗине турында искә ала. Чемодан шул чорларга туры килә, - диде ул.
Музейның тагын бер кызыклы экспонаты - уналтынчы гасыр читеге. Ул Татарстанда сакланган иң борынгы читек санала.



- Читекне Милли музейдан да сорадылар, әмма без аны беркемгә дә бирмибез. Бик сирәк очрый торган кыйммәтле экспонат үзебезгә дә кирәк, - ди Ришат әфәнде.
Музейда саклана торган, дөньяда тиңе булмаган күн мозаика да бик борынгы икән.

Күпләр әле белмидер дә, атаклы опера җырчысы Федор Шаляпин Арчада да яшәп алган. Әтисе аны, һөнәргә өйрәнсен дип, Арчага җибәрә. Федор анда нибары өч ай яшәп кала. Һөнәр училищесында ул башмак һәм китап тышлары тегәргә өйрәнә. Әнисе авырып киткәч, кире Казанга кайта. Монда әтисе мәҗбүр иткәнгә генә яшәгәнгәдер инде, үзенең истәлекләренә Арчаны «дөньядагы иң пычрак шәһәр» дип язып калдыра.
Музейда совет юлбашчыларының фотолары эленгән. Ришат Камалов әйтүенчә, аларның Арча төбәге белән бәйләнеше юк, әмма тарих тарих булып кала. Балалар музейга килгәч, алардан Ленинның кем икәнен сораганнар. Шунда бер малай, күрше авылның мәктәп директоры, дип җавап биргән.

Арча төбәге Сабан туйлары белән дә атаклы. Елның-елында анда дәүләт җитәкчеләре, чит илләрдән килүче рәсми кунаклар бәйрәм итә. Ельцинның чүлмәк ваткан таягы да музейда саклана. Чүлмәкне ватар өчен күзен каплап бәйләгән яшел төстәге тукыманы махсус үтәкүренмәле итеп эшләгәннәр икән. Әлеге тасма да биредә.

Кыш бабайга хатларны Америкадан да язалар

Кышкы чорда Кырлайдагы Тукай музеенда Кыш бабай яшәп ала. Төгәлрәге, анда аның резиденциясе урнашкан. 2009 елдан бирле эшләүче резиденциягә килүчеләрнең саны артканнан-арта бара. Узган елны биредә биш мең кеше булган. Кыш бабай йортына кунаклар декабрь башында ук килә башлый. Монда алар өчен ике сәгатьлек программа каралган. Балалар убырлы карчык, Шүрәле, җеннәр, Таһир һәм Зөһрә белән күңел ача, курчак театры карый.



Кыш бабай резиденциясе директоры Юлия Таланова сүзләренчә, Кыш бабай кунакларны кабул итеп кенә калмыйча, дөньяның төрле читеннән юлланган хатларга җаваплар да яза. Ул безгә соңгы берничә көндә алынган утызлап хатны күрсәтте. Араларында, Мәскәү, Курск, Петербургтан кала, Канада, Япония, Американың Флорида штатыннан килгәннәре дә бар. Кыш бабайдан балалар айфон, энциклопедия, уенчыклар, таудан шуа торган күлмәк (!) сораса, ир-атлар үзләренә - хатын, ә кызлар ир сорый икән.
- Хәтта яңа теш сораучы да булды. Диссертацияне уңышлы гына якласам иде, балам исән-сау туса иде дигән теләкләрен дә язалар. Хатларның 80 проценты теләкләрдән тора. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: балалар дөньяда тынычлык булсын, балалар ятим үсмәсеннәр иде дип тели. Миңа берни дә кирәкми, әти-әнием исән-сау булсыннар иде дигән хатларны укыганда, күзләргә яшьләр килә. Мунча керергә, себерке белән парланып утырырга кунакка да чакыралар, - ди Кыш бабай.



Быел Кыш бабайны Находкадан килгән хат гаҗәпләндергән.
- Денис Романов исемле малай хатын саф татар телендә язган иде, - ди ул. Быел Кыш бабай үзе дә татарча сөйләшергә өйрәнгән. Ә менә кунакларны, нишләптер, зур итеп "ике телдә" язылган «Резиденция Деда Мороза» белән «Резиденция Кыш бабая» дигән язулар каршы ала.
Яңа елны ниндидер могҗиза, хыяллар белән каршы аласың. Кыш бабайның үзенең дә бик зур хыялы бар. Ул, балаларны кабул итәр өчен, Тукай музеен арендалап торырга мәҗбүр. Ә аның ел әйләнәсендә эшли торган үз резиденциясен ачасы килә икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading