Кытайда моның өчен үлем җәзасы, ә бездә?
Кытайда рәшвәтчелектә гаепләнелгән кешеләргә үлем җәзасы да кулланыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кытайда рәшвәтчелектә гаепләнелгән кешеләргә үлем җәзасы да кулланыла.
- Егерме ел элек Кытайга командировкага баргач, коточкыч күренешкә тап булган идек. Мәйданда халык каршында ике кешене асып үтерделәр. Тәрҗемәче безгә "ришвәтчеләр - алар" дип аңлатты. Күпме вакыт узды, ләкин һаман тетрәнеп искә төшерәм. Бәлки, бездә дә законнарны кырысландырырга кирәктер?! Ришвәтчелек ул ил гәүдәсендәге "яман шеш". Бу авыруның тамырын корытмасаң, ни белән тәмамланганың беләсез, - диде Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы президенты Людмила Дмитриевская.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) башлангычында 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Мексиканың Мерида шәһәрендә 2003 елда нәкъ шул көнне узган конференциядә БМОның коррупциягә каршы көрәш Конвенциясе кабул ителгән. Йөз ил арасында Россия беренчеләрдән булып Конвенциягә имза куйган. Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә әлеге дата уңаеннан оештырылган "түгәрәк өстәл"дә Людмила Дмитриевская үзенең сүзләре белән сикәндереп җибәрде.
"Российский государственный университет правосудия" федераль мәгариф учреждениесенең Казан филиалы доценты Марат Нәфыйков ришвәтчелеккә каршы пропаганданы яшьтән үк алып барырга кирәк дигән фикерне алга сөрде. "Республиканың хокук хөкеме органнарында югары дәрәҗәдәге берәүнең баласы университетта, хәтта, доцентлар белән әрепләшә. Мондый тәккәбер студентларны, кодрәтемнән килсә, универститеттан куар идем, чөнки андыйлардан үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар-ришвәтчеләр генә чыгачак", - дип шикләнде ул.
- Хезмәт биографиясендә ришвәтчелеккә бәйле таплары булган 18 кешене эшкә кабул итмәдек быел. Кадрларны тикшереп торабыз, - диде Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов.
Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш буенча законнарның үтәлешенә күзәтчелек бүлеге прокуроры Марат Шрша сөйләгәнчә, быел республикадагы 16 мең норматив акт тикшерелгән, коррупциягә җирлек тудырганы өчен 800 норматив акт кабаттан эшләтелгән яки кимчелекләр бетерттерелгән.
Татарстан Республикасы Пезидентының коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов ришвәтчелеккә каршы көрәштә җәмәгатьчелекнең дә активлыгы зарурлыгын искәртте.
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Виктор Демидов, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләренең үзара тәҗрибә уртаклашып, җәмгыятьтәге ришвәтчелек гамәлләренә каршы бергәләшеп көрәшүләре бик мөһим, дип "түгәрәк өстәл" артында сөйләшүгә йомгак ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар