Монда килгәч, минем бөтен тормышым үзгәрде: татарларны күрдем, татар телендә сөйләштем. Россия белән Кытай арасында аермалар күп икәнен күрдем. Безнең Кытайда кешеләр бик күп. Мин шәһәрне яратмыйм, авылда әйбәт. Ә монда - шундый матур кала, гүзәл кала. Факультет сайлар вакыт җиткәч, мин үз телемне өйрәнер өчен татар филологиясен сайладым. Монда татар тарихын өйрәтәләр, татар телендә лекцияләр укыйлар, мин канәгать.
- Бүтән илгә күченгәч, телнең чит булуы ят әйбер. Тормыш та бүтән, кешесе дә, - ди Сайфхан.
Аның фикеренчә, Казан татарлары үзләренең мөмкинчелекләрен тиешле дәрәҗәдә кулланмый.
- Кытайдагы татарларның мондагы татарлар кебек телне өйрәнү мөмкинчелеге булса, алар инде күптән шагыйрь булган булыр иде, - ди ул.
Татарлык
Кытай Халык Республикасында биш меңләп татар исәпләнә. Кытайда яшәүче татарлар бигрәк тә Голҗа, Өремче, Чүгүчәк, Алтай шәһәрләрендә күпләп яши. Алар, бер-берсе белән тыгыз аралашып, Сабан туйлары оештырып, якшәмбе татар мәктәпләре ачып һәм башка ысуллар белән ана телен саклап калырга омтыла.
Соңгы елларда Татарстан хөкүмәте тырышлыгы белән Кытайдагы татарларга республика уку йортларында уку мөмкинлеге тудырылды. 2008 елдан башлап дистәләгән студент Татарстан уку йортларына укырга керә. «Кайда гына тусак та, бит-йөзебез нинди булса да, бездә бер кан - татар каны ага. Бары тик бердәм булып кына татар үз киләчәген үзе төзи алыр», - дигән фикер белдерде кытай татарлары.
Комментарийлар