Флюра апа эт белән мәчеләрне инде биш ел ашата. Шул вакыт аралыгында 250 мәчене урнаштырган. Этләрне урнаштырырга элек хәйрия приютлары ярдәм итсә, октябрь аеннан бирле үзе генә шөгыльләнә. Сигез ай эчендә егерме эткә хуҗа тапкан.
- Хәзер кешеләр хайваннарга бик битараф. Подъезд төбендә карчыклар җыелышып гайбәт сатып утырырга ярата, ишегалдында йөргән хуҗасыз мәчеләргә ник берсе берәр кисәк ризык алып чыгып ашатсын. Аларның да кешеләр кебек ашыйсылары килә, алар да авырый, алар да ярдәмгә мохтаҗ. Тиз ышанучаннар, тугрылар. Мин үзем Казан кызы. Күп еллар Коми Республикасында яшәдем, пенсиягә чыккач, монда кайттык. Озак вакыт тикшерү идарәсендә җитәкче урыннарда эшләдем. Күчемсез милек белән бәйле эшләрне күп карарга туры килде. Милек өчен кешеләр бер-берсен ашарга әзерләр, этләрдән дә яманраклар. Ана - баласын, бала анасын белми. Менә минем бер этем бар. Чүплеккә килеп бераз гына туклана да тапкан ризыгының калган өлешен урманга балаларына ташый. Шул этләргә карап та гыйбрәт алырга кирәк безгә. Ә миһербансыз кешеләр аларны аталар. Этләр ач булганга усаллана. Тук булганда, беркемгә дә ташланмыйлар, - ди мәрхәмәтле Флюра апа.
Ашату дигәннән, мәче белән этләр өчен ризыкны һәркөнне унбиш литрлы кәстрүлдә пешерә. Аны урамда кешеләр азайгач, кичке сәгать сигезләрдә генә алып барып ашата. Этләре янына барып кайту ике-өч сәгать вакытын ала. Алар хакына һәркөн сигез-ун чакрым юл үтәргә туры килүен дә истә тотсаң, Флюра апа, чыннан да, олы йөрәкле кеше икән дисең. Йөз эте бар дигән хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвенә мин сөендем генә. Аның кадәр эткә ризыкны шулай кадерләп пешереп, аны ике кулыңа тотып унар чакрым ара үтеп йөри торган булсаң, аягыңны сузарга гына кала.
Комментарийлар