16+

«Өлкәннәр бездән тәмле сүз көтә»

Күзгә артыгын бәрелмичә, тыныч кына үз эшләрен намус белән башкаручы һөнәр ияләре була. Әнә шундыйлар рәтенә социаль хезмәткәрләрне дә кертергә мөмкин.

«Өлкәннәр бездән тәмле сүз көтә»

Күзгә артыгын бәрелмичә, тыныч кына үз эшләрен намус белән башкаручы һөнәр ияләре була. Әнә шундыйлар рәтенә социаль хезмәткәрләрне дә кертергә мөмкин.

Ялгыз карт-коры, авыру инвалидларның йорт эшләрендәге иң беренче ярдәмчеләре дә, сердәшче-киңәшчеләре дә алар. Казанның Авиатөзелеш районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 22 ел эшләүче Ирина Пименованың да гаиләсе ишле - ул 13 кешегә ярдәм итә. Шуларның иң өлкәненә 91 яшь булса, иң яшенә - I группа инвалид ир-атка - 48 яшь. Ирина Юрьевна, кирәк икән, ашарга хәстәрли, өйләрен җыештыра, кибеткә, даруханәгә бара, түләүләрен түли, кан басымнарын үлчи, табиб чакырта, хәтта уколын ясарга да тартынып тормый.

- Без картлар һәм инвалидлар белән эшлибез, ә аларга аеруча зур игътибар һәм ягымлы йөз, тәмле сүз кирәк. Без исә аларның һәрберсенә тел ачкычлары табабыз. Берничә ел яннарына килеп йөргәч, мине якын туганнары кебек каршы алалар. Әмма якын кешегә әйләнгәч, таләпләр дә арта. Картлар бит алар сабый бала кебек. Менә, мәсәлән, гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән бер әбием бар. Холкы бик үзенчәлекле. Кызуланып, ачуланып ата да, аннан соң суына, гафу үтенә. Шул вакытта каты бәрелмичә, сүз дәшми генә түзәргә туры килә. Әмма мин үз тормышымны алардан башка күз алдына китерә алмыйм инде. Барысына да ияләшенгән. Кызым мине кайвакыт: «Син ул әби-бабайларыңны безгә караганда да яхшырак беләсең», - дип, шаярту катыш шелтәләп ала, - ди Ирина Юрьевна.

- 22 ел дәвамында социаль хезмәткәр булып эшләр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк соң? - дим мин дә, сөйләшүне дәвам итеп.

- Безнең эш зур җаваплылык, игътибарлылык һәм төгәллек таләп итә. Озаграк килми торсаң, картларның кәефләре төшә, борчыла башлыйлар. 20 ел дәвамында хезмәт күрсәткән бер әбием бар иде. 91 яше тулгач, балалары үз яннарына алды. Аңа бик ияләшкән идем, - ди яңа танышым.
Ирина Пименованың эше картларның йорт ишекләрен ябып чыгу белән генә бетми әле. Калганы өенә ияреп кайта.

- Картларның гына түгел, аларның туганнарының да телефон номерлары бар миндә, чөнки ул-бу була калганда, өлкәннәр һәрвакыт диярлек беренче чиратта миңа шалтыраталар. Шундый вакытта нәрсә эшләргә кирәклеген туганнары белән бергәләп хәл итәбез. Бер клиентым, мәсәлән, һәр кич шалтыратып, тыныч йокы теләвемне үтенә. Балалары Мәскәүдә яши, үлеп китәрмен дә беркем белми калыр, дип курка. Шул рәвешле, исәнлеген белгертәсе килә. Шулай да мин картларны япа-ялгызлар дип әйтмәс иде. Алар бик аралашучан халык. Һәрберсенең телефоны бар. Ахирәтләре, чордашлары, күршеләре белән аралашалар, - ди ул.
Озак еллар дәвамында өлкәннәребезгә ярдәм итеп килгән, аларның тормышларын якыннан белгән, нинди проблемалар борчыганын кешедән ишетеп кенә түгел, ә үз күзләре белән күргән кеше буларак, Ирина Пименованың башкаларга җиткерәсе теләкләре дә бар.

- Туганнары да картларга игътибарлырак булсыннар иде. Без аларга ярдәм итүче генә булырга тиеш. Әмма күп вакыт киресенчә кабул ителә. Менә шул күренеш күңелне бик әрнетә, - ди ул.

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәкләре республиканың һәр районында бар. Аларда өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлекләре дә эшли. Агымдагы елның беренче кварталында мондый хезмәттән 15 мең кеше файдаланган, шуларның 1,8 меңе Казанда яши. Апрель башында яңартылган статистика мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта 14 мең кешегә социаль хезмәт күрсәтелә, шуларның якынча 1,7 меңе башкалада яши.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading