16+

“Әллә соң тәрбиягә бала алыйкмы?” – диешә алар. Тәвәккәлли торгач...

Умарта күче берни түгел!.. 12 ятим бала кайнашкан йорт эче мәш килә. Берсеннән берсе кече, һәрберсенең үз хаҗәте, кайсының ашыйсы килә, кайсының эчәсе. Кемдер туңдырма сорый, кемдер кәнфит сайлый. Берсе ишегалдында таган атынып туймаган, икенчесе елап кергән. Түзгән хуҗаларга рәхмәт!.. 

“Әллә соң тәрбиягә бала алыйкмы?” – диешә алар. Тәвәккәлли торгач...

Умарта күче берни түгел!.. 12 ятим бала кайнашкан йорт эче мәш килә. Берсеннән берсе кече, һәрберсенең үз хаҗәте, кайсының ашыйсы килә, кайсының эчәсе. Кемдер туңдырма сорый, кемдер кәнфит сайлый. Берсе ишегалдында таган атынып туймаган, икенчесе елап кергән. Түзгән хуҗаларга рәхмәт!.. 

Үзләренеке буй җитеп, канат очыргач: “Әллә соң тәрбиягә бала алыйкмы?” – диешә алар. Тәвәккәлли торгач...

Моннан берничә ел элек Илфира ханым белән Ирек Камаловлар гаиләсендә булып, менә шундый яшәешләрен үз күзем белән күргән идем. Кабат кайттым. Балалар үскән. Җитлеккәннәре канат җилпегән. Илфира ханымның да чәчләренә көмеш сирпелгән, Ирек әфәнденең дә җилкәсендәге биштәре авырая төшкән – дөнья борчулары да сансыз, балалар мәшәкате дә җитәрлек... 

Мөслим районы Куәм авылында яшәүче гаиләнең зур йортында бүген 4 бала гына тәрбиядә дип исәпләнсә дә чынлыкта, күбесе әле дә биредә. Кайберләре үз нигезенә дип кунакка кайта. Беришләре китеп тә тормый – барыр җирләре юк. 

– Балалар дип яшибез. Үзебезнекеләр буй җитеп, яныбыздан таралгач, икәү генә күңелсез бит. “Әллә соң тәрбиягә бала алыйкмы? Икебезгә – бер юаныч!” – дип тәвәккәлләгән идек... Алабугадагы ятимнәр йортына барып кердек, безгә дип әзерләнгән, бишлегә генә укучы ике ир баланың куануын күрсәгез! 2010 ел бу. Теге ике баланы теземә утыртып сөйгәнче, бер кечкенә генә кыз йөгереп килеп аягыма сарылмасынмы! “Әти, алып кайтып кит мине моннан!” – дип өзгәләнә генә. Күтәреп алдым. Кечкенә генә. Алия!.. Болар гаиләдә өчәү икән – Айнур, Алена, Алия. Айнурга – 4, Алинәгә – 3, Алиягә 2 яшь!.. “Юк, без башка балаларны алырга килдек!” – дип әйтергә көчем җитмәде. Елый да елый, тынычландырып кына булмый!.. Ятимнәр йортында эшләүчеләрне аңлыйм, һәр бала көен көйләрлекме?! Алияне минем кулдан тартып алдылар. Күңел кузгалды, йөрәккә һаман да елап торадыр кебек. “Илфира, әллә шуларын алыйкмы? Икене үстердек ни, өчне ни... Бер тәлинкә ашны артыграк пешерә алмыйбызмы?.. Урын җитмиме?..” – дидем дә теге ике ир бала алдына барып та тезләндем. “Сез икегез дә бик матур! Сау-сәламәт!. Монда озак тормассыз. Без шушы гарипләрне алып китик. Алар берәүгә дә кирәкми...” – дидем. Елап калды мескенкәйләрем. Аларга хәзер 30 яшь тулыр иде... Өч гарип баланы аласыбызны белгәч: “Алар бит дүрт аякта йөриләр!.. Үз аякларына басмаячаклар. Ник кызыгасыз гарипләргә?” – дип бик аптырадылар. Кызгандык, аларны да кем дә булса яратырга тиеш. Үз әниләре 11 бала тапкан, өчесен без үстердек менә. “Бер атнага гына алып кайтыгыз, туйгач, китерерсез”, – диләр. Бала белән шаярмыйлар!.. Эт баласын да бер алып кайткач, кире куып чыгармыйсың, – дип сөйли Ирек әфәнде.

Һәр тереклек иясенә күркәм тәрбия кирәк! Гөлләргә дә, ишегалдында бөтерелгән эт, песиләргә дә. Кайтканда бер сүз татарча белмәгән сабыйларга бер-ике ай вакыт җитә – сатып җибәрәләр, йөгереп йөриләр!.. Дөрес, тәпи китсеннәр өчен тырышырга туры килә. Махсус күнекмәләр ясау өчен тренажерга кадәр сатып алалар. Гаилә башлыгы ияртеп йөгерергә керешә.

– Ул чакны 17 баш сыер-тана, атлар, меңнән артык кош-корт асрый идек. Үрдәк белән индоуткалар, ит чебиләрен ел саен 500 баш алып үстердек без. Казлар меңнән артык иде! Куяннар 300 баш. Шул кадәр терлекне без ул чакны бер атна эчендә бетердек, ышанасызмы?.. “Ирек белән Илфира балаларны терлекләрен, кош-кортларын каратыр өчен алганнар!” – дигән сүз ишеттерделәр. Йөрәкне кисте. Ачу чыкканлыгын белсәгез! – ди гаилә башлыгы. 

Тәрбиядә иң авыры – сүзне күңелгә үтәрлек итеп әйтү. Өлкәннәр берне сөйли, балалар икенче төрле эшли. Чисталык белән пөхтәлекне белмәүләре, әниләре тәртипләгән шкафтагы киемнәрнең астын өскә китерүләре... Өч бертуганның араларына кермәсәң, көннәр буе үзара талашу, сугышалары... Аларның аң-зиһеннәре икенче. 

– Үз әниләре Мамадыш районында яши. Эзләп таптык. Белешмә кирәк иде. Алама гына өй, ишегалдын җыештырмаган. Ишек шакыгач, тәрәзәдән ялт итеп кенә кечкенә бала карады. “Тагын бер бәхетсезе...” – мин әйтәм Иреккә. Килеп чыкты әниләре. Өсте-башы тузган. Ул өйдәге хикмәт. Шунда кортлап беткән сыер башы белән бозау аяклары тәгәрәп ята. Хайван тиреләрен идәнгә палас итеп җәйгән. Эшкәртелмәгәч алар бит сасыйлар. Бишектәге сабыйны юрганнарга төреп салган. Тагын өч баласы балалар бакчасында икән. Без аңа өч баласын тәрбиягә алучы әти-әни икәнлеген әйткәч: “Соң, алар үлмәделәр мени!?” – ди. Түләмәгән өчен газын өзгәннәр. Сумка тутырып балаларына күчтәнәчләр алып кергән идек, куанулары! – ди Илфира ханым. 

2010 елда Элина Виноградова исемле тагын бер кыз баланы тәрбиягә алалар. Аңа инде 13 яшь. 

– “Йодырык кадәрле генә бала бар. Аяклары челән. Берәү дә алмый. Бәлки сез?” – дигәч, опека бүлегенең сүзен атлап чыкмадык. Ике яшьлек, куян баласы кадәр генә. Кулдан куеп булмый, елый да елый. Чирле... Әнисе дә якташ. Балага 10 яшь тулгач, әнисе судка бирмәсенме!.. Кире алмакчы! Элинаны хөкемдар каршысына кертеп бастырдылар. “Мин аны белмим”, – ди балакай, үз әнисенә шаккатып караган. Хөкемдар да акыллы: “Балаңның туган көненә бер мәртәбә булса да бүләк китердеңме? Бәлки, килеп тә сине бала янына кертмәгәннәрдер?” – ди. “Килмәдем...” – диде. Ялганлады! Ике ахирәте белән килгән иде, өчесе дә исерек. Ничек кертик? Элина ун бала арасында да иң акыллысы, әти-әни җанлысы!.. Кызы бер дигән бит аның! Илфира янында кайнашуын күрсәгез, кабартма-пәрәмәч ясарга керешсә куна өстендә нәзек бармаклары биеп кенә тора! – ди Ирек әфәнде. 

2014 елда гаиләгә Попов Максим өстәлә. Анысы да берәүгә дә сыймаган ятим. 

– Чаллы егете. Үз әнисе исерек килеш, сигезенче каттан аска тондырган. Бәхетенә күрә, чүп савытына килеп төшкән, балакаем. Исән калган. 7 мәртәбә операция генә ясаганнар. Майлы, тозлы, артык баллы, ысланган ризыклар ашарга ярамый. Балалар тәмләп ашаганда, бүлеп калдырмадык: “Максим, чамалап аша яме!..” – дип кисәтәбез. Ашый инде балакаем... Әкерен генә ашый үзе. Алдында бер савыт конфет торсын, ашый да бетерә. Без бит азык-төлекне дә коробкалап алабыз. Берсендә кайтып кердем: “46, 47...” – дип Максим саный. Өстәл янына килеп карасам, алдына конфет кәгазен өеп куйган!.. Бер чынаяк чәй белән шул кадәр конфетны ашаган. Әле чәе калган!.. Орышмадым инде. Ашаган өчен балаларга сүз әйтмибез. Ул да коррекция мәктәбендә укыды. Башкортстанның Бакалы районындагы училищега укырга керттек. Укыттык. Чыгымнарын үзебез генә беләбез. Безнең яннан китәргә тиеш тә, 21 яшь аңа, кая барсын? Яныбызда, – ди Камаловлар.

2015 елның үз бәрәкәте иңә – Алия белән Вилия Мөфтиевалар, Олеся белән Аделина Овсяновалар өстәлә. Алиягә – 15, Вилиягә – 16 яшь, Олесяга – 12, Аделинага 4 яшь бүген. 

– Дүрт бертуган кызлар. Әле дә көлеп искә алабыз, кайтып кердек Аделина астын юешләткән. Колготкиен салып атты да, шуның сул ягын алмаштырып ашык-пошык киеп тә куйды. Ычкынган сәдәфләрен дөрес төймәли! 10 яшлек балалар киенә белмичә елап утыра, ә бу бала ут чыгара!.. Төрле әтидән туган балалар. Әниләре туры юлыннан язган... – дип сөйли Ирек әфәнде.
Ләкин, борынгылар сүзе хак. Бүре баласы барыбер урманга карый...

– Менә шушы дүрт кызның берсе – Алия дә бик акыллы кыз иде. Без аны балаларга гел үрнәк, дидек, хәтта үз фамилиясен Камалова итеп үзгәртергә, безнең йорттан кияүгә китәргә иде исәбе. Минзәләгә укытучылыкка укырга керттек. Тулай торакка урнаштырдык. Әнисе ияләшкән! Алия балакаем аңа ышанган. Бездән баш тартып, үз куллары белән гариза язган. Белгәч, бик үртәлдек. Әнисе килеп, бөтен акчасын урлап киткән. Берничә көн елап яткан да шалтыратты... “Ничәнче көн ашаганым юк. Әни дә алдады.. Мин ялгыштым, гафу итегез, килеп алыгыз”, – ди. Тагын кайгыга баттык. Әле бит барып та аны безгә бирмиләр, кануннар кырыс. Үз кулы белән язган гаризасы бар. Берзаман укытучысы шалтыратты. “Килеп алыгыз!.. Ул балагыз ачлыктан гына да түгел, елап үлә бугай”, – ди. Шуннан соң Казандагыларга чыктым. “Алиянең хәсрәтләнүенә түзә алмыйм. Алып кайтыйм ашатыйм, киендерим, мунча керсен, бездә ял итсен!.. Яшәренә акча биреп җибәрербез, ныгып китәр!” – дим. “Урлады дигән матдә чәпиләр. Гаепле буласыгыз киләме?” — диләр. Йөрәкнең өзгәләнүләре... Тарткалаша торгач, Казан ризалашты. Гариза барып яздым да, Мөслим җитәкчелегеннән дә рөхсәт алып, тулай торак төбенә барып бастым. “Күпме таптандың диген?.. Бирмиләр генә!.. Көчкә талап алдым. Егерме меңнән артык акчага киендердек. Ашарына биш меңләп акча бирдек, бер ялгансыз. Күпме ризыгын төяп, китереп куйдык. Әнисе каян ишеткәндер, икенче көнне килеп тагын суыткан!.. Тагын елап шалтыратты. Мине гомере буе милициядә эшләп тә, кызыл таныклыгым була торып та кайбер ишекләрдән үткәрмиләр!.. Ә исереккә кайда да яшел ут! Тулай торакка кергән бит. Аннары ул бала әбисенә елышкан. Анысы үз тәртибен аклап, сеңелләрен дә тартып алды. Балалар кечкенәдән безнең кулда үстеләр, әбине белмиләр, ачыргаланып еладылар инде киткәндә. Йөрәкләрнең мең җиреннән кан тама шул балалар өчен, – ди Ирек әфәнде. 

2019 ел гаиләне Муллакаева Нурзиләле итә. Унынчы бала! 2021 елда Сабина белән Розалина Садыйкова да алар куенына елыша. 

– Соңгылары 3 бертуган. Төпчекләре ике яшьлек, Казанда хастаханәдә ята иде. Өч тапкыр алырга бардык, анысын бирмәделәр, чөнки чире җиңәрлек түгел иде. “Бертуганнарны аермыйбыз”, – дип алты айдан апалары Сабина белән Розалинаны да кире алып киттеләр. Ә Нурзиләбезнең хәле бүген дә шәптән түгел. Оча сөяген сынган, туры хастаханәдән кулыбызга тапшырганнар иде. Ул баланың шушы яшендә дә бар хаҗәте астында... Җитлегеп килүче кыз булырга тиеш, саусызлыктан кояш күрми үскән гөл хәлендә. Нәрсә генә күрсә дә кесәсенә тутыра. Чүпме, агач каерысымы – кесәсендә. Урамга чыкса пыяла ватыкларына кадәр эзләп табып сала... Шуларны ала да кимерә. Хәзер кесәсенә үзебез кәнфит, прәннек тутырып куябыз. Ризык кимереп йөрсен дибез. Безнең тәрбиядә яшәвенә ике ел була. Аңы, зиһене сау түгел инде, – ди Илфира ханым.

Шушы балалар хакына Ирек 14 урынлы “Газель” машинасы юнәткән. Мең бәла белән. Ялга алып барырга хыяллана. Чит илгә ук чыкмаслар, тик үзебездә дә матур урыннар бетмәгән ләбаса...
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Мослим районында Куям дигэн авыл юк

    Мөһим

    loading