Бу көннәрдә Казанда милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының VI форумы бара.
Форум кысаларында журналистлар өчен Этникара журналистика гильдиясе рәисе Маргарита Лянге катнашында "Этникара журналистика һәм кризис" дип аталган семинар узды. Чарага җыелучылар милли матбугатның бүгенге хәле, проблемалары һәм киләчәге турында сөйләште. Маргарита Лянге сүзләренчә, бүгенге көндә икътисади кризис белән бергә профессиональ кризис та күзәтелә.
- Басмаларның тиражы азайды, аларда басылучы рекламаның күләме кимеде, штатлар кыскарды, Россия халыклары телендә алып барыла торган тапшыруларның вакыты чикләнде. Милли матбугатның хәле дә сөендерми, аларның аудиторияләре кими, дотациягә бәйлелеге үзен көннән-көн сиздерә. Иң борчыганы исә - журналистикага ышаныч кими, - ди ул.
Интернет заманында журналистларны блогерлар алмаштыра башлады. Аларны укучылар, күзәтеп баручыларның саны арта бара. Димәк, аларны тулы бер матбугат чарасы дип әйтергә була. Спикер күптән түгел генә популярлашып киткән «ДневникХача» авторын искә алып, аның журналистларга көндәш булуын билгеләп үтте.
Милли матбугатка югалып калмас өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
- Матбугатны кызыклы итү өчен күңел ача торган рубрика, язмаларга игътибарны арттырырга, халыкны җәлеп итәр өчен профильле булмаган акцияләр, төрле чаралар, бәйрәмнәр уздырырга, матбугат чараларының интернет версиясен булдырырга, гражданлык институтлары белән хезмәттәшлек итәргә кирәк, - ди ул.
Маргарита Лянге журналистларга этнотуризм, катнаш никахларның матур үрнәге, этномәдәни объектлар турында да язарга тәкъдим итте.
Динара Межитова, Әстерханның «Идел» газетасы баш мөхәррире:
- Милли матбугатның төп проблемасы - кадрлар җитмәү. Милли темага язучы журналистлар юк диярлек. Мин моны этножурналистика мәктәбе булмау белән бәйлим. Журналист бу темага яза белергә генә түгел, фикерли дә белергә тиеш. Күп кенә журналистлар мультимедияле түгел, ягъни алар фото, видео, текст, инфографика, интерактив форматны берьюлы алып бара белмиләр. Шул рәвешле, сыйфатлы продукт чыгара алмыйбыз. Ә кешенең акчасын сыйфатлы продуктка гына сарыф итәсе килә.
Елена Лебедева, рус телендәге «Край сернурский» һәм мари телендәге «Шернур вел» газеталары баш мөхәррире:
- Мари телендәге газетаны җитәкләүче буларак, мине аудиториябезнең кимүе борчый. Төп укучыбыз - өлкән яшьтәге авыл кешеләре. Мари телен яшьләр белми, аларда безнең газетаны уку ихтыяҗы юк. Борынгы мари сүзләрен белмәүләре дә сизелә, рус теленең күп кенә сүзләрен марилар үзләренеке итеп кабул итә, борынгы сүзләрне аңламыйлар. Газетагызның теле катлаулы дип зарланучылар да бар. Югыйсә, без марилар өчен мари телендә язабыз. Шунысы да бар: милли басма безнең рус телендәгесенә караганда арзанрак. Халык акчасын янга калдырырга тырыша, шуңа да авыл халкы милли газетага языла. Яшьләрнең күбрәк интернетта утыруын истә тотып, мари телендәге газетаның интернет версиясен дә эшләргә булдык.
Сүз уңаеннан: Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының VI форумында Россиянең 25 субъекты: Әстерхан, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Самара, Сарытау, Свердловск, Пенза, Төмән, Чиләбе, Ульяновск өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Чуашстан республикалары, Ханты-Манси автономияле округы һәм башка төбәкләрнең матбугат чараларының 230 вәкиле катнаша. Чара республика Хөкүмәте ярдәмендә инде алтынчы тапкыр үткәрелә. 2014 елдан ул "2014-2020 елларга Татарстанда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" дәүләт программасына да кертелде. Форумны "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы үткәрә. Җыенның төп максаты - Россиянең милли һәм төбәк матбугат чараларының бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу.
Фото: respublika11.ru
Комментарийлар