16+

Март ае “Тревога” белән башлана

Татарстанда 2023 елның 1 мартында республика халкына төбәк үзәкләштерелгән автомат хәбәр бирү системасын эшләтеп карау булачак. 

Март ае “Тревога” белән башлана

Татарстанда 2023 елның 1 мартында республика халкына төбәк үзәкләштерелгән автомат хәбәр бирү системасын эшләтеп карау булачак. 

Куркуга бирелмәгез
Республиканың гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Радик Гыйсмәтов: “Бу системаны тикшереп карау гына. Паникага бирелергә кирәкми, балалар курыкмасын өчен алдан ук аңлатып кую зарур”, – дип искәртте матбугат конференциясендә.


– Барлыгы 520 техник җайланма эшләтеп җибәреләчәк. С-40 электромеханик сиренасы “Внимание всем” авазы бирәчәк. Муниципаль берәмлекләрдә халыкка хәбәр җиткерү өчен гыйбадәтханәләрдәге һәм махсус хезмәт машиналарындагы  тавыш көчәйткечләр дә кулланылачак, – диде МЧС вәкиле.
Сирена яңгырый башлагач, телевизорны яки радионы кабызырга һәм андагы хәбәрне тыңларга кирәк. МЧС сайтына кереп тә мәгълүмат алырга мөмкин.

Тревога ишеткәч, кая барырга?
– Авылларда халык, гадәттә, клуб янына җыела. Шәһәрдә күп фатирлы йорт подвалына, җир асты гаражына, метро станциясенә төшәргә кирәк, – диде Радик Гыйсмәтов.

Матбугат конференциясенең темасы “Тревога” системасына кагылышлы булганлыктан, бомбалардан качу (“бомбоубежище”) учреждениеләре телгә алынмады. Журналистлар бу мәсьәләне барыбер кузгатты. Ләкин, Радик Гыйсмәтов: “Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикадагы саклану корылмаларын барлауга керешелде”, – дип кенә җавап бирде.

 Мәсәлән, Казанның Рәхимов, Михаил Миль, Восход, Декабристлар, Ютазы, Тунаков, Фурманов, Заря, Гагарин, 8 Март, Гвардия урамнарында бомбадан качу учреждениеләре бар. Интернетта аларның тулы исемлеге һәм адреслары белән танышырга була.

Үзең белән нәрсәләр алырга?
“Бомбоубежище”га яки башка качу урыннарына төшкәндә кешеләрнең шәхесен раслаучы документларының күчермәсе (юешләнмәсен өчен полиэтилен пакетка салу яхшы), өч тәүлеккә җитәрлек су, ашамлык, дарулар, алмаш кием, батареяле фонарь, сабын, йоклау капчыгы яки куртка, шырпы һәм “зажигалка” булырга тиеш. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading