Комсомолда эшләп йөргән вакытым. Сөйгәнемнең фотокарточкасын чыгарып карап торганда, партком Фәрит абый килеп керде.
Яшереп өлгермәдем. Алып карады һәм, кыхы, кыхы дип куйды.
Ул шулай тамагын кырып сөйләшә иде. “Бу кыз артисткамы?” – дип сорады. Бу сорауның күңелемә сары май булып ятканы аңа билгесез калды. Әмма чиктән тыш горурланып, үземнең артисткаларга охшаган кыз белән йөрүемә шатланып, канатланып киттем. Чынлап та сөйгәнемнең борыннары төз. Күз карашы Леонардо да Винчи картиналарындагы кебек серле һәм матур. Өстәвенә, бу күзләр асыл зөбәрҗәт ташларыдай яшькелт, һәм алардан нур агыла. Кура җиләгедәй пешеп өлгергән иреннәр камалышында калган авызы да кечерәк кенә уймакны хәтерләтеп, үзенә килешеп тора. Хәтта колакларына чаклы японнарның атаклы сакура куагы яфраклары сыман. Чәчләре бик куе һәм һава агымы сыман дулкынланып тора. Шушы нәфис, хуш ис бөркеп торучы чәч арасында чәчәк таҗыдай түгәрәкләнеп килгән колак очлары күренә.
Әле ул вакытта ук: “Мин бу кызга өйләнсәм, бездән матур балалар туар иде”, – дип, киләчәк нәселебез турында уйлап хыяллана идем. Шулай ук: «Мондый хатының белән кеше алдына чыгуы да мактаныч. Биткә кызыллык китерми торган, киресенчә, минем асыл зат белән гомер итүемне күреп көнләштерерлек булыр иде», – дигән уй да миемнең кайсыдыр төшендә өермәдәй уйнап ала. Андый чакларда ниндидер бер горурлык, рәхәтлек хисләре йөрәгеме айкый…
Кич җитү белән Шытсу ягына юл алам. Мин барып җиткәндә, караңгы төшә.
Кичке авыл турында инде язган идем. Әмма сөйгәнем янына йөргән караңгы төннәр күңелем түрендә яп-якты булып саклана. Ул чактагы матурлыкны, сихри төннәрне онытырга мөмкин түгел. Мин бары тик шул чакларда гына Аллаһыбызның кара төннәрне ни өчен яратуын аңладым. Караңгы төннәр гашыйклар, аларны көнчел күзләрдән яшерү өчен бар ителгән. Күк гөмбәзенең кара шәле астында, бер-береңнең кочагына кереп чуму тагы да татлырак, тагы да хисле вә рәхәт. Шушы караңгы төннәрдә күктәге тулган ай җирне яктырта. Аяз кичләрдә күк басуына йолдызлар сибелә. Бу матурлыкка миннән башка да сокланучылар бихисап.
Сихри төн! Басынкы тынлык. Карт-карчык, бала-чага, эштән арып кайткан кешеләрнең изрәп йоклый торган чагы. Кайвакытларда, чамаларын онытып, аз-маз гына әче бал яки хәмер ише нәрсәдән авыз иткән яшь-җилкенчәкнең гармун тавышына кушылып: «Наласаны су басааа», – дип, җыр сузып җибәргәне ишетелеп китә. Ул да түгел, әллә җырны ошатып, әллә ошатмыйча, берме-икеме авыл маэмаеның һау-һаулап өргәненнән авыл урамы тагы да җанлана.
Менә шул урамнан бер егет килә. Ул ат карагы сыман бик сак атлый. Ниһаять, үзе эзләп килгән капка төбенә килеп туктап кала. Капканың эчке ягында ишегалды. Вакыт узудан карала һәм яргалана башлаган бүрәнәле, ике яклап эшләнгән йорт. Йортның калай түбәсе, йолдызлардан сизелер-сизелмәслек кенә булып төшкән нурлар иркендә тавыш-тынсыз калган. Галәмнән килгән хәбәрләрне тыңлап, тыныч кына йокымсырый. Ул да түгел, егет куллары белән капшана торгач, җирдән борчак чаклы гына таш кисәге табып, әкрен генә тәрәзә пыяласына чиертеп җибәрә. Тәрәзә пыяласына таш килеп тигәч тә «чык» иткән аваз чыгып, өй нигезенә терәлеп үскән үләннәр арасына төшеп юк була.
Бу тавышны кыз ишетте микән, әллә юкмы, бигрәкләр дә озак чыкмыйча көттерә. Юк, ишеткән! Әнә, акрын гына ишекнең җиңелчә шыгырдап ачылган тавышы төнге тынычлыкны сискәндерә. Ул да түгел, ишек алдына җәелгән ташларга, песи кебек йомшак кына басып, тавыш чыгармаска тырышып атлап килүче аяк тавышлары ишетелер-ишетелмәс кенә, төнге авазларга килеп кушыла. Капка келәсе, сак кына дугасыннан ычкындырылып, капка үзе дә теләмәгәндәй итеп ачыла башлый. Бу иң киеренке чак, егетнең колаклары киек җанварны сизгән ау этенекедәй торып баскан. Йөрәге дә тибүен ешлатып, дөп-дөп итеп сикерә-тибә. Бу тавыш күкрәк читлегендә генә таралса да, бөтен урамга, өй эчендәге кызның ата-аналарына да ишетеләдер төсле. Йа Хода! Уянмасалар гына ярар иде.
Кызның кайнар, фәрештә канатыдай куллары муенына килеп сарылгач кына, егет йөрәгенең тавышы да, төнге чикерткәләрнең сайраганнары да, абзардагы малларның вакыт-вакыт пошкырып алулары да каядыр китеп югала. Исерек яшьләрнең гармун кычкыртулары да төнге урамнан авыл тыкрыгына кереп, ишетелмәс була. Әйтерсең, алар бөтенләй дә булмаган. Капка төбендә ерак йолдызлардан килгән нурлар тарафыннан килгән яктылык ясаган бердәнбер күләгә генә басып кала. Булса да булгандыр. Инде чыкканда ук, кыз үзе дә, ерак йолдызлардан сирпелгән якты нур сыман, хушланып тора. Өстәмәсенә, гашыйкларга кызыгып, аларны күктән багып торган ай үзе дә, аларга комачауламаска теләп һәм күз тидерүдән куркып, шундагы болытлар артына кереп поса. Егет кызны кочаклап, куенына кыса һәм йомшак, татлы, үзе сихри, үзе мәхәббәткә сусаган назлы тавышы белән: «Ишетәсеңме, минем йөрәк тук-тук итеп синең ишегеңне кага.
Ач, бәгърем, йөрәгең пәрдәсен, кавышсыннар берсе-берсенә талпынучы ике яшь йөрәк, ике ут, ике кояш», – дип пышылдый. Шушындый сүзләрдән соң ябык калган ишекләрнең булганлыгын кешеләр генә түгел, хәтта мәхәббәт фәрештәсе үзе дә хәтерләми. Ак бәхетләр сезгә, төнге күбәләкләрем минем!
Кеше үзенең картаясын да чамалый һәм вакыты җиткәч, мәңгелеккә кереп югаласын да белә. Әмма шушы капка төбендәге йолдызлардан килгән сихри иллаһилык кешегә өлешенә тигән мизгелен бирә. Бер мизгел!
Шушы мизгелдә кешенең барлык гомере, аның бәхете һәм яшәвенең мәгънәсе... Шушы мизгел – Тәңребезнең кешегә җирдә әзерләп куйган олы бүләге. Шушы мизгел кешене үлемсезлеккә илтә. Әгәр дә адәм баласына шушы бәхет мизгелен күрергә насыйп булмаса, алар яшәде ни, яшәмәделәр ни, барыбер. Ходай Үзе шаһит: кешеләр җиргә ярату вә яратылу өчен килгән. Адәм баласының бәгыренә кереп оя корган сөю хисе аңа яшәү көче, иман һәм изгелек өретә. Дөньяда сөю бар...
Габдулла Исмәгыйлев
Казан.
Комментарийлар