16+

"Мине аяктан тартып торгызды"

Бер көнне горур биек таулар кочып алган, итәгендә болын-кырлар җәйрәп яткан гаҗәеп матур табигатьле Югары Мәлем авылы болыннарына барып чыгылды.

"Мине аяктан тартып торгызды"

Бер көнне горур биек таулар кочып алган, итәгендә болын-кырлар җәйрәп яткан гаҗәеп матур табигатьле Югары Мәлем авылы болыннарына барып чыгылды.

Хуш исләр таратып, болын тутырып үскән мәтрүшкә, шифалы үләннәр җыеп йөргәндә, ялгыш басып, аягымны кыйшатып, нык кына авырттырдым.
Күрәчәгем менә шушы икән, дим эчтән сыкранып. Ярый җиңел машина белән киленгән, атларлык та чут юк. Авырткан җир кайда, кул шунда. Күзгә бер нәрсә күренми, кайтыр юлга чыктык. Авыл бетереп шәфкать туташы эзлибез. Югарымәлемлеләр җор телле халык: “Зәйгә болай аяксыз кайтмассың бит инде, бар әле йорты авыл уртасында булган Сәеткә сугыл”, ди мыек астыннан елмайган бер агай.

...Машинабыз дин галиме, язучы якташ Таҗетдин Ялчыгол яшәгән йорт алдына килеп туктады. Баксаң, ага әйткән Сәет Ялчыголның алтынчы буын оныгы икән. Авылдан-авылга йөреп кешеләрне дару-дәрманлаган, сихәтләндергән, карәмәт иясе-гипнозчы буларак та авыруларга ярдәм иткән Ялчыгол дәвамчысы булган Сәеткә күңелнең яшерен бер почмагында ышаныч бөреләнде. Дәвачыларга ышанып барсаң гына шифасы бар, дигән әйтем келт итеп искә төште.

Сәет гаиләсе белән Түбән Камадан Югары Мәлемгә кайтып төпләнеп, Ялчыгол нигезендәге йортны ашлап, зур төзекләндерү эшләре белән янып яши. Өч улы булуы турында аның йорты, ихатасы сөйли. Хуҗаның уллары белән оста идарә итеп, төзү эшләрен кинәнеп башкаруы шәйләнә. Бакчасы итәгендә биниһая күп умарталар тезелеп китән. Уллы кеше – уллы кеше, хәлле кеше инде...

Халык дәвачысы кичен дә эш белән мәшгуль иде. Мин кергәндә башына яулыгын чөеп бәйләгән чая гына бер апаның аягын апитерапия алымы белән дәвалый: аңа корт чактыра иде. 

- Май аенда егылып, аягымны чыгып торган тимер белән шактый җәрәхәтләдем. Күп кан югалттым, табиблар аягымны тектеләр. Җәрәхәт үзе - 17, тирәнлеге 2 сантиметр тирәсе иде, мазьлар сөртеп, ике ай бәйләп йөрергә туры килде. Хәзер җөйләнде инде, ә менә шеше кимеми, авыртып тора. Ахыр чиктә Сәеткә дәва алырга йөрим менә, - ди апа, комачтай елмаеп.

Сәет аның тез башы тирәсен системалы итеп кортка чактыра, эш барышында кайсы авырулардан әлеге алым белән дәвалау турында сөйли. Миңа да чират җитте. Аягымның авыртып торган урынын тотып карамыйча да сизде, ахры, авырткан урынга эскәк белән чиратлап выж-выж килеп торган кортларны утыртты. Корт агуы ай-яй зәһәр икән?! Тире аша агу керү аяк авыртудан да хәтәррәк... Ничек булса да түздем, кычкырмадым, яңак итемне чәйнәп булса да, эчтән шифасы булсын дип теләдем. Хуҗаның әнисе Разилә ханым белән сеңлесе Чулпан кунакка кайткан. Хәлем яхшырганчы алар белән сөйләшеп утырам, хуҗа да сүзгә кушылды.

- Бал аерткан идек, кулга да тимәде, соңгы чиләкләр Сочига китте, - ди ул сөенеп.
 Балдан битәр, бал продуктлары, умарта корты агуы, корт анасы сөте, балавыз, прополисның файдасы күп икән. Дәвачы аларга тукталып, авырулары арасында корт анасы сөтенә аеруча ихтыяҗ булуы турында сөйли. Корт анасы сөтен алу өчен махсус җайланмасы бар: аны күбесенчә дүрт көнлек личинкалардан ала. Бармак башы кадәр генә әлеге продукт физик һәм акыл эшчәнлегенә сәләтлелекне, тормыш тонусын күтәрә, психик, ревматизм, ашказаны җәрәхәте һ.б. авыруларга файдалы икән, косметикада да кулланыла. Шул рәвешле Сәет бал корты белән генә түгел, бал кортлары продуктлары белән дәвалау ысулларын өйрәнә, эзләнә.

- Узган атнада миңа Иске Зәй бистәсеннән таяк белән килгән Юрий абый үз аягында китте. Табиб аңа умыртка сөягеңдә дүрт бүсер бар дип операция билгеләгән булган. Чынлыкта аның бер генә бүсере бар, икенчесе исә үлгән. Аларның нинди зурлыкта, халәттә булуын тотып карауга тоям, -ди Сәет. Икенче көнне ага, Чаллыга барып, бүсер юклыкны раслап төшергән томографиясен аның телефонына җибәргән. 

- Түбән Каманың Афанас бистәсендә үз йортыбыз белән яшәдек. Сәет өстендә лапас чистарту, сыер, бозау, тавык-чебеш карау иде. Кечкенәдән мал-туарларны дәваларга хирыс булды. Аның белән сыер җилемендәге мастит авыруын, фураж ашап күбенгән сыерны дәваладык. Улымның песи балалатканы, агуланган песине үлемнән алып калганы истә, - дип сүзгә кушылды әнисе

Кечкенәдән дәвачы булган Сәет халык медицинасы куллану буенча һәрдаим белемен күтәрә, яңа алымнар эзли. Хәзер ул авыруларга чүлмәк кую алымын куллана, ул аны Питер шәһәрендә Вера атлы бер им-томчыдан өйрәнеп кайткан. Дәвачы ерак бабасы Ялчыгол кебек шифалы үләннәр, гөмбәләр дә җыя. Мәлем яклары исә шифалы үләннәргә, гөмбәгә бай төбәк. Билгеле, дару-дәрман итү, сихәтләндерү бар да Аллаһе Тәгалә ярдәме белән башкарыла. 
Сәет кызыклы әңгәмәдәш тә булып чыкты, ул еш йортында мәрхүм Нургалимә әбисе барлыгын тоюы турында сөйләде. 

- Быел Корбан гаете көнне йоклап калмасын дип мине аяктан тартып торгызды, - ди, кеткелдәп көлеп. 

Мәктәптә укыганда җәйге каникулның соңгы көненә кадәр Мәлемдә яшәп, бабасы Госманның уң кулы булган ул. Бабасы, улым, нигезне ташлама, дип әманәт әйтеп калдырган була. Бабасы васыятенә тугры калган онык нигезнең бәрәкәтен, ярдәмен, рәхәтен тоеп яши хәзер. 
...Сәет белән сөйләшеп утырып, төн җиткәне дә сизелмәде. Кайтыр юлга кузгалдык. Ә иртән яхшы кәеф белән уянып, үз аягым белән йөреп киттем. Исәнлектән кадерле нәрсә бар?! 

Рәзимә Кашапова,

Зәй районы
Фото: http://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле имин коннэр барчабызга да. Бар кешене дэ кабул итэме? Ничек хэбэрлэшергэ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Момкин булса Адресын личкага языгыз эле пожалуйста

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хэерле иртэлэр!Мин каядыр укыган идем бу дэвалаучы турында.Эгэрдэ авыр булмас адресын жибэрэ алмассызмы икэн.Бик тэ грыжа белэн аптырыйм..

        Мөһим

        loading