16+

«Менә бит синең белән дә була икән!»

Ял көнне кисәк кенә эшкә чакырттылар. Шәһәрдән 30 чакрым читтә урнашкан объектка бару өчен микроавтобус биргәннәр.

«Менә бит синең белән дә була икән!»

Ял көнне кисәк кенә эшкә чакырттылар. Шәһәрдән 30 чакрым читтә урнашкан объектка бару өчен микроавтобус биргәннәр.

Хезмәттәшем: "Үз машинам белән барам, әйдә син дә безнең белән!' – дигәч, машинасының арткы урындыгына кереп урнаштым. Янәшәсендә дусты утыра иде. Юлда ул миңа: "Синең язмаларыңны укып барам. Каян табып бетерәсең ул вакыйгаларны? Инде 55 яшь, ә минем белән берни булганы юк, әллә күрә белмим инде?!" – ди.

Эшләрне бетереп, кайтырга чыктык. Артта үзем генә утырып кайтам. Объекттан 5 чакрым чамасы киткәч, юл кырыенда җиңелчә киенгән 20 яшьләр тирәсендәге кызны очраттык. Бик нык туңган. Тышта – 25 градус, шухры-мухры түгел! Туктап аны алдык. Алда җылырак дип, шофер үз янына утыртты.

Машина салонында искиткеч җылы булганлыктан, бик тиз йокыга оедым. Минем яндагы егет курткасын ук салып куйган иде. Бераз баргач, ул кече йомыш үтәү өчен, машинаны туктатты да, юл кырыендагы агачлыкка йөгерде. Шофер юлдаш кыз белән мавыгып гәп кора, ә мин йокыга талган. Машина ишеге шоплап ябылуга, без кузгалып та киттек.

Берникадәр вакыттан янда ят телефон шалтыравына уянып киттем. Карасам, куртка кесәсен яктыртып телефон шаулый, ә хуҗасы үзе юк...

Телефонны кулга алдым. Коллега егет акырыпмы-акыра: "Нигә мине калдырып киттегез?!" – дип өзгәләнә. Бик нык аптырап калдык, тиз генә борылдык та, кирегә киттек. Бер ун чакрым чамасы узгач, яланбаш һәм ялан өс үзебезгә таба йөгереп килүче хезмәттәшебезне күрдек.

Туңып, өшеп беткән, Сүзләрен дә рәтләп әйтә алмый, бары тик сукрана гына. Баксаң, кул күтәрсә дә, арттан килүче машиналар туктамый узып киткән. Бу салкында шулай ялан өс чабучы кеше, күрәсең, шик тудырган. Шулай да каршыга килүче бер дальнобойщик туктаган. Безгә шалтыратып, хәбәр салу өчен телефонын биреп торган.

Машина хуҗасына: "Минем белән берни дә булганы юк дигән идең, менә бит синең белән дә була икән!" – дидем...

Шәфкать Гани, Ижау шәһәре

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

2

3

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading