16+

Минтимер Шәймиев: «Тукайга юл һәрчак булачак»

30 апреля 2016, 06:37
799
0
0
Уку өчен 3 минут

«Монда хәзер оҗмах бакчасыннан ким түгел», - ди Яңа Кырлай авылы халкы. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллинның якташларына бүләге - яңартылган Сәгъди абзый бакчасына сөенеп бетә алмый алар. Бу атнада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Яңа Кырлайда әдәби-скульптура паркын ачты.

Минтимер Шәймиев: «Тукайга юл һәрчак булачак»

«Монда хәзер оҗмах бакчасыннан ким түгел», - ди Яңа Кырлай авылы халкы. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллинның якташларына бүләге - яңартылган Сәгъди абзый бакчасына сөенеп бетә алмый алар. Бу атнада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Яңа Кырлайда әдәби-скульптура паркын ачты.

Республика Президен­ты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Министрлар кабинеты кар­шындагы Баш архив идарәсе башлыгы Ирада Әюпова, шагыйрь Рафис Корбан җитәкчелегендәге язучылар төркеме, әле быел гына Тукай премиясенә лаек булган шагыйрь Газинур Морат, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш, Әзәрбайҗан, Тыва республикаларыннан килгән язучылар, танылган артистлар да Тукай эзләрен барлап кайтты.

1976 елдан бирле эшли башлаган Габдулла Тукайның Кырлайдагы дәүләт әдәби-мемориаль музеенда быел төзекләндерү эшләре башкарылган. Хәер, Тукай белән бәйле авыллардагы күп кенә социаль объектларны, истәлекле биналарны яңартырга да ярдәм иткән Татарстан хөкүмәте. Әлеге күңелле мәшәкатьләр күптән түгел генә төгәлләнгән, шуңа да Тукай бәйрәмен арчалыларга бер көнгә кичектерергә туры килгән. Быел Тукай музеенда кечкенә Апушны асрамага алган Сәгъди абзыйның үлү турындагы таныклыгын, нәсел шәҗәрәсен дә төзеп урнаштырганнар. Шулай ук Тукай премиясе лауреатлары турында мәгълүматлар тупланган аерым зал булдырганнар.

Минтимер Шәймиев исә, җитәкчеләр белән берлектә, Тукай һәйкәленә, Сәгъди абзый җирләнгән урынга куелган мемориалга чәчәкләр салды. Аннары Сәгъди абзый яшәгән йортка юнәлде. Үзенең истәлекләрендә Габдулла Тукай, «балачагымның иң рәхәт чаклары монда узды», дип язып калдырган. Ул бу йортта 1892-1894 елларда яшәгән. Ишегалдында үсеп утырган биек наратны да Сәгъди абзый белән бәләкәй Апуш утырт­кан, диләр. Бакча башындагы Тукай су эчеп үскән чишмә хәзер дә шифалы суы белән авыл халкын шатландыра. «Таттелеком» элемтә компаниясе ярдәме белән кое төзекләндерелгәннән соң, кырлайлылар чишмәгә кабат сукмак салганнар.

Бу көнне Кырлайда җыр-моң тынмады. Минтимер Шәймиев исә бу дәртле җыр­ларны тыңлап, биеп алырга да өлгерде. Кызыл тасманы кискәннән соң, җитәкчелек паркка юнәлде. Чынлап та әкияти дөнья икән шул монда. Бер якка карасаң, Шүрәле белән Былтыр «гәпләшә», икенче якта Сәгъди абзый белән кечкенә Апуш сәлам бирә, күл буенда Су анасы утыра. Барлык сыннар да озак хезмәт итәрлек итеп, тимердән эшләнгән. Лотфулла Шәфигуллин, мондый парк ясау идеясе язучы Зиннур Мансуровның «Тукай белән әңгәмәләр» китабын укыганнан соң туды, ди.

- Гомумән, һәр кеше дә, милләтем өчен нәрсә эшли алам, дип уйланырга тиештер. Бу парк Тукай белән аз таныш булганнар өчен дә аның нинди бөек кеше булуын аңларга ярдәм итәчәк, - ди депутат.

Сүз уңаеннан, Лотфулла әфәнде җитәкләгән «Таттелеком» компаниясе быелны үзләре өчен Габдулла Тукай елы дип игълан иткән.

Минтимер Шәймиев, һәр сын янында тукталып, фикерләрен белдереп барды. Уйланды, сокланды, шаяртты да ул. Лотфулла Шәфигуллинның: «Шүрәле мөгезен тотсаң, бәхет ар­та икән», - дигәненә, «Ә ­тоткач, үзеңә мөгез үсеп чыкса?» - дип мәзәкләп алды.

- Иң зур бәхетебез - Тукайны татар телендә укый алуыбыз. Һәр мәктәптә дә Тукай дәресләре үткәрергә, бу теманы яшьләр форумнарында күтәрергә кирәк. Тукай ул - даһи. Бернинди авырлыкларга карамастан, кеше күңелендә үткәннең кадерен белү хисе сүрелми. Лотфулла Шәфигуллинга күңеле кушуы буенча шундый изге эшкә алынуына үземнән һәм республика җитәкчелеге исеменнән рәхмәт җиткерәм. Паркны һәркемгә үз күзләре белән күрергә кирәк, - диде Беренче Президент.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев әйтүенчә, авыл халкы өчен дә күп эшләр эшләнгән. Мәдәният йортлары төзекләндерелгән. Әле менә тиздән су торбаларын алыштырачаклар. Татарстан Президенты ярдәме белән, юл проблемасы хәл ителә. Республика туристлык агентлыгы белән берлектә, Тукай эзләре буенча юллар салырга ниятлиләр. Район башлыгының сүзләрен җөпләп, Минтимер Шәймиев тә:

- Тукайга юл һәрчак булачак, - дип өстәде.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading