16+

Мобилизация дәвам итәчәкме?

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков социаль челтәрләрдә "мобилизацияне дәвам итү" турындагы таралган хәбәрләргә әһәмият бирмәскә чакырды.

Мобилизация дәвам итәчәкме?

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков социаль челтәрләрдә "мобилизацияне дәвам итү" турындагы таралган хәбәрләргә әһәмият бирмәскә чакырды.

Рәсми хакимият мәгълүматның беренче чыганагы булып тора, дип ассызыклады Кремль вәкиле.

Дмитрий Песков Россия Федерациясендә мобилизацияне дәвам итү турындагы хәбәрләргә әһәмият бирергә кирәкми, дип саный. Дүшәмбе көнне журналистлар белән булган әңгәмәдә Кремль вәкиле рәсми хакимиятнең мәгълүматның беренче чыганагы булуын ассызыклады.

"Гомумән, шикле хәбәрләргә андый әһәмият бирергә кирәк түгел. Башлыча, Россия Федерациясе Президенты җитәкчелегендәге рәсми хакимият беренчел чыганак булып тора", диде Песков, мобилизацияне дәвам итү турындагы имеш-мимешләргә аңлатма биреп.

2022 елның 21 сентябрендә РФ Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизацияләү турындагы указга кул куйды. 28 октябрьдә РФ оборона министры Сергей Шойгу Президентка өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында хәбәр итте. Гаскәрләргә 300 мең кеше чакырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading