16+

Кайнар ризыкка гап-гади пенсионерлар да мохтаҗ

 “Ярдәм – Помощь” илкүләм хәйрия фонды һәр көнне 250 кешене кайнар аш белән тәэмин итә. Моннан кала ай саен 200 ләп кешегә ризыклар алу өчен сертификатлар тарата. Болардан тыш та хәйрия фонды бик күп проектларны гамәлгә ашыра.

Кайнар ризыкка гап-гади пенсионерлар да мохтаҗ

 “Ярдәм – Помощь” илкүләм хәйрия фонды һәр көнне 250 кешене кайнар аш белән тәэмин итә. Моннан кала ай саен 200 ләп кешегә ризыклар алу өчен сертификатлар тарата. Болардан тыш та хәйрия фонды бик күп проектларны гамәлгә ашыра.

Фонд президенты Илһам Исмәгыйлев хәбәр иткәнчә, пандемия чорында эшли башлаган “Тормыш юлы” проекты хәзер дә дәвам итә. “Ярдәм” мәчете территориясендә күп балалы, мөмкинлекләре чикле, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗ кешеләргә фонд хезмәткәрләре кайнар аш тарата. 

–  Пандемия башлангач, ике ай эчендә ике мең кешегә ланч-бокс тараттык. Үзчикләнү режимы беткәч, инде бу акция тәмамланыр дигән идек. Ризык җыелмасы сорап шалтыратулар күбәйде дә, дәвам итәргә булдык. Мәчет территориясендә социаль бина булдырып, шунда таратабыз. Шул рәвешле вакытлыча булган акция даими эшли торган проектка әверелде, – дип сөйләде ул журналистларга.

Спикерның сөйләвенчә, кайнар ризыкка гап-гади пенсионерлар да мохтаҗ. Укытучы булып эшләп пенсиягә чыккан олы яшьтәге ханым Азинодан кадәр килеп йөри икән. Пенсия акчасы фатир өчен түләүгә һәм дарулар алырга китеп бетә, ашарына җиткерә алмый, якыннары юк. Үзе генә яши, диде фонд президенты. Шулай ук авыр хәлдә калган студентлар да туклана аларда. 

–  Пандемия чорында ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең никадәр күп булуын аңладык. Булдыра алганча, барысына да ярдәм итәргә тырышабыз. Ай саен ике йөзләп кешегә мәчет кибетләреннән ризык алу өчен сертификатлар таратбыз. Ризыклата бирмәвебезнең сәбәбе – үзләренә сайлап алу иреге булдыру. Алар арасында шикәр авырулылар да, аллергиклар да бар. Үзләренә кирәкле продуктны сайлап алалар, – диде Илһам Исмәгыйлев. 
Болар барысы да Президент грантлары фонды хисабына һәм иганәчеләр ярдәме белән башкарыла. 

Киләчәктә фонд мәчет территориясендә социаль ашханә булдырырга ниятли. Шунда ук чәчтараш, юрист хезмәтләрен дә алып булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading