16+

Мошенниклар халыкны алдауның яңа ысулын тапкан

Аферистлар кешеләрне алдауның тагын да камил яңа схемасын уйлап тапканнар.

Мошенниклар халыкны алдауның яңа ысулын тапкан

Аферистлар кешеләрне алдауның тагын да камил яңа схемасын уйлап тапканнар.

Кешедән акчаны чыгару өчен нейрочелтәрләр тарафыннан тудырылган тавыш хәбәрләрен куллана башлаганнар. Алар социаль челтәрләрдә яки мессенджерларда аккаунт хуҗасы исеменнән киләләр. Киберкуркынычсызлык буенча белгечләр мошенниклар кармагына ничек эләкмәскә икәнен сөйләделәр.

Яңа схеманың асылы нидә? 
Башта җинаятьчеләр мессенджерда кулланучының аккаунтына керә һәм анда сакланган тавышларны үзенә күчерә. Алар ешрак Телеграмда эш итә. Ләкин Вконтактеда алдарга теләгән очраклар да теркәлгән инде.

Мошенниклар тавыш хәбәренә керү мөмкинлеге алганнан соң, ясалма интеллект сервислары ярдәмендә кирәкле текстны яңадан тавыш хәбәре итеп яздыралар. Шуннан соң бар да бик гади: мошенниклар бу язманы урланган аккаунт контактлары исемлегенә, шулай ук кулланучы торган барлык чатларга җибәрәләр. Бурычка акча сорап язган хәбәргә фотошопланган банк картасын да өстиләр.

Кагыйдә буларак, җинаятьчеләр бурычка акча сорыйлар. Әмма кырыгалдарлар корбанны куркыту өчен көчле психологик алымнар куллана. Мәсәлән, бәлагә юлыктым һәм акчаны хәзер киләчәк курьерга тапшырырга кирәк, дип хәбәр итәләр.

Үзеңне ничек сакларга?
Әгәр сезгә, акча бирүегезне сорап, танышыгыз яза яисә тавыш хәбәрләре җибәрә икән, сез аңа шушы номер буенча шалтыратыгыз. Әгәр дә ул кеше тавыш хәбәрләрендә аңа «һич кенә дә шалтыратырга кирәкми», дип әйтсә дә, зинһар тикшерергә иренмәгез.

Үзегезнең сорауны СМС белән дә җибәрегез. Шулай ук аккаунты урланган кешенең дуслары һәм туганнары белән элемтәгә керә аласыз. Бу очракта ул моны тизрәк беләчәк һәм кирәкле чараларны күрә алачак: аккаунтының паролен алмаштыра яки техник ярдәм аша блок куя ала. Монда иң мөһим принцип – акча күчерергә ашыкмаска. Мошенниклар корбанны махсус рәвештә аптырашта калдырырга тырышалар. Шул рәвешле кеше үз гамәлләрен бәяләргә өлгерми.

Алдау ысуллары ничек кенә камилләшмәсен, ясалма интеллект ясалма булып кала инде. Тавыштагы буталчыклыклар, аңлап бетереп булмый торган әйтелеш, микрофондагы җитешсезлекләр, кыска җөмләләр белән аралашу – болар барысы да мошенникны ачыкларга ярдәм итәргә мөмкин. Шикләнәсез икән, аралаша торган кешегә җавапны ул гына белә торган сорау бирегез. 

Ничек кенә баналь яңгырамасын, әмма үз җайланмаларыгызны һәм цифрлы гигиенаны сакларга кирәк, диләр кибербелгечләр. 

Үзегезне дә, якыннарыгызны да сакларга ярдәм итәчәк гади гамәлләр җыелмасын тәкъдим итәбез:

- Мессенджерларда ике факторлы аутентификацияне кабызыгыз. Әлбәттә, бу 100% гарантияне бирми, ләкин сезнең мәгълүматларыгызны урлау куркынычын киметә;

- Техникаларыгызга вируска каршы программалар урнаштырыгыз. Ким дигәндә, бу траффикны янау предметына тикшерергә мөмкинлек бирәчәк (әгәр җайланма күп мәгълүматлар җибәрсә, телефонны шпион-программалар яки башка зарарлы софт булу мөмкинлегенә тикшерергә кирәк);

- Аңлаешсыз сылтамалар буенча күчмәгез. Бигрәк тә сезне «конкурста катнашучы танышлар өчен тавыш бирергә» чакырсалар. Ярдәм итәргә теләк туаз икән, башка элемтә каналлары аша танышыгыз белән сөйләшүегез яхшырак. Сезнең тавышыгыз чыннан да кирәкме икәнен ачыклагыз;

- VPN белән игътибарлы булыгыз. Түләүсез VPN сезнең траффикны һәм логин һәм парольләрегезне кулланып социаль челтәргә, мессенджерларга керүегезне күзәтергә мөмкин. Түләүле VPN кулланыгыз. Аена 100-200 сум экономия ясыйм, дип, сез шактый зур суммалардан колак кагарга мөмкинсез.

Экспертлар фикеренчә, ясалма интеллект ярдәмендә алдау схемалары артачак кына. Үз чиратында, бу социаль челтәрләрне һәм мессенджерларны саклау алгоритмнарын үстерүгә этәрәчәк. Якын арада алар мондый һөҗүмнән саклану өчен тактика уйлап табачак. Тик, беренче чиратта, без үзебезне үзебез сакларга тиеш.... 

Лилия Яфизова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading