16+

Мулла этеп җибәргән чана 9 ел буена туктамый

Матур гына башлангычлар туктап, сүрелеп кала, кайчак. Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылындагы “Чана бәйрәме” елдан-ел зурая гына бара, шөкер. 

Мулла этеп җибәргән чана 9 ел буена туктамый

Матур гына башлангычлар туктап, сүрелеп кала, кайчак. Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылындагы “Чана бәйрәме” елдан-ел зурая гына бара, шөкер. 

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы шигарендә уздырылды быелгы бәйрәм.

– Тугыз ел элек урамыбыздагы 7-8 баланы тауда чана шуарга чакырган идем. Догалар уку бәйгесе дә оештырдым, бүләкләр өләштем. Аллаһның рәхмәте, икенче елны “Чана бәрәме”нә авылның бөтен баласы җыелды, ата-аналар, бабайлар һәм әбиләр дә килә башлады. Бу спиртлы эчемлекле бәйрәм түгел, әрвахларны искә алып, җыйнаулашып дога кылу йоласы, – ди Балтач авылы мәчете имам-хатибы Фердинант Хәкимов.

 “Чана бәйрәме”нең быелгысы да дога белән ачылды. 
– Күрше авыллар гына түгел, шәһәрләрдән, янәшә районнардан киләләр инде хәзер. Рәхим итегез! Шулай матур итеп, дус булып яшик, – диде Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов.

 Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов шулкадәр күп халыкның чана шуарга җыелуына ышанып та бетмәгән.
 – Шушы чара турында ишеткәч: “Ничек була инде ул кышкы Сабантуй?” – дим. Чана шуу белән беррәттән, Сабан туендагы кебек бәйгеләр оештырып, җырлап-биеп, гаҗәеп бәйрәм ясыйсыз икән. Бу башлангычны инде Балтач авылында район күләмендәге фестиваль дәрәҗәсендә үткәрергә кирәк булыр, – диде Радик Ислямов.

“Кулон” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе, бәйрәм кунагы Альберт Фәхретдинов ярдәм күрсәтергә ышандырган.
 Чистай районы хакимияте башлыгы Дмитрий Иванов гаиләсе дә бик ошаткан Балтачтагы “Чана бәйрәмен”.

– Балык Бистәсе районы белән чикләребез уртак. Чистайда да матур бәйрәмнәр үткәрелә, аралашып яшик, безгә дә кунакка килегез! – диде Дмитрий Иванов.
Җирле район башлыгы: “Поехали!” – дип, космонавт Юрий Гагарин кебек старт биргәч, тау бите һәм болын кабаттан уен-бәйгеләр авазына күмелде. Чаналарда шуып төшү үзе бер күңелле булса, тау битенә аркылы сузылган озын бауга бәйләнгән сувенирны да эләктерә алсаң, икеләтә сөенеч. Бүләкләр, пылау һәм уха, майда пешерелгән юка, бәрәңге – болар барысы да имам-хатип Фердинант Хәкимовтан. Авыл хатын-кызлары да чәй табынына ризыклар, балаларга өләшергә конфетлар кыстырып килә. Табигать кочагында учак ягып, аш-су әзерләүдә авыл ир-атлары һәм хатын-кызлары бердәм катнаша. Хәзрәт аларны да бүләкләр белән куандыра. Шәйхелислам Сафин балаларны үзенең ат чанасында утыртып йөртеп сөендерде. Балалар шулай ук кар машиналарында да утырып йөреп шатландылар.

Балык Бистәсе Мәдәният йорты хезмәткәрләре, күрше Казаклар Чаллысы авылының “Нур” керәшен халык ансамбле, җирле үзешчән артистлар бәйрәмне музыкаль яктан ямьләндерде.

Имам-хатип Фердинант Хәкимов әйткәнчә, “Чана бәйрәме” балаларны компьютерлардан һәм телефоннардан аерып, табигатькә алып чыга. Тауда чана шууны активлаштырып җибәрә.  Бәйрәм кичендә үк инде, авыл кешеләре мал-туарларын карап, сыерларын саугач, яңадан тауда чана шуарга җыелышты.
 Әкиятләрдә: “Мин дә булдым ул бәйрәмдә. Сый-нигъмәт мулдан иде, авызга эләкмәде, мыек кына чыланды”, – дигән сүзләр очрый. Балык БистәсеБалтач авылындагы әкияттәгедәй матур бәйрәмдә зур казаннардагы тәмле пылау белән уха әле тагын 100 кеше килсә дә җитәрлек иде. Киләсе кышта Балтачтагы бик тә күңелле “Чана бәйрәме”нә килергә тырышыгыз.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызыгып куйдым, менэ бит нинди матур, кунелле бэйрэм оештырырылган ,молодцы!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фирдинант хәзрәттән Аллаһ риза булсын!!!Балык бистәсе мөхтәсибәте дә аның эшлэрен югары бэяли,дэвамлы булсын!!!

      Мөһим

      loading