16+

Әни кирәк, әни кирәк...

Ялгыз әниләргә генә түгел, ялгыз әтиләр булуына да ияләшеп барабыз бугай. Элек алар бармак белән генә санарлык булса, хәзер андыйлар һәр район җирлегендә дә бар диярлек. Шундыйларның берсе - Балтач районының Нормабаш авылында яшәүче Гыйльматовлар гаиләсендә булырга туры килде безгә. 42 яшьлек Вакыйф берьялгызы ике бала тәрбияли: улы Раиф җиденче...

Ялгыз әниләргә генә түгел, ялгыз әтиләр булуына да ияләшеп барабыз бугай. Элек алар бармак белән генә санарлык булса, хәзер андыйлар һәр район җирлегендә дә бар диярлек. Шундыйларның берсе - Балтач районының Нормабаш авылында яшәүче Гыйльматовлар гаиләсендә булырга туры килде безгә. 42 яшьлек Вакыйф берьялгызы ике бала тәрбияли: улы Раиф җиденче...

Ялгыз әниләргә генә түгел, ялгыз әтиләр булуына да ияләшеп барабыз бугай. Элек алар бармак белән генә санарлык булса, хәзер андыйлар һәр район җирлегендә дә бар диярлек. Шундыйларның берсе - Балтач районының Нормабаш авылында яшәүче Гыйльматовлар гаиләсендә булырга туры килде безгә.

42 яшьлек Вакыйф берьялгызы ике бала тәрбияли: улы Раиф җиденче сыйныфка, кызы Алинә алтынчыга барган. Вакыйфны үксезлек язмышы гомере буе озата бара диярсең. Нормабашка ул балалар йортыннан килә, ни кызганыч, аны уллыкка алган әти-әниләренең дә гомерләре озын булмый, олы юлга аяк басканда, ул кабат ятим кала. Вакыйф моннан ундүрт ел элек бер балалы хатынга өйләнә.

Җиде ел бергә яшиләр, уртак ике балалары туа. Кәеф‑сафа корып яшәргә күнегеп барган хатын көннәрдән бер көнне олы улын ияртеп өйдән үк чыгып китә. Биш һәм алты яшьлек ике сабый әтиләре белән кала...

Вакыйф җәй көннәрендә хуҗалык көтүен көтә, кышын котельныйда эшли икән. Читтән килеп кергән ят кешегә хуҗалыкта әни, хатын‑кыз юклыгы, әлбәттә, сизелә. Без дә бермәлгә югалып калгандай булган идек. Вакыйфның балаларга эндәшүе айнытып җибәргәндәй булды:-Улым Раиф, кызым Алинка-малинка, - диде ул, балалары белән таныштырып. Әтиләре бу сүзләрне шул тикле яратып, горурланып әйтте ки, шул мәлдә һәр өчесенең дә йөзенә нур сибелгәндәй булды. Язмыш сынауларына дучар булган бу өч җанның йөрәк җылысы өйнең һәр почмагына йөгерде сыман. Моңарчы уңайсызланып торган нәни кыз елмаеп ук җибәрде. Аннан, инде ачылып китеп, мәктәпкә барырга әзерләнүләрен әйтеп, барын‑югын санап та күрсәтте.

- Миңа спорт костюмын гына аласы калды. Мәктәп формасына ак яка булмады, анысын да карыйсы бар. Ә абыйга әлегә бернәрсә дә алган юк.

Балалар әтиләрен бик яраталар, моны сизмәскә мөмкин түгел. Без генә түгел, районның социаль яклау бүлеге шоферы да күршеләренә үзенең соклануын сөйләп киткән. Ул балаларны җәйге лагерьдан авылга китергән булган.

- Әтиләренең килеп алуын түземсезлек белән көттеләр, юл буе аның куеныннан да чыкмадылар, - дип сөйләгән ул Вакыйфның күршеләренә.

Балалары хакына күпме генә тырышса да, әти кеше әнине алыштыра алмый шул. Ярый әле авылдашлары, балаларның укытучылары, аеруча сыйныф җитәкчеләре Гөлшат белән Эльмира апалары ярдәмнәреннән ташламый. Алинәнең исә әтисен бик тә өйләндерәсе, әниле буласы килә икән. Кыз балага бигрәк тә кирәк шул ана назы. Нәни хуҗабикә кулы белән тәрәз төпләренә утыртылган яраннар гына ямьләндереп бетерә алмый өйне, әниле өйдә генә була торган кояш җылылыгы җитми шул анда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading