Ни өчен хәзерге җәмгыятьтә ир-ат роле үзгәрә, ә гаилә мөнәсәбәтләре зур сынау аша уза?
Соңгы елларда Россия җәмгыятендә гаилә темасы тирәсендәге бәхәсләр аеруча кискенләште. Берәүләр традицион кыйммәтләр какшый дип борчыла, икенчеләр исә җәмгыятьнең табигый рәвештә үзгәрүен күрә. Шул ук вакытта кызыклы һәм каршылыклы күренеш күзәтелә: бер яктан, аерылышулар саны кимеми, ялгыз әниләр арта, икенче яктан, әтиләрнең бала тәрбиясендә активрак катнаша башлавы күзгә ташлана. Бүгенге әти кем ул? Ни өчен кайбер ирләр балалардан читләшә? Гаилә кризисы нәрсә белән бәйле? Һәм җәмгыять гаилә турында иске карашлардан арына аламы? Әлеге сорауларга җавап эзләп, без белгечләр белән сөйләштек.
«Ир кеше гаиләне генә түгел, баланы да күтәрергә тиеш»
Озак еллар дәвамында җәмгыятьтә ир-атның төп роле табыш алучы булу белән генә бәйләнеп килде. Ир кеше гаиләне финанс яктан тәэмин итә икән, димәк, үз вазифасын үтәгән дип саналды. Әмма хәзер әлеге модель акрынлап үзгәрә башлады.
«Әтиләр берлеге” рәисе Гадел Заһретдинов фикеренчә, бүген Россиядә ата кешенең бөтенләй яңа образы формалаша.
— Элек ир-аттан күбрәк матди җаваплылык көтелде. Хәзер исә җәмгыять аңлый башлады: балага акча гына җитми. Аңа игътибар, аралашу кирәк, — ди Гадел Заһретдинов. - Хәзерге әти - ул бары тик «акча алып кайтучы» түгел, ә гаилә тормышында көндәлек катнашучы кеше.
Бүген әтиләр: балаларын мәктәпкә йөртә, табибларга алып бара, өй эшләрендә катнаша, бала психологиясе белән кызыксына, хәтта декрет ялына чыга.
Әлеге үзгәрешләрне социология дә раслый. Россиялеләрнең сиксән проценттан артыгы әтиләрнең бала тәрбиясендә актив катнашырга тиешлеген таный.
– Гадел Линарович, ни өчен кайбер ирләр балалардан читләшә?
– Җәмгыятьтә икенче күренеш тә бар: күп кенә ир-атлар әле дә бала тәрбиясен тулысынча үз өстенә алырга әзер түгел. Бу хәлнең өч төп сәбәбен атыйк.
Беренче сәбәп социаль стереотиплар. Россия җәмгыятендә әле дә «ир кеше гаиләне тәэмин итәргә тиеш» дигән караш көчле булып кала. Күп ир-ат үзенең әти вазифасын финанс ярдәм белән генә чикли. Ирләрнең шактый өлеше: «Мин гаилә өчен эшлим икән, димәк, яхшы әти», — дип саный. Мондый фикер гаиләдә дә, эш коллективларында да хуплана. Ир-атның бала белән күп вакыт үткәрүе әле дә кайчак сәер күренеш кебек кабул ителә. Икенче сәбәп әти булырга өйрәтмәү. Кызганыч, җәмгыять малайларны әти роленә әзерләми.
Мәктәптә дә, гаиләдә дә балалар психологиясе, ата-ана җаваплылыгы турында җитәрлек сөйләшенми. Шуңа күрә күп ир-ат кечкенә бала белән ничек аралашырга икәнен белми. Кайберәүләр хәтта сабый белән ялгыз калудан да курка. Өченче сәбәп шәхси тәҗрибә. Әгәр ир кеше үзе дә эмоциональ яктан салкын гаиләдә үскән икән, аңа сәламәт ата моделен төзү күпкә катлаулырак була. Катнашмаган әти үрнәген күреп үскән ир-атка үз баласы белән эмоциональ элемтә кору җиңел түгел. Психологлар моны «буыннан-буынга күчүче сценарий» дип атый.
– Димәк, әти образы тамырдан үзгәрә?
– Җәмгыять хәзер «ярдәмче әти» моделеннән «тигез җаваплы әти-әни» моделенә күчә. Әти хәзер гаиләдә вакытлыча ярдәм итүче түгел. Ул бала тормышының тулы катнашучысы булырга тиеш. Хәзер кешеләр «җаваплы әти булу» төшенчәсенә күбрәк игътибар итә.
– Бу нәрсәне аңлата?
– Җаваплы әти: баланың эмоциональ халәте белән кызыксына, тәрбиядә катнаша, аның хәвефсезлеге өчен җавап бирә, әхлакый кыйммәтләр формалаштыра, бала белән ышанычлы мөнәсәбәт кора. Мондый тенденцияләр дәүләт сәясәтендә дә чагыла башлады. «Гаилә» милли проекты, социаль реклама, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру программалары — болар барысы да җаваплы ата образын ныгытырга омтыла.
Гаилә кризисы: проблема ирләрдә генәме?
Шулай да бүген Россиядә аерылышулар саны зур булып кала. Психолог, Казан федераль университеты доценты Люция Ибәтуллина фикеренчә, гаилә кризисын бары тик ирләр җавапсызлыгы белән генә аңлатып булмый.
— Монда сәбәпләр бик күп. Финанс мәсьәләләре дә, кешеләрнең психологик яктан төрле темпта үсүе дә, эмоциональ арыганлык та йогынты ясый, — ди белгеч.
Аның сүзләренчә, хәзер кешеләрнең кыйммәтләре үзгәрде.
Элек гаилә беренче чиратта икътисади тотрыклылык өчен кирәк булса, хәзер хатын-кыз да мөстәкыйль рәвештә акча эшли ала.
— Бүген кешеләр ешрак шәхси бәхет турында уйлый. Әмма мөнәсәбәтләр ул зур хезмәт. Күпләр моңа әзер түгел, — дип аңлата психолог. - Элек җәмгыятьтә гаиләне ничек кенә булса да сакларга кирәк дигән фикер көчле иде. Әгәр гаиләдә: физик көч куллану, психологик басым, агрессия, даими рәвештә низаг, сугышулар булса, бала өчен тулы булмаган, әмма тыныч гаилә күпкә сәламәтрәк булырга мөмкин. Бала өчен бәхетсез, бер-берсен яратмаган әти-әни белән яшәүдән дә авыррак нәрсә юк.
Белгеч фикеренчә, бала өчен иң мөһиме — формаль рәвештә «тулы гаилә» түгел, ә эмоциональ иминлек.
Әгәр өйдә курку атмосферасы хөкем сөрә икән, бала моны бөтен гомере буе күңелендә йөртергә мөмкин.
Ялгыз аналар артуы нәрсә турында сөйли?
Россиядә ялгыз аналар саны арта. Бу күренешкә карата фикерләр төрле. Кемдер моны гаилә институтының таркалуы дип саный. Кемдер хатын-кызларның мөстәкыйльлеге белән бәйли.
– Чынлыкта исә, бу күп факторлы социаль күренеш, - дип аңлата Люция Ибәтуллина. – Бүген күп хатын-кыз: финанс яктан бәйсез, мөстәкыйль карар кабул итә, бәхетсез мөнәсәбәттә калырга теләми. Шулай да ялгыз әниләргә бик авыр. Чөнки алар: әни ролен дә, әти ролен дә берьюлы башкарырга мәҗбүр. Хатын-кыз ир-ат дөньясының кагыйдәләрен балага һәрвакыт тулысынча җиткерә алмый. Бигрәк тә сүз малай тәрбияләү турында барганда.
Аның сүзләренчә, малайларга ир-ат үрнәге бик кирәк. Чөнки бала ирләр дөньясында үзен ничек тотарга икәнен күреп үсә.
Ирләрнең инфантильлеге турында ник аз сөйлибез?
Психолог фикеренчә, гаилә кризисының тагын бер мөһим сәбәбе — кайбер ирләрнең эмоциональ яктан өлгереп җитмәве. Кайчак хатын-кызга: эшләргә, бала карарга, йорт эшләрен алып барырга, иргә дә эмоциональ ярдәм күрсәтергә туры килә. Нәтиҗәдә аның эмоциональ ресурсы бетә.
— Хатын-кыздан барысын да көтү дөрес түгел. Гаилә ике кешенең дә җаваплылыгы, — ди белгеч.
Аның фикеренчә, мөнәсәбәтләрдәге теләсә нинди кризиста ике якның да өлеше бар. җәмгыятьтә иң зур ялгышларның берсе «тулы гаилә һәрвакыт яхшырак» дигән караш.
– Чынлыкта исә, бала өчен иң мөһиме: тыныч атмосфера, эмоциональ тотрыклылык, мәхәббәт, хөрмәт, хәвефсезлек хисе. Бала бәхетле, эмоциональ тотрыклы ата-ана белән яшәргә тиеш, — ди Люция Ибәтуллина.
Җәмгыятькә нәрсә үзгәртергә кирәк?
Гаилә институтын ныгыту өчен дәүләт, мәктәп һәм җәмгыять бергә эшләргә тиеш. Психолог та шуңа кат-кат басым ясый.
– Дәүләт әтиләр өчен мөмкинлекләр тудырырг, гаиләләргә икътисади ярдәмне арттырырга, җаваплы әти образын популярлаштырырга тиеш. Ә мәктәп гаилә психологиясе турында сөйләргә, малайларны һәм кызларны әти-әни булырга әзерләргә. Җәмгыятьнең бурычлары: актив әти образын гадәти күренешкә әйләндерергә, ирләрнең бала тәрбиясендә катнашуын хупларга, гаилә турында ачыктан-ачык сөйләшергә өйрәнергә, - ди Люция.
Бүген Россия җәмгыяте гаиләгә карата зур үзгәрешләр чорын кичерә. Бер яктан: аерылышулар арта, кешеләр шәхси иреккә күбрәк омтыла. Икенче яктан. әтиләр бала тормышында активрак катнаша, кешеләр психологик сәламәтлек турында күбрәк уйлый, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең сыйфаты мөһимрәк була бара. Әлеге үзгәрешләр каршылыклы күренсә дә, алар җәмгыятьнең өлгерүен дә күрсәтә. Чөнки хәзер төп сорау: «Кем күбрәк акча эшли?» түгел. Ә: «Бала үзен гаиләдә бәхетле һәм имин хис итәме?». Күрәсең, киләчәк җәмгыятьнең сыйфаты нәкъ менә шул сорауга җавап эзләүдән башланачак.
Комментарийлар