Ачык һавадагы кояш «мунчасы» да туктатып кала алмый аларны, кичен, колак янында гына безелдәп, ачуны китереп очкан черкиләр дә куркытмый. Көне буе җырлап-биеп йөрсәләр дә, тавышлары да бетми, аяклары да хәлдән таймый. Ярты төнгә кадәр йокламасалар да, иртән «эп-эсвижий» килеш аланда тезелгән булалар. Хәер, кайда һәм кемнәр арасында икәнеңне аңлагач,...
Узган атнада сарылы-зәңгәрле-кызыллы-шәмәхәле бу дөньяга кайтып килдем. Кайтып килдем диюем юкка гына түгел: әле өч ел элек кенә мин дә «Сәләт»нең бер күзәнәге идем. Бүген инде оешманың эшчәнлеген башка күзлектән - журналист сыйфатында күзәтәм. Монысы лагерьны бөтенләй башка яктан ачарга ярдәм итә. Менә бу юлы Алексеевск районының Биләр җирлегендә узган II Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының ике көнен, кем әйтмешли, үз башымнан кичердем. Баштагы мәлдә көн дәвамында сөрән салып, җырлап, сикереп-биеп йөргән сәлкешләрне кызганасы иткән идем дә, тик үземнең дә сары футболкалы чакларымны искә төшергәч, бу уемнан кире кайттым. Жәлләргә түгел, сокланырга кирәк аларга! Бала чакларының иң матур вакытларын шулай күңелле итеп үткәрәләр. Әйтәм бит, сәлкеш кояшка да, яңгырга да, башкасына да бирешә торганнардан түгел.
Моңарчы гади генә фестиваль дип атала иде ул, узган ел күпкә яңгыравык исем алды - Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы. Быел шуның икенчесе узды. Атамасы алышынгач, чараның дәрәҗәсе дә үзгәрде. Кайчандыр берничә йөз кеше белән башланып киткән җыен быел биш меңләп кешене бергә туплады. «Сәләт» аланнарыннан тыш, һәр районнан укучылар да килде монда. Президент Рөстәм Миңнеханов киләсе көнне чакырдылар аларны Биләргә. Мәсәлән, Арча районыннан (Утар Аты һәм Түбән Мәтәскә мәктәпләреннән) 38 бала иде. Барысы да - төрле олимпиада-конкурсларда җиңүчеләр. Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең биология һәм химия фәннәре укытучысы Лилия Маннанованың әйтүенчә, беренче тапкыр шуның кадәр укучыны алып килүләре икән.
Бар нәрсә дә чагыштыруда күренә, диләр. Өч-дүрт ел элек бөтенләй башка иде җыен уза торган Биләр. Ә өлкәнрәкләр: «Безнең заманда утырып ашарга өстәлләр дә юк иде, тау читенә тезелешеп тамак ялгадык», - дип искә алалар. Бүген биредә рәт-рәт тезелгән өстәл-эскәмияләр дә, дәресләр һәм чаралар үтә торган зур чатырлар да, сәхнә дә, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары эшләгән арт-корылмалар да бар. Быел, форум кысаларында, беренче тапкыр медиаүзәк үз эшен алып барды, радио һәм телевидение эшләде. Тагын шундый беренче тапкырларны бик күп санарга булыр иде.
Рәсми ачылышка «сәләтлеләр» Президентны көтеп тормады - ансыз гына башлый тордылар. Аның каравы, икенче көнне Рөстәм Нургалиевичны бөтен шартын туры китереп, җырлап-биеп каршы алдылар. Президент иң-иңнәр рәтенә кертелгән йөзләп бала белән аерым очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. «Ун елдан соң форумны ничек күз алдыгызга китерәсез?» - дигән сорауга республика җитәкчесе: «Бу проектны 80-90 мең бала җыела торган «Созвездие-Йолдызлык» дәрәҗәсенә кадәр үстерергә ният бар», - дип белдерде. Шулай берничә сәгать дәвамында «Сәләт» аланында кайнады Президент.
Әле бу дөньяга килеп кенә кергән, тәмен татый гына башлаган вакытта бер журналистның: «Сәләт» синең өчен нәрсә ул?» - дигән соравына: «Хыяллар чынга ашкан урын!» - дип җавап биргән булганмын. Форумда күргәзмәгә куелган газеталар арасында шул «минле» язмага тап булдым бит, әй! Һәм бүген сорасалар да, җавабым үзгәрешсез калыр иде. Болай дип уйлаучылар бер мин генә дә түгел. Президентны озаткач, бер малайның телефоннан сөйләшкәнен ишеттем. «Әни, әни, ышанасыңмы, мин Президентны күрдем!» - дип шатлыгы белән уртаклашты ул. Ә ике кыз тере Илназ Сафиуллинны очратулары белән мактанышып торалар иде. Шулай булгач, теләкләр тормышка ашкан җир дип әйтми, ни дисең инде тагын?!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар