16+

Президент полиция хезмәткәрләренә зур таләпләр куйды

Балык Бистәсе районында 2011 һәм 2012 елларда олы юл буенда ике хатын‑кыз көчләп үтерелгән иде. Беренчесе буып ташланган, икенчесенең пычак белән күзләре чокып чыгарылган, күкрәкләренә кадәр киселгән. Балык Бистәсе халкында әлеге вәхши адәмгә карата ачы нәфрәт кузгалды ул көннәрдә. Үтерелгән яшь хатыннарның икенчесе авырлы да булган.

Президент полиция хезмәткәрләренә зур таләпләр куйды

Балык Бистәсе районында 2011 һәм 2012 елларда олы юл буенда ике хатын‑кыз көчләп үтерелгән иде. Беренчесе буып ташланган, икенчесенең пычак белән күзләре чокып чыгарылган, күкрәкләренә кадәр киселгән. Балык Бистәсе халкында әлеге вәхши адәмгә карата ачы нәфрәт кузгалды ул көннәрдә. Үтерелгән яшь хатыннарның икенчесе авырлы да булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында мондый җан өшеткеч мисаллар шактый китерелде.

Республикада узган ел 44 781 җинаять очрагы теркәлгән, тик 22 908 җинаять кенә фаш ителгән. Кеше үтерүдә гаепләнүчеләрнең 91 проценты тотылган, җинаятьчеләрне эзләү эшләре дәвам итә.

Коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия эчке эшләр министры урынбасары Александр Савенков та катнашты. Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин үзенең докладында узган ел җәмәгатьчелектә зур шау‑шу тудырган җинаятьләрне телгә алып үтте. Мәсәлән, Юдино бистәсендә өч кешелек гаиләгә явызларча һөҗүм ясаганнар иде. Башта 8 мартта фатирында аңсыз хәлендә ятучы 40 яшьлек хатын‑кыз табыла. Полиция хезмәткәрләре икенче көнне зират янында, пычак белән күп мәртәбәләр кадап үтерелгән 16 яшьлек улын, ә 10 мартта урманлыкта үсмер егетнең әтисенең дә үле гәүдәсен табып алалар.

- Оперативниклар шушы җинаятьне кы­лучыларны көне‑төне эзләделәр һәм 12 мартта 16 яшьтән 23 яшькә кадәрге дүрт татарстанлыны тоттылар. Шушылар ук 35 яшьлек һәм 25 яшьлек таксистларның да гомерләрен өзгән, Юдино бистәсеннән ерак булмаган җирдә мәетләр яшерелгән урынны күрсәттеләр, - диде министр. - Балык Бистәсе районында 2011 һәм 2012 елларда ике хатын‑кызны үтергән җинаятьче озак кына табылмады. Ул үзен барыбер тотачакларын белеп, вак урлашу өчен хөкем ителеп, төрмәгә кереп «качкан» булган. Иреккә чыккач, Балык Бистәсендә теркәлгән Фәләховның биологик анализларының шушы җинаятьләргә бәйле биологик матдәләргә тәңгәл килүе ачыкланды.

Артем Хохорин, тикшерү-эзләү эшләре дәвам итүгә карамастан, һаман да ачылмаган аеруча авыр җинаять фактларын да яшереп калдырмады. 2011 елның 19 августында Казанның Аккош күле буенда 16 яшьлек Дарья Максимованы кем үтергәнлеге билгеле түгел. Алабугада 2013 елның 19 февралендә көчләү билгеләре булган икенче сыйныфта укучы кызчык аңсыз хәлендә чокырда табылды. Җинаятьче әлегә качып йөри. Дәрвишләр бистәсе янындагы урманлыкта билгесез ир‑атны өлеш­ләргә өзгәләгән «кешенең» дә кемлеге мәгълүм түгел. Идел буе һәм Урал федераль округларында өлкән яшьтәге утыздан артык хатын‑кызны үтергән җинаятьче дә һаман иректә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге җинаятьче турында хәбәр салган кешегә бер миллион сум акча вәгъдә итә. Республиканың төрле районнарында җирле үзидарә биналарыннан документлар һәм башка әйберләр урлаучылар турында мәгълүмат җиткерүчеләргә дә акча биреләчәк.

Россия эчке эшләр министры урынбасары Александр Савенковның чыгышы да тулаем мактау сүзләренә генә корылмады.

- Полиция хезмәткәрләренең кайберләре башта кешене алып кереп, идәнгә йөзтүбән яткыра, ә адвокатлар ачыклаганнан соң, бөтен каналлар буенча гафу үтенергә тотына. Дөреслек саклансын, гаепләү нигезләнелгән булсын, - диде ул. - Астыртын эшчәнлек алып барган «Древпром» агентлыгы 74 мең кешене алдаган. Алданучыларның күпчелеге Башкортстан һәм Татарстан халкы. Татарстанда эшләүче полиция хезмәткәрләре шул агентлыкка, вакытында сизеп алып, чик куймаган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:
- Республикада хәл тотрыклы, криминалның җанлануына ирек бирмәскә кирәк, - дигән таләп куйды. - Чиркәүләргә ут төртү очраклары булды. Халыкның иминлеге ныклы саклансын, террорлык актларына, экстремизмга юл куелмасын. Финанс пирамидалары эшчәнлегенә ирек бирелмәсен. Халыкның аңлап бетермәвеннән файдаланып, баеп калырга тырышучыларга сугыш игълан итәргә кирәк. Җәмәгать тәртибен саклауда халык дружиналары эшчәнлеген торгызу, полициянең участок инспекторларына игътибарны арттыру зарур. Казанга быел Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына 200дән артык илдән спортчылар, туристлар киләчәк. Бу полиция хезмәткәрләренә дә җитди бурычлар йөкли. Гомуми икътисади вазгыятькә карамастан, республика программаларын туктатмаячакбыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading