16+

Пычрата торабыз, штраф сала торалар...

Татарстанда узган ел тирә-юнь мохиткә зыян китергән предприятиеләргә 27,2 миллион сум штраф салынган.

Пычрата торабыз, штраф сала торалар...

Татарстанда узган ел тирә-юнь мохиткә зыян китергән предприятиеләргә 27,2 миллион сум штраф салынган.

Республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров үзләренең ведомстволарының узган елдагы эшчәнлекләрен бәян иткәндә җиткерде бу санны. Коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской катнашты.
Артем Сидоров докладында әйтелгәнчә, республикада «Татнефть» акционерлык җәмгыяте, «ТАИФ-НК» компаниясе хезмәт җитештерүчәнлеге белән бергә табигатьне саклауга да нык игътибар бирә. Казанның «Оргсинтез» берләшмәсе экологиягә кагылышлы техник камилләштерү чаралары үткәргән. «Ләкин башкаланың «Нәфис-косметикс» предприятиесендә кимчелекләр ачыкланды. Менделеевск районында лицензиясез генә 1 гектар мәйданда табигый чыганаклар казып файдаланылган. Бу очракларга штрафлар билгеләнде», - диде министр. Ул шулай ук, Мари Эл Республикасының Татарстаннан берничә километр гына читтә урнашкан целлюлоза-кәгазь комбинатының эшчәнлеген тикшерүне сорап, Идел буе федераль округының табигатьне саклау прокурорына мөрәҗәгать итте. Чөнки әлеге комбинаттан чыккан газ-төтен республиканың Яшел Үзән районына да тарала.
Россиядә 2013 ел - Экология һәм табигый мохит елы. Министр Артем Сидоров: «Мәктәпләрдә үткәрелүче «экология дәресләре» яшь буынга уңай йогынты ясый. «Эко-лидер» конкурсларында елдан-ел күбрәк предприятиеләр һәм учреждениеләр катнаша. Ә анда катнашу өчен тирә-юнь мохитне саклауга һәм төзекләндерүгә юнәлтелгән хезмәтләрең булу зарур. Россиядә экологиягә кагылышлы кануннарны кырысландыру кирәк. Бу экология өлкәсендә тагын да нәтиҗәлерәк эшләү мөмкинлеге тудырыр иде», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading