Ике ил арасында
Яшерен батырын түгел, Резеда ханымның беренче ире – чил ил кешесе. Бу хакта, сүз кузгатсам да, Әнвәр абый каршы килде. Резеда ханымның үткәндәге шәхси тормышына ул инде йозак элгән.
- Элек мин ул хакта да сөйли идем. Ә хәзер Әнвәр катгый тыя, сүз чыктымы кәефе төшә. 10 яшеннән башка шәһәрдә үскән, әнигә ияреп, ярты дөньяны әйләнеп чыккан бала мин, иртә чыныктым, язмышымны чит ил кешесе белән бәйләргә шуңа курыкмаганмындыр. Йолдызнамәләргә мин хәзер шикләнеп карыйм, әмма элек, астрология белән кызыксынганда, бер хикмәтле сүзгә тарыдым – минем тип кешеләр чит ил кешесенә кияүгә чыгачак, дип язылган иде. Әнвәр дә чит ил кешесе бит. Үзбәкләр арасында үскән татар кешесе. Оппозициядәге журналист, хәрби – полковник, зур дәрәҗәдә – Ташкентта ОБХСС җитәкчесе булып эшләгән. Кәримов режимына каршы чыгып, сәяси качак хәленә калган. Икебез дә тормышта туры сүзле, дөрес карашлы булуыбыз аркасында үз башыбызга бәла эзләүчеләр, – ди Резеда ханым.
- Минем үз тормышым бай иде, шәхси йөртүчем булып, дәүләт машинасында йөрсәм дә, башкалар өчен көрәш мәйданына чыктым, – дип куйды Әнвәр ага. Аңа шулай дип эндәшәсе килә, күпне күргән. – Бер кешенең кыюлыгы гына илдәге хәлне үзгәртә алмады, билгеле, үзбәкләр дә бит бердәм түгел, аерым гына почмакта посып утырырга яраталар. Ераккарак китәргә куштылар... Хатыным минем белән китәргә теләмәде. Мин хәзер Швеция гражданы. Европада 10 ел буйдак яшәгәч, хатыным үзе әйтте, тап берәрсен, өйлән башкага, диде.
- Әнвәрне мин яхшы аңлыйм, үз гәүдәсе белән мылтыкка ташланып та, халкын коткара алмаслыгын белсә дә, холкы шундый – башкача булдыра алмый, егылганчы көрәшәчәк. Әйдәгез, үзебезнең ничек танышуыбызны сөйлибез. Мин дә күптән аерылышкан хатын, балаларны ирсез үстерүнең ни нәрсә икәнлеген яхшы беләм. Казанда үз йортыбыз белән яшибез. Ир-ат кирәк. Олы улыма бала гына түгел, йорт эшләрен кайгыртырга туры килде. Берзаман ул өйләнде. Туйда бөтенесе мине котлыйлар, ә мин үземне бер бәхетсез, ятим бала сыман хис итәм, елыйсым килә. Кешегә әйтергә оят. Соңрак аңладым, улымны үстердем дә, инде югалтам дип кайгырам икән. Ширин да миңа кушылды. Абыйсын көнләшә башлады. Омар абыйсына тиң кыз юк, дип уйлавы! “Нишлисез сез?” – дип әни әрли. “Йөрәгемне урталай кистеләр дә, яртысын урамга чыгарып ташладылар”, – дидем улыма. Ул да аптырашта. “Сезнең алда гаебем бар сыман хис итәм”, – ди, соң гаеплемени бичара бала? Менә шул сүзеннән айнып киттем. Балаларны вакытында үз тормышына җибәрергә кирәк, дидем. Ширин Америкада яши инде, кире китеп барды да үз тормышына чумды. Кечкенәсе дә үсеп җитәр, дим, әлегә куенымда да, аннары бит ялгыз калачакмын.
- Уй дигәне кирәкле сукмакка борып кертә дә...
- Казан урамыннан барганда танышымны күрдем, атаклы галимә. Ул ялгыз иде. Хәлен сорашкан идем, кияүгә чыккан. Сайтта танышканнар! Ирен мактап туймый бу. Танышулар сайты җилбәзәк ханымнар өчен дип уйлый идем, үземне сынап карыйм әле, мин әйтәм. Белдерү элеп, ике көн үттеме икән, Әнвәр килеп чыкты! “Балаларымны үлеп яратам. Әгәр дә ир белән бала арасында сайларга туры килә икән, балаларымны сайлыйм. Мин инде формалашкан, башкаларга яраклаша белмим, үз фикеремне турыдан әйтәм”, – дигән сүзләрем аңа бик ошаган. Җиңел сөйләшеп киттек. Сорау арты сорау бирәм моңа, ә ул әкрен генә сөйли. Өч җирдә эшлим, ике өй арасында йөгерәм, фәнни мәкаләләр язам, эш атына әйләнеп беткән хатын, гел чабам, ашыгам – менә нәрсә җитмәгән миңа! Син тормышыңны сөйләрсең, ә мин тыңлармын, вакыт-вакыт тыңлап та тормам, дип уйлыйм үзем. Сәгатьләр буе сөйләшә идек. Аннары ул Казанга килде. Мурат улым белән яши идем, аның белән таныштырдым. Омар белән киленем килде. Балаларым бик ачыклар, кул биреп күрешүгә якын иттеләр. Өстәл артында репрессия турында бәхәсләшеп киттек, шул чакны балалар Әнвәрне яклап, аның ягына бастылар. Әнвәр балалар алдында тәкъдим ясады. Әни куанды. Миннән 15 яшькә олырак икәнлеген белгәч: “Әй, кызым... Йөрәге саф булса кеше картаямыни ул?” – дигән иде. Ул елны Яңа ел бәйрәмен куанып каршы алдым. Соңгы елларда кышкы ялларны яратмый да башлаган идем. 6 гыйнвар көнне дә никах укыттык. Киленем Адина бәби көтә иде инде. Кызым Ширин дә Америкадан никахыбызга махсус кайтты. Әнвәр белән 5 ел яшибез. Башта мин эшләдем әле, ике институтта укыттым. Проектларым бар иде. Эш белән балалар дип яшәгәнмен икән, шәхси тормышымны онытканмын, шуны аңладым. Башта проектларымны тапшырдым. Аннары эшемнән киттем.
- Кайда яшәргә җыенасыз?
- Әнвәр Швециягә тартыла. Ә мин Казанымны ташлап китәсем килми. Әлегә ике арада. Кышын Швециядә яшибез, җәен монда кайтабыз, – ди Резеда ханым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар