16+

Рәхәтләнеп шуыгыз!

Казанлылар кыш буе рәхәтләнеп тимераякта шуачак. Башкалада 16 урында боз шугалагы эшләячәк. Аларның иң зурлары - «Ракета» һәм «Хезмәт резервлары» стадионнарындагы ясалма боз мәйданчыклары, ябык түбәле сигез боз аренасы, шулай ук «Тасма» һәм «Локомотив» стадионнарындагы, Чирәмдәге хоккей үзәгендәге, Дубравная урамындагы ачык һавадагы шугалаклар.

Рәхәтләнеп шуыгыз!

Казанлылар кыш буе рәхәтләнеп тимераякта шуачак. Башкалада 16 урында боз шугалагы эшләячәк. Аларның иң зурлары - «Ракета» һәм «Хезмәт резервлары» стадионнарындагы ясалма боз мәйданчыклары, ябык түбәле сигез боз аренасы, шулай ук «Тасма» һәм «Локомотив» стадионнарындагы, Чирәмдәге хоккей үзәгендәге, Дубравная урамындагы ачык һавадагы шугалаклар.

- «Казан-Арена» футбол стадионы каршындагы мәйданда ике гектарлы шугалак ясалачак. Узган елдагы шикелле быел да ул тимераякларда шуу, хоккей тартмасы һәм балалар зоналарына бүленәчәк. Аниматорлар балалар белән уеннар оештырачак. Җылытылган прокат пунктында тимераяклар алып торып булачак, кайнар чәй дә тәкъдим ителәчәк. Шугалак белән янәшә концерт сәхнәсе корылачак һәм Яңа ел чыршысы урнаштырылачак, - диде шәһәрнең физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев.

Казанлыларга һәм башкала кунакларына җиде урында чаңгы базасы, чаңгылар алып тору өчен өч прокат пункты эшләячәк. Юдино һәм Нагорный бистәләрендә чаңгы юллары төзелде. Идел буе райо­нында Бертуган Касыймовлар урамы тирәсендәге чаңгы юлының озынлыгы - биш чакрым. Горький паркы төзекләндерелгәннән соң, анда да чаңгы юлы ясалды. Трассаларның барысы да яктыртылган, кичке якта да чаңгыда шуарга мөмкин. Экстремаль спортны яратучы яшьләр өчен «Казан» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Нагорный бистәсендә, Тирән күлдә (Глубокое), Имәнлек һәм Бертуган Касыймовлар урамнарында тюбинг, тау чаңгысы, снегоход прокатлары булдырылган.

Мәктәпләр тирәләрендә 80 пластик тартмада боз катырылачак.

- Бөтен кеше дә шәһәр читләрендәге чаңгы базаларына бара алмый. Бу очракта ишегалларындагы хоккей тартмалары бик отышлы. Көндез анда кечкенә балалар кайнаш­са, кичләрен яшүсмерләр хоккей уйный. Хоккей тартмаларындагы эшчәнлекне карап-танышып чыгачакмын. Карап китү белән генә чикләнмәячәкбез, ә районнар башкарма комитетлары хезмәткәрләре белән хоккей бәйгесе уздырачакбыз, - дип кисәтеп куйды башкала мэры Илсур Метшин.

Казан шугалаклары:

Спорт cараендагы боз мәйданы
Адресы: Мәскәү урамы, 1 нче йорт
Керү - 100 сум, тимераяк алып тору - 30 сум
Эш вакыты: шимбә, якшәмбе 15.00-23.30 сәгатьләрдә

«Форвард» спорт комплексы
Адресы: Химиклар урамы, 40
Керү - 60 сум, тимераяк алып тору - 50 сум
Эш вакыты: шимбә 17.30 дан, якшәмбе 15.00 дән бер сәгать дәвамында

«Татнефть-Арена» боз сарае
Адресы: Чистай урамы, 42
Бер сәгать шуу - 150 сум, үз тимераягың белән -120 сум, тимераякны очлау - 150 сум, яңа тимераякны очлау - 200 сум

«Ак бүре» боз аренасы
Адресы: Ваһапов урамы, 17
Керү бәясе - 100 сум, тимераяк алып тору - 50 сум
Шуу 13.30, 15.30, 17.30 сәгатьләрдә

«Ватан» спорт комплексы
Адресы: Маршал Чуйков урамы, 8
Керү - 90 сум, 7 яшькә кадәрге балаларга бушка, тимераяк алып тору - 80 сум
Эш вакыты: шимбә 19.00-21.00 сәгатьләрдә, якшәмбе 17.30-21.45 сәгатьләрдә

«Локомотив» стадионы
Адресы: Футбол урамы, 1
Керү бәясе - бушлай, тимераяк алып тору - 100 сум, балаларга - 80 сум
Эш вакыты - эш көннәрендә 14.00-18.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 11.00-18.00 сәгатьләрдә

«Триумф» спорт комплексы
Адресы: Олег Кошевой урамы, 17
Керү бәясе - 80 сум, 5 яшькә кадәрге балаларга бушлай, тимераяк алып тору - 70 сум
Шуу якшәмбе көннәре 14.00, 15.30, 16.50 сәгатьләрдә

«ЗАО Баско» боз аренасы
Адресы: Степан Халтурин урамы, 3 нче йорт
Керү бәясе - 70 сум, тимераяк алып тору - 50 сум
Эш вакыты: якшәмбе 15.00 сәгатьтән соң

«Казан-Арена» янындагы шугалак
Адресы: Хөсәен Ямашев урамы, 115а
Керү бәясе - бушлай, тимераяк алып тору - 50 сум
Эш вакыты: эш көннәрендә 12.00-22.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 10.00-22.00 сәгатьләрдә

«Ракета» стадионы
Адресы: Стадион урамы, 1а
Керү бәясе - 80 сум, балаларга - 40 сум. Тимераяклар алып тору өлкәннәргә - 80 сум, балаларга - 50 сум
Эш вакыты - җомга, шимбә, якшәмбе 18.00-21.30 сәгатьләрдә

«Хезмәт резервлары» стадионы
Адресы: Николай Ершов урамы, 7
Керү бәясе - 60 сум, 7 яшькә кадәрге балаларга бушлай
Эш вакыты - эш көннәрендә 17.30-21.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 14.00-22.00 сәгатьләрдә

«Зилант» спорт мәйданы
Адресы: Хөсәен Мәүлетов урамы, 17в
Керү - зурлар өчен - 80 сум, балалар өчен - 50 сум, тимераяк алып тору - 50 сум
Эш вакыты: шимбә, якшәмбе 18.00-19.30 сәгатьләрдә

«Тасма» стадионы
Адресы: Гагарин урамы, 56
Керү бәясе - 60 сум, 7 яшькә кадәрге балаларга - һәркөнне, пенсионерларга эш көннәрендә 9.00 дан 11.00 гә кадәр бушлай
Эш вакыты - 10.00-21.00 сәгатьләрдә

Чирәмдәге хоккей үзәге
Адресы: Оренбург тракты, 5
Керү бәясе - бушлай, тимераяклар алып тору - 100 сум
Эш вакыты - эш көннәрендә 16.00-22.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 11.00-22.00 сәгатьләрдә

Фото: aso-ksui.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading