16+

Россия бозларында 94 кеше яңадан терелүен көтә

Алар йоклый һәм ни булганын белмиләр

Россия бозларында 94 кеше яңадан терелүен көтә

Алар йоклый һәм ни булганын белмиләр

Үз гәүдәңне туңдыру һәм яңа технологияләр мөмкинлек биргәндә кабат җанлану – бу чираттагы фәнни-фантастик фильм түгел, ә крионика. 
Россиядә мондый эшкә алынучы бер генә клиника бар. Хәзер монда “бозларда” үз сәгатен 90лап туңдырылган кеше һәм 50гә якын хайван көтә. Аларның боз камераларына, хәлләрен белү өчен, туганнары килә. Хәтта чәчәкләр дә калдыралар. 

Попугай, мәче, шиншилла...
«Степан, Мышаня, Хвостик, Тони Старк, Мистер Путя, Кнопа, Саша, исемсез песнәк», – дип санап китәләр клиентларны “КриоРус” компаниясе сайтында.
Бу әле үзенең киләчәктә яңадан терелүен көтә торган яки аны белми дә торган койрыклы һәм каурыйлыларның тулы исемлеге түгел. Янәшәдә тагын бер исемлек бар: илнең һәм хәтта дөньяның төрле почмакларыннан 94 кеше. Исемнәре урынына: “Хатын-кыз, РФ. 47нче пациент” кебек язулар. Алар барысы да үлгән. Күпләр инде беренче елын гына ятмый, хәтта ун ел да түгел, әмма “КриоРус” стеналарында “үле” сүзе кулланылмый. 

– Пациентларыбызны без үлгән дип санамыйбыз. Үлеләр – хөкем карары, ә “криопациент” ул – өмет. Киләчәктә яшәр өчен аларның мөмкинлекләре бар. Алар фәкать йоклый һәм ни булганын белмиләр. Һәм бөтен өметләре бездә генә, – дип аңлата “Комсомолка”га компанияне оештыручыларның берсе һәм директоры Валерия Удалова.

Үлгәннән соң терелүгә шанс тәэсирле яңгырый, әмма фантастика кебек. Шуңа да карамастан, крионистлар, әгәр кешене вакытында туңдырсаң, киләчәктәге технологияләр аны эретеп, җанландыра алачак, дип ышандыра. 

Ленин урынына – психолог 
– Ниндидер бер җан иясен туңдырып, аннары эретү идеясе күптәнге. XIX гасырдан аны актив өйрәнә башлыйлар. Күбәләк, коңгызларны туңдырганнар, өйрәнгәннәр. XX гасыр башына криобиологлар арасында, киләчәктә аны терелтү максатынна, кешене тулысынча туңдыру идеясе барлыкка килә. Крионика – фән түгел, ә технология, ул тулы бер фән комплексы нигезендә кешене туңдыру, аны шундый хәлдә тотып тору, ә аннары киләчәк технологияләре ярдәмендә эретеп, яшәртү, авырган булса, дәвалау, – дип аңлата Валерия Удалова.

Озак вакытлар бу идея дәрәҗәсендә кала. Кайчандыр Ленинны да туңдырырга теләгәннәр. 

– СССРда ул вакытта гәүдәне саклау өчен кирәкле сыек азот җитештерә торган җайланма юк иде. Аны Германиядән алып кайтырга тиешләр иде, ләкин ул бик озак кайткач, өлгермәячәкләрен аңлыйлар, – ди Удалова. 

Бу шулаймы, юкмы, ләкин беренче криопациент Владимир Ильич түгел, ә АКШтан психология профессоры Джеймс Бедфорд була. Аны 1967 елның 12 гыйнварында туңдыралар (бу дата хәзер Крионика көне буларак билгеләп үтелә). Профессорның тәне һаман саклана.
Россиядә теориядән практикага бары тик 2003 елда гына күчәләр. Моны футуролог, биофизик Игорь Артюхов очраклы рәвештә генә эшли дип әйтергә мөмкин. 

– Мин ул вакытка инде төрле урыннарда крионика турында шактый озак сөйләдем, шундый энтузиаст идем, – дип искә ала KP.RU белән сөйләшүдә Игорь Артюхов (хәзер ул "КриоРус" компаниясендә фән буенча директор). Миңа бер танышым әтисенең яман шеш авыруыннан үлүен язган иде. «Табиблар аңа бер ай бирә, әйдә берәр нәрсә эшлик», – диде. Ул чагында моңа бөтенләй әзер түгел идем, ләкин нәрсә дә булса уйлап табарга вәгъдә иттем. Бер-ике көннән ул миңа тагын шалтыратты һәм әти үлде, диде.

Шуннан соң хаос башлана. Җомга киче. Реактивлар сатыла торган кибетләр инде ябык, тиз хәрәкәт итәргә кирәк. Артюховка танышлары һәм даруханәләр буенча шактый йөгерергә туры килә.

– Безгә перфузия (организмның кан тамырларына сыекчаны озак вакыт тутыру) өчен эремә әзерләргә кирәк иде. Даруханәгә кереп, глицерин сорадым. Анда 50 миллилитрлы ун данә генә, ә безгә берничә литр кирәк иде. Нәтиҗәдә эремә ясадык, мин перфузияне уздырган патологоанатка тәфсилләп инструкция яздым, – дип уртаклаша Игорь Валентинович. – Без ул вакытта баш миен генә саклап калдык. Тәнен саклауга аны күмәргә теләгән кардәшләре каршы булды.
Биофизик әлеге баш миен коры боз салынган медицина термоконтейнерына урнаштырган. Бу контейнер башта моргта, ә кыш көне балконда сакланган. Соңрак туңдырылган баш мие "КриоРус" саклагычында беренче "пациент" булган. 

Үлемсезлек бәясе
Бүген "үлемсезлек" 3,8 миллион сумнан башлап тора, баш мие өчен – 1,8 миллион сумнан.

– Бәясе кешенең кайда булуына һәм аның авырлыгына бәйле. Беренче очракта эш транспортлау бәясендә. Мәскәүдән Тверьга, мәсәлән, Австралиягә караганда алып килү күпкә арзанрак, ә бездә чит ил пациентлары да бар. Китерү бәясе аерым сөйләшенә. Авырлыгына килгәндә, монда эш дьюарда (тәнне саклый торган сыек азот тутырылган савытта) пациентның күпме урын алып торуы, – дип аңлата Валерия Удалова.

Хайваннарны саклауга бәяләр түбәнрәк – песи өчен 900 мең сумнан башлап. Чихуа-хуа алабайга караганда арзанрак. 
Компания белән килешү әле кеше исән чагында ук төзелә. Ул йөз ел гамәлдә  була, ә аннары автомат рәвештә озайтыла. Кабат түләү таләп ителми. Әгәр кеше исән вакытта килешүне имзаларга өлгермәгән икән, аның үлемсез булу теләген ике туганы расларга тиеш.

Тәнне тулысынча туңдыру, шулай әйтергә мөмкин булса, модада түгел. Хәзер баш миен генә саклап калу популяррак. "Ә тәнне сезгә киләчәктә үстереп бирәчәкләр", – дип ышандыра крионистлар. 

Мондый бәяләр белән фәкать байлар гына "үлемсез" була ала кебек. Ләкин юк. Беренчедән, компаниягә кичектереп түләргә була. Икенчедән, бай кешеләр моның белән бик сирәк кызыксына.

– Кеше баерак булган саен, ул саграк – берәүгә дә, бернәрсәгә дә ышанмый. Безнең пациентлар – укытучылар һәм галимнәр, еш кына IT-белгечләр, чөнки алар акчаны әйбәт эшли һәм заманча технологияләр белән кызыксыналар. Авиакомпанияләр, финанс фирмалары хуҗалары, шулай ук гади укытучы да бар. Без поезд бәрдергән хатын-кызны да туңдырдык. Ул колакчыннар кигән булган, поездны күрмәгән. Алынган җәрәхәтләрдән үлгән, әмма баш мие зыян күрмәгән. Аның килешүе юк иде, әмма улы безнең белән тиз арада элемтәгә керде, – дип искә ала Валерия Удалова.

Процедура ничек уза?
– Кеше үлгәч, асылда, аңа йөрәк-үпкә реанимациясе ясауны дәвам итәргә кирәк, әмма табиб документларны имзалый, үлемне терки, һәм реанимация туктатыла. Урынга криобелгечләр бригадасы чыга. Криобиологлар тере зат организмында канны алыштырырга мөмкин булган махсус матдәләр барлыкка китергән. Кеше үлгәндә, беренче эш итеп организмнан кан чыгарыла һәм аның урынына шул матдәләр кертелә, – дип аңлата Удалова.
Шулай итеп, тәнне эремәләр ярдәмендә башта нульгә кадәр суыталар, аннары -17 һәм -32 градуска кадәр. Соңрак сыек азот температурасына – -196 градуска кадәр катыралар.

– Бер дьюарда берьюлы берничә пациент саклана. Бөтен дөнья практикасында шулай эшләнә, чөнки һәркемне аерым сакласаң, бәяне 15 тапкырга арттырырга туры киләчәк, – ди компания директоры.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде. 
KP.RU.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading