16+

Рөстәм Миңнеханов татар дин әһелләренә: «Сез - безнең танычыбыз»

Бүген Казанда «Милли тормыш һәм дин» бөтенроссия дин әһелләре форумының пленар утырышы узды.

Рөстәм Миңнеханов татар дин әһелләренә: «Сез - безнең танычыбыз»

Бүген Казанда «Милли тормыш һәм дин» бөтенроссия дин әһелләре форумының пленар утырышы узды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Милли тормыш һәм дин» бөтенроссия дин әһелләре форумының пленар утырышында билгеләп узганча, дин аша гына без милләтебезне, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калып була. 
-    Сез - безнең таянычыбыз. Татарстанда татарларның 30 проценты гына яши, калганнары Россия төбәкләрендә, чит илләрдә. Аралашуның шушындый формасын булдырып, анда очрашып сөйләшүләр зур файда бирә. Сезгә рәхмәтемне белдерәсем килә, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә. 

Ислам илләре белән зур эшләр алып барылуын һәм бүгенге авыр чорда аларның Россиядән йөз чөермәүләрен һәм безнең ил белән бергә булуларын ассызыклады.
- Без дә бу эшкә үз өлешебезне кертәбез. Киләчәктә дә бергәләп эшләргә язсын, - диде ул.

Форум эшендә катнашкан Россия Федерациясе хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдергәнчә, форум мөселман дөньясы авыр сынаулар кичергән, шул исәптән Якын Көнчыгыштагы хәлләрнең кискенләшкән һәм Коръәндә язылган әхлак нормаларының югалган катлаулы чорында уза. 
-    Ил Президенты Владимир Путин мөселманнарның милләтара һәм динара диалогны ныгытуга, илнең берләшүенә һәм мәдәни күптөрлелекне саклауга керткән өлешен күп тапкыр билгеләп үтте. Россия мөселманнары ата-бабаларының бай тарихи һәм мәдәни традицияләрен һәрвакыт саклап килгән. Дин әһелләребез үсеп килүче буынга югары әхлакый сыйфатлар һәм Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр. Актив дини эшчәнлек алып барганыгыз өчен барыгызга да рәхмәтемне белдерәм, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading